16+

Йолдызнамә (18-25 май)

Карьерагызда күтәрелеш барлыкка килү ихтималы зур. Ләкин хезмәттәшләрегез алдында артык яхшы булып күренергә тырышмагыз.

Йолдызнамә (18-25 май)

Карьерагызда күтәрелеш барлыкка килү ихтималы зур. Ләкин хезмәттәшләрегез алдында артык яхшы булып күренергә тырышмагыз.

Кучкар (21 март-20 апрель) 
Алдан планнар кормау хәерлерәк. Агым уңаена йөзсәгез яхшырак булыр. Үз-үзеңә генә түгел, бүтәннәргә дә таянып булуына инанырсыз. Кыйблагызны югалтмагыз.

Үгезбозау (21 апрель-20 май) 
Нәрсә теләгәнегезне бик яхшы беләсез, шуңа күрә бер кем дә сезгә аяк чала алмас. Күп көч сарыф иткән эшегез, ниһаять, җимеш бирер. Ял итеп алырга да онытмагыз. Ат кебек җигелеп эшләү көчле кешеләрне дә аяктан ега.

Игезәкләр (21 май-21 июнь) 
Тапкырлыгыгызга күпләр көнләшер. Иң авыр сорауларга да җиңел генә җавап табарсыз. Эшегезне иртәгеге көнгә калдырмыйсыз, шуңа күрә тиз һәм җиңел башкарасыз. Эчке тоемлавыгыз дөрес юл күрсәтер.   

Кысла (22 июнь-22 июль) 
Кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк. Ләкин борчылмагыз, сезгә якыннарыгыз ярдәмгә килер. Стандарт булмаган фикер йөртүегез үз көчегезгә ышану мөмкинлеге бирәчәк.

Арыслан (23 июль-23 август) 
Алдыгызга бик зур максатлар куясыз, ләкин аларның берсенә дә тырышмыйча гына ирешеп булмаячак. Ялкауланмагыз, кешегә салынмагыз. Теләү генә аз, ләкин үзегезгә дә селкенергә кирәк. 

Кыз (24 август-23 сентябрь) 
Эшләр сез теләгәнчә җайлы гына бармый, әмма максатыгызга ирешү мөмкинлеге зур. Күңелегезне төшермәгез. Хисләрегездә уйнарга тырышучыларга юл куймагыз.   

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь) 
Эш белән шәхси мөнәсәбәтләрне бутамагыз. Кеше турында начар фикер йөртергә ашыкмагыз, башта аны якыннанрак белергә тырышыгыз. Өстегезгә җаваплылык алырга курыкмагыз. 

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Акча мәсьәләсендә һәрвакыт уңыш елмая. Бу юлы да табыш китерүче эш тәкъдим итәрләр. Карьерада үсү мөмкинлеге дә бар. Сез башкара алмаган эш юк. 

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь) 
Элекеге хаталарыгызны исегезгә төшерергә мөмкиннәр. Кайчандыр бер-берегезне ярты сүздән аңлаган кешеләр белән уртак тел табу авырлашыр.. Тик бу авыр чор тиз узар. Юкка борыныгызны төшермәгез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар) 
Мөһим эшләрегезне икенче көнгә калдырмаска тырышыгыз. Нинди дә булса карар кабул итәргә кирәк булса, бары тик үз тоемлавыгызга гына таяныгыз. Үзегезне кулда тотарга тырышыгыз, сүзгә килмәгез. 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Төрле экспериментлар ясау өчен кулай вакыт. Фикерләре сезнеке белән туры килмәгән кешеләр белән аралашып карагыз. Бу яңа мөмкинлекләргә юл ачар. Мондый тормыш тәҗрибәсенең сезгә киләчәктә кирәк булып куюы да бар.         

Балык (19 февраль - 20 март) 
Карьерагызда күтәрелеш барлыкка килү ихтималы зур. Ләкин хезмәттәшләрегез алдында артык яхшы булып күренергә тырышмагыз. Якыннарыгыз фикеренә колак салыгыз – алар начар киңәш бирмәс.   

Фото: https://pixabay.com/
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading