16+

Йолдызнамә (27 октябрь – 3 ноябрь)

Кеше сүзен аяк астына салып таптамыйм, дип йөгерүегезне туктатыгыз. Үзегезнең дә киштәдә тузан җыеп яткан эшләрегез хәйран бит.

Кеше сүзен аяк астына салып таптамыйм, дип йөгерүегезне туктатыгыз. Үзегезнең дә киштәдә тузан җыеп яткан эшләрегез хәйран бит.

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Кучкарларга үзләрен  йөгәндә тотарга, кызмаска тырышырга  туры киләчәк. Бүтәннәрдән таләп итүе җиңел, менә сез үзегезне кулга алып карагыз. Бу атнада эгоизм дигән нәрсәнең “э” дигән хәрефен дә онытыгыз.

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Үгезбозауларның атнасы кеше гозерен үтәп, вак-төяк проблемалар хәл итеп, үтеп киткәне сизелмәчәк тә. Кеше сүзен аяк астына салып таптамыйм, дип йөгерүегезне туктатыгыз. Үзегезнең дә киштәдә тузан җыеп яткан эшләрегез хәйран бит.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь)
Игезәкләр бу атнада кайда гына булсалар да, гел мактау сүзләре генә ишетер. Моның белән мактанмагыз, чөнки бу көнчеләрне арттырырга сәбәп булырга мөмкин. Эч серләрегезне кешегә сөйләмәгез. Сәяхәткә бару өчен  уңышлы атна.

Кысла (22 июнь - 22 июль)
Кыслаларга күчемсез милек белән бәйле мәсьәләләргә җитди карарга киңәш ителә. Тиешле кәгазь-мәгазларны вакытында тапшырып бетерергә тырышыгыз. Эш урынын алыштырудан курыкмагыз: шул рәвешле финанс хәлегезне яхшырта алырсыз.

Арыслан  (23 июль - 23 август)
Арысланнар өчен бик мәшәкатьле, ыгы-зыгылы булса да, уңышлы атна. Шәп табыш китерә торган проект тәкъдим итәргә мөмкиннәр, форсатны кулдан ычкындырмагыз. Уйламаган җирдән акча кереп сөендерер.

Кыз  (24 август - 23 сентябрь)
Кызлар, тәкәбберлек, үзеңне башкалардан өстен куеп сөйләшүнең  яхшыга илтмәвен, ниһаять, аңларлар. Гаиләдәгеләрнең сабырлыклары бетеп, арт сабагыгызны укытырлар, мөгаен. Үзегез турында гына түгел, башкалар турында да уйлагыз.

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь)
Вакыйгаларны ашыктырмагыз, барысы да үз җаена аксын. Сабырсызлану дигән нәрсә кайчак кулга керергә торган нәрсәдән борын кактыра. Бу эшкә дә, шулай ук, гаиләгә дә кагыла. Гаиләгез белән уртак тел табарга тырышыгыз.

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь)
Чаяннарның йолдыз сәгате сукмаган әле. Бу - аларның кирәкле урында, кирәкле кешеләр белән аралаша, кирәкле сүзне әйтә белү нәтиҗәсе. Чаяннарны һөнәри өлкәдә үсеш көтә. Акчагызны туздырмагыз, җыеп барыгыз.

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь)
Укчыларга эленке-салынкы йөрүне туктатырга, бераз активрак булырга кирәк. Шәхси  тормышыгызда да, эштә дә барысы да әйбәт булачак, сүлпәнлекне генә бетерергә кирәк. Ялгыз Укчылар үзенә тиң яр табып, гаилә кору ихтималы зур.

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь)
Кәҗәмөгезләрнең эштән туктап тамак ялгап алырга да вакытлары юк. Аларның бу атнада эштән бәхете мулдан. Яңа эш башларга, күчемсез милек сатып алырга курыкмагыз. Нәрсәгә генә тотынсагыз да, бик җиңел генә ерып чыгачаксыз.

Сукояр  (21 январь - 18 февраль)
Сукоярлар энергияләрен кая куярга белми, аларның дәрт-дәрманы ташып тора.  Үзләрен дә, башкаларны да тик тотмыйлар: кызыклы шөгыль табып кына торалар. Эшләренең нәтиҗәсен күрү аларны тагын да зуррак биеклекләргә ашкындыра.

Балык (19 февраль - 20 март)
Балыклар колактан эшкә чумган, күзләренә ак-кара күренми. Хәлдән тайганчы эшләмәгез, үзегезгә файда китерә торган эшләрне башта эшләргә тырышыгыз. Сезгә ярдәм итәргә теләүче кешенең  киләчәктә гомерлек яр булуы ихтимал.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading