16+

Йолдызнамә (26 апрель - 3 май)

Үҗәтлегегез нәтиҗәсендә кеше көнләштерерлек уңышларга ирешерсез, матди хәлегезне җайларсыз. Мәхәббәт өлкәсендә дә чәчәк атасыз. Ләкин мактанмагыз, күз тидерә күрмәсеннәр.

Йолдызнамә (26 апрель - 3 май)

Үҗәтлегегез нәтиҗәсендә кеше көнләштерерлек уңышларга ирешерсез, матди хәлегезне җайларсыз. Мәхәббәт өлкәсендә дә чәчәк атасыз. Ләкин мактанмагыз, күз тидерә күрмәсеннәр.

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Эштә активрак булсагыз, нәтиҗәсе дә тизрәк булыр. Берьюлы берничә куян ату мөмкинлегеннән файдаланып калырга тырышыгыз, якын арада андый бәхет бүтән елмаймаска да мөмкин. Сәяхәт итү, яңа һөнәр үзләштерү өчен яхшы вакыт.

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Оптимист булуыгыз сезгә теш үтмәслек мәсьәләләрне дә җиңеп чыгарга ярдәм итәр. Көндәшләрегездән дә файда алу мөмкинлеге бар. Ләкин ялагай кешеләрне үзегездән читтәрәк тотыгыз. Сәбәбен атна ахырында белерсез. 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Үҗәтлегегез нәтиҗәсендә кеше көнләштерерлек уңышларга ирешерсез, матди хәлегезне җайларсыз. Мәхәббәт өлкәсендә дә чәчәк атасыз. Ләкин мактанмагыз, күз тидерә күрмәсеннәр.

Кысла  (22 июнь - 22 июль) 
Кыслалар үз алларына куелган бөтен бурычларны да үтәр, киләчәккә яңа планнар корыр. Аларның сизгерлеге буталчык мәсьәләләрне дә чишәргә ярдәм итәр. Ләкин гел эш турында гына уйламагыз, бераз ял да итегез. 

Арыслан  (23 июль - 23 август) 
Арысланнарның якын күргән кешеләренә гел яхшылык кына эшләп торасы килер. Бу исә, Арысланнарга карата аларның мөнәсәбәтен яхшы якка үзгәртер. Аларга җитди карарлар кабул итәргә туры килер. Ләкин кеше сүзен түгел, йөрәгегезне тыңлагыз. 

Кыз  (24 август - 23 сентябрь)
Кызларның дөреслекне даулап кайбер кешеләр белән конфликтка керү ихтималы бар. Хисләрегезне йөгәндә тотыгыз, кирәкмәгәнгә бәйләнеп йөреп, кеше көлкесенә кала күрмәгез. Тынычландыргыч үлән төнәтмәләре эчеп нервларыгызны “көйләргә” тырышыгыз.

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь) 
“Барыбер үземчә эшлим” дигән эгоист теләкләргә таянып эш итүегез бик үк күңелле тәмамланмаска мөмкин. Күп сүз сөйләшмәгез, гайбәттән ерак булыгыз: сез әйтмәгән сүзне дә, әйтте, димәсеннәр.

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Күңел ашкынуының сәбәбен аңлый алмый аптыраган Чаяннарның шәхси тормышларына үзгәрешләр кертәсе килү теләге туар... һәм үзгәрешләр чынлап та көтелә... һәм алар морадларына ирешкәннәрен сизми дә калырлар.

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Укчыларның уенда гел эш тә, эш. Алар көндәлек вак-төяк мәшәкатьләрне хәл итү, акча мәсьәләсен җайлау белән мәшгуль. Аларны хәтта мәхәббәт өлкәсендә кытыршылыклар барлыкка килү дә эчләрен пошырмый. Сөйгәнегезгә карата игътибарлырак булыгыз.

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь) 
Кәҗәмөгезләрнең тормыш иптәшләре белән  аралары суынып китәргә мөмкин. Кеше арасына чыгарга, аралашырга тырышыгыз, үз эчегезгә бикләнергә кирәкми. Сезгә ниндидер уртак кызыклы шөгыль табарга кирәк. 

Сукояр  (21 январь - 18 февраль) 
Сукоярлар өчен бик күп үзгәрешләр көтелә. Аларның уңай да, тискәре дә булуы ихтимал. Кайсы якның өстенлек алуы Сукоярларның үзләреннән тора. Ялгышларымны төзәтәм дип, таякны артык бөкмәгез, сынмасын. 

Балык  (19 февраль - 20 март) 
Балыкларның тормышында күңелле вакыйгалар булып кына торачак. Артык күп эшләмәгез, сәламәтлегезне кайгыртыгыз. Ял итү, киеренкелектән арыну өчен яхшы вакыт. Сезнең күңелегезне аңлый торган сердәш очратырсыз.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading