16+

Йолдызнамә (16-23 март)

Күптән хыялланган әйберегезне сатып алырсыз. Акча туздырам дип кайгырмагыз. Акча әйләнештә булырга тиеш. Чыккан акча икеләтә күләмдә керәчәк. Ял көнне күңелле сюрприз көтегез.

Йолдызнамә (16-23 март)

Күптән хыялланган әйберегезне сатып алырсыз. Акча туздырам дип кайгырмагыз. Акча әйләнештә булырга тиеш. Чыккан акча икеләтә күләмдә керәчәк. Ял көнне күңелле сюрприз көтегез.

Кучкар (21 март-20 апрель)
Мөһим карарлар атнасы. Сезгә үзегезнең мәшәкатьләрегезне читкә куеп торып, башкаларның проблемаларын хәл итәргә туры киләчәк. Эш тәҗрибәгезгә һәм эчке тоемлавыгызга таяныгыз. Кирәкмәгәнгә борчылмагыз.
Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Бүгенге эшне иртәгегегә калдырмаска тырышыгыз. Шул очракта күп нәрсә эшләргә өлгерерсез. Ләкин бу, башыгыз белән эшкә чумып, ял итәргә онытырга дигән сүз түгел.  
Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Башыгызга килгән иң кыю уйларыгызны да тормышка ашырырга курыкмагыз. Атнаны белем туплауга багышлагыз. Парсыз Игезәкләр бу атнада үз насыйп парларын очратырга мөмкин.  
Кысла (22 июнь-22 июль)
Атнаның беренче яртысы эшлекле очрашуларга бай булыр. Ял итәргә вакытыгыз да калмаска мөмкин. Ләкин сез үзегездән бик канәгать булырсыз. Атнаның икенче яртысын гаиләгезгә багышлагыз.  
Арыслан (23 июль-23 август)
Атна кызык һәм мавыктыргыч булачак. Яңа кешеләр белән танышырсыз. Алар сезнең тормышыгызга яңалык алып керер. Яңа үрләр яуларга омтылган Арысланнар өчен менә дигән атна.
Кыз (24 август-23 сентябрь)
Нәрсәгә дә булса ирешәсегез килә икән, бик нык тырышырга туры киләчәк. Үзегез турында начар сүз, гаибәт ишетсәгез, колагыгызга да элмәскә тырышыгыз һәм акланмагыз. Исегездә тотыгыз, гаебе булган кеше генә аклана.
Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Яңа эш башлап җибәрү мөмкинлеге туачак. Бу ниндидер бик зур проектлар булмаса да, үзегезне күрсәтү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Максатыгызга  ирешү өчен кечкенә адымнардан башларга курыкмагыз.
Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Тормышыгызны икенче юлга кертеп җибәрү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Форсатны кулдан ычкындырмагыз! Көтелмәгән шатлыклар булырга мөмкин. Игътибар беләнрәк карагыз әле, бәлки сезне бәхетле итүче кеше янәшәгездә генәдер?!
Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)
Укуда, эштә игътибарлы булыгыз. Сүзегезне үлчәп сөйләгез. Кайчандыр сезнең гайрәтегезне чикергән кешеләрдән читтәрәк йөрергә тырышыгыз. Сез тәнкыйтькә бик сизгер кеше. Уйнап әйтелгән сүзләрдән яшерен мәгънә эзләргә тырышмагыз.  
Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Укырга, файдалы мәгълүмат тупларга тырышыгыз. Сез кешеләр белән бик тиз уртак тел табасыз. Сездә кешеләрне үзегезгә тарта торган ниндидер көч бар. Аралашу, дусларыгыз белән күңел ачу сезгә энергия һәм куәт өстиячәк.
Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Йолдызлар сезгә хәерхаклы. Нинди эшкә тотынсагыз да, уңышка ирешәчәксез. Күңелегезгә рәхәт кешеләр белән генә аралашыгыз. Якын кешеләрегез янында тыныч кына рухи яктан ял итегез.
Балык (19 февраль - 20 март )
Күптән хыялланган әйберегезне сатып алырсыз. Акча туздырам дип кайгырмагыз. Акча әйләнештә булырга тиеш. Чыккан акча икеләтә күләмдә керәчәк. Ял көнне күңелле сюрприз көтегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading