16+

Йолдызнамә (3-10 август)

Тыныч атна. Ял итәргә, көч тупларга, яңа проектларга әзерләнергә мөмкинлек туачак. Кич белән компьютер һәм смартфоныгызны читкә алып куеп, башыгызны да, тәнегезне дә ял иттерегез. Йоклар алдыннан үлән чәйләре эчегез.

Йолдызнамә (3-10 август)

Тыныч атна. Ял итәргә, көч тупларга, яңа проектларга әзерләнергә мөмкинлек туачак. Кич белән компьютер һәм смартфоныгызны читкә алып куеп, башыгызны да, тәнегезне дә ял иттерегез. Йоклар алдыннан үлән чәйләре эчегез.

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Көлү гомерне озынайта – елмаегыз, сәбәпсез шаяртыгыз. Эштән соң спорт белән шөгыльләнегез, су процедураларын кабул итегез, күбрәк саф һавада йөрергә тырышыгыз. Күңелегезгә ошамаган сүзләрне ишетмәмешкә салыныгыз, ул турыда уйланып йөрмәгез.

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Тыныч атна. Ял итәргә, көч тупларга, яңа проектларга әзерләнергә мөмкинлек туачак. Кич белән компьютер һәм смартфоныгызны читкә алып куеп, башыгызны да, тәнегезне дә ял иттерегез. Йоклар алдыннан үлән чәйләре эчегез.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Сезнең җиң сызганып яңа эшкә алынасыгыз килә, әмма атна ахырына кадәр бернинди яңа эш тә башлап җибәрергә киңәш ителми. Өй җыештыру кебек эшләр белән шөгыльләнүегез яхшырак. Эштән соң киеренкелекне бетерү өчен, көнегезне медитация яки җылы ванна белән тәмамлагыз.

Кысла (22 июнь - 22 июль)
Әчкелтем, майлы һәм тозлы ризыктан баш тартыгыз, ашкайнату эшчәнлегегезгә авырлык китермәгез. Сез теләсә нинди кеше белән уртак тел таба аласыз. Моны үз файдагызга файдаланыгыз. Дусларыгыз арасындагы гауганы хәл итәргә ярдәм итәргә туры килер.

Арыслан  (23 июль - 23 август) 
Якыннарыгыз белән алдагы көнгә планнарыгыз турында фикер алышыгыз. Вак-төякләргә борчылмагыз, перспективалы планлаштыру белән шөгыльләнегез. Башкаларның тәҗрибәсен өйрәнегез, җитәкчелеккә новаторлык идеяләре тәкъдим итегез.

Кыз  (24 август - 23 сентябрь)
Кибетләрдәге ташламаларга игътибар итегез, сез күптән теләгән әйберне отышлы бәягә сатып алу ихтималы зур. Атна күңелле мизгелләрдән торачак. Әгәр зур булмаган бәйрәм оештырырга ниятләсәгез, дусларыгызны чакырыгыз.

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Катлаулы һәм масштаблы эшләрне башкарганда сак булыгыз. План төзегез һәм үз мөмкинлекләрегезне дөрес бәяләгез. Сезгә үтенеч белән килүчеләргә кулыгыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырышыгыз. Ул озакламый үзегезгә күңелле сюрприз булып әйләнеп кайтачак..

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Сезнең тынычлыкта үзегез генә каласыгыз киләме? Бу турыда онытыгыз. Атна ыгы-зыгы, вак-төяк эшләр белән узып китәчәк. Сезгә өйдә бикләнеп утырырга түгел, ә киресенчә кеше арасына чыгарга, аралашырга кирәк. Кешеләргә үпкә сакламагыз.

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Шәхси тормышта барысы да шома гына барачак. Романтикадан башыгыз әйләнеп, эш турында онытмагыз. Эштә  эленке-салынкы йөрмәскә, вакытыгызны җыелып килгән проблемаларны хәл итүгә сарыф итәргә тырышыгыз. Эшегезнең нәтиҗәсен күрү үзегезгә дә бик ошар.

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь) 
Сез бик аргансыз, организмыгыз ял сорый. Иммунитетыгызны витаминлар белән ныгытыгыз. Дөрес тукланырга тырышыгыз. Кайнар ванна, мунча һәм үлән чәйләре арыганлыкны юып алгандай итә. Үзегезне яратарга өйрәнегез.

Сукояр  (21 январь - 18 февраль) 
Әгәр эштә “яна” башлавыгызны сизсәгез, эштә утыру кыенлаша башласа, берничә көн булса да ял көннәре алыгыз. Бу атнада кыйммәтле дәрес һәм тәҗрибә алырсыз, ул киләчәктә уңышсызлыктан качарга ярдәм итәчәк. Иң мөһиме - ашыкмагыз, сабыр булыгыз.

Балык  (19 февраль - 20 март) 
Гаилә белән мөнәсәбәтләрдә идиллия хөкем сөрә, туганнарыгыз барлык идеяләрегезне дә хуплый, уртак эшләргә актив кушыла. Йокыгыз туйганчы йокларга тырышыгыз, табигатьтә күбрәк булырга тырышыгыз  - кышка энергия туплап калыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading