16+

Йолдызнамә (19-26 май)

Бу атнада йолдызлар сезгә ниләр вәгъдә итә соң?

Йолдызнамә (19-26 май)

Бу атнада йолдызлар сезгә ниләр вәгъдә итә соң?

Кучкар (21 март - 20 апрель)  

Кучкарларны атна буе берсеннән-берсе перспективалы очрашулар көтә. Сәяхәт итәр, яңа төрле һөнәр үзләштерү өчен кулай вакыт. Эштә активрак булсагыз, нәтиҗәсе дә тизрәк булыр. Берьюлы берничә куян ату мөмкинлегеннән дә файдаланып калырга тырышыгыз, якын арада тагын андый бәхет елмаймаска да мөмкин.

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Оптимист булуыгызның плюс якларын үзегез дә бик яхшы беләсез. Шуның нәтиҗәсендә сез теш үтмәслек мәсьәләләрне дә җиңеп чыгарсыз. Дошманыгыздан да файда алу мөмкинлеге бар. Ләкин ялагайларны үзегездән читтәрәк тотарга тырышыгыз. Сәбәбен атна ахырында белерсез. Имиджыгызны үзгәртү, каядыр бару теләге туар. Шундый күңелле мәшәкатьләр белән атнаның узганын сизми дә калырсыз.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь)
Йолдызлар Игезәкләрләрнең атнасы бик уңышлы һәм күңелле сюрпризларга бай булыр, дип вәгъдә итә. Үҗәтлегегез нәтиҗәсендә кешеләрне көнләштерерлек уңышларга ирешерсез, матди хәлегезне җайларсыз. Мәхәббәт өлкәсендә дә хәлләрегез зарланырлык түгел. Ләкин мактанмагыз, шул рәвешле сезгә күз тидермәгәйләре.

Кысла  (22 июнь - 22 июль)
Кыслалар бу атнага бик күп нәрсәгә өметләнә ала: алар үз алларына куелган бөтен бурычларны да үтәр, киләчәккә яңа планнар корыр. Кыслаларның сизгерлеге буталчык мәсьәләләрне дә чишәргә ярдәм итәр. Ләкин гел эш турында гына уйларга димәгән, бераз ял итеп алсагыз да була.

Арыслан  (23 июль - 23 август)
Арысланнарның күңеле нечкәргән мәле. Аларның дус-ишләренә, якыннарына гел яхшылык кына эшләп торасы килү теләге артканнан артыр. Бу Арысланнарга карата аларның мөнәсәбәтен тагын да яхшыртыр. Четерекле мәсьәләләр хәл итәргә, җитди карарлар кабул итәргә туры килер. Ләкин кеше сүзен түгел, йөрәгегезне тыңлагыз.

Кыз (24 август - 23 сентябрь)
Кызларда гаделлек урнаштыру, гаеплеләргә “җәза” бирү теләге шундый көчле ки, кемнең дөрес, кемнең гаепле икәнен ачыклап тормыйча гына мөһим карарлар кабул итәргә мөмкинләр. Дөреслекне даулап тирә-юньдәгеләр белән конфликтка керү ихтималы бар. Хисләрегезне йөгәндә тотыгыз, карарлар кабул иткәндә күңелегез ни кушса, шуны эшләгез.

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь)
Бу - Үлчәүләр өчен дөрес нәтиҗә ясау атнасы. Эмоцияләргә һәм “барыбер үз дигәнемне итәм” дигән эгоист теләкләргә таянып эш итүегез бик үк күңелле тәмамланмаска да мөмкин. Алдыгызны артыгызны карап йөрегез, күп сөйләшмәгез, гайбәттән читтәрәк йөрегез: сез әйтмәгән сүзне дә, әйтте, димәсеннәр.

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь)
Чаяннар атна дәвамында эмоцияләр йогынтысында яшәр. Күңел ашкынуының сәбәбен аңлый алмый аптырарлар. Шәхси тормышларына үзгәрешләр кертәсе килү теләге туар... һәм үзгәрешләр чынлап та көтелә... Әле кайчан гына буй җитмәстәй тоелган хыяллары чынга аша башлар һәм морадларына ирешүләрен сизми дә калырлар.

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь)
Укчыларның төп игътибары көндәлек вак-төяк мәшәкатьләрне хәл итүгә, акча мәсьәләсен җайлауга юнәлгән булыр. Укчыларның уенда гел эш тә, эш. Мәхәббәт өлкәсендә эшләр тукталып тору аларның аз гына да эчләрен пошырмый. Сөйгәнегезгә игътибарлырак булыгыз, ди йолдызлар.

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь)
Кәҗәмөгезләрнең кәефсез чагы. Шуның аркасында тормыш иптәшләре белән дә аралары суынып китәргә мөмкин. Кеше арасына чыгу, аралашу урынына алар үз эчләренә бикләнүне кулайрак күрәләр һәм... ялгышалар. Йолдызлар төшенкелеккә бирелүдән сакланырга, ниндидер уртак кызыклы шөгыль табарга киңәш итә.

Сукояр  (21 январь - 18 февраль)
 Сукоярлар өчен бу атнада йолдызлар бик күп үзгәрешләр әзерли. Аларның уңай да, тискәре дә булуы ихтимал. Кайсы якның өстенлек алуы Сукоярларның үзләреннән тора. Элеккеге хаталарыгызны төзәтәм дип, яңаларын гына эшләп ата күрмәгез.

Балык  (19 февраль - 20 март)
Балыкларның эше җырлап бара! Тормыштан ямь һәм тәм табып яшәүнең бик яхшы нәтиҗәләргә китерүен аңлаган Балыклар кирәкмәгәнгә борчылмаска тырыша һәм... бик дөрес эшли. Уйламаган җирдән кергән акча күптән хыялланган әйберне сатып алу мөмкинлеге бирәчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading