16+

Йолдызнамә (6-13 апрель)

Артык кабаланмаска, тыныч кына эш итәргә кирәк. Бөтенесен төптән уйлап эшләгез. Күптәнге хыялыгыз җиңеллек белән тормышка ашар.

Йолдызнамә (6-13 апрель)

Артык кабаланмаска, тыныч кына эш итәргә кирәк. Бөтенесен төптән уйлап эшләгез. Күптәнге хыялыгыз җиңеллек белән тормышка ашар.

Кучкар (21 март-20 апрель)
Башкаларның да проблемасын хәл итәргә туры киләчәк. Сезгә эчке тоемлау ярдәмгә килер. Кыенлыклар алдында куркып калмаска, киресенчә, батыр булырга кирәк. 

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Бер генә минутны да бушка сарыф итмәскә киңәш ителә. Бу арада яңа танышулар күп булыр. Кешеләр белән тиз уртак тел табарсыз. Ялларны шәхси тормышыгызга багышлагыз. Эш белән шәхси тормыш арасында баланс саклагыз. 

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Нинди генә эшкә алынсагыз да, җиңел генә “ерып” чыгарсыз. Кешеләрдә нинди тәэсир калдыруыгызны беләсегез килсә, үзегезгә читтән карагыз. Шул рәвешле үзегезне борчыган сорауларга җавап табарсыз.

Кысла ( 22 июнь-22 июль)
Атна эшлекле очрашуларга бай. Башкарган эштән бик канәгать булырсызх. Мөһим булмаган әйберләрне сатып алудан тыелырга киңәш ителә. Акчагызны кирәкмәгәнгә сарыф итмәгез.

Арыслан ( 23 июль-23 август) 
Тормышның һәр мизгеленнән тәм таба белергә өйрәнегез. Ләкин артык хискә бирелергә кирәкми. Алтын урталыкны саклагыз. Атна ахырында сөенечле яңалык көтелә.

Кыз ( 24 август-23 сентябрь)
Үз мәшәкатегез баштан ашкан булуга карамастан, башкаларның проблемасын да хәл итәргә туры килмәгәе. Ләкин баш тартырга кирәкми. Кайчан да булса ул кешеләрнең дә сезгә ярдәме кирәк булуы бар. 

 Үлчәү ( 24 сентябрь-23 октябрь) 
Җиң сызганып, күптән эшләнми яткан эшкә тотынырсыз. Күңел күтәренкелеге аларга бөтенесен дә җиңел генә башкарып чыгарга ярдәм итәр. Ә атна азагында тыныч күңел белән рәхәтләнеп ял итә аласыз.

Чаян( 24 октябрь-22 ноябрь) 
Эштә дә, гаиләдә дә үзегезне тыныч тотарга тырышыгыз. Артык хискә бирелмәгез. Бу сезнең йомшак якларыгызны гына ачып салыр. Кайберәүләрнең моннан бик оста файдалануы ихтимал. Бөтен мәсьәләне аек акыл белән хәл итегез.

Укчы( 23 ноябрь- 21 декабрь) 
Тормышта бик игътибарлы булырга киңәш ителә. Кайчандыр үзегезгә авырлык китергән кешеләрдән сакланыгыз. Гайбәт сөйләүчеләрдән читтәрәк булыгыз. Җиде кат үлчә, бер кат кис! Сезгә киңәш менә шул.

Кәҗәмөгез ( 22 декабрь-20 гыйнвар) 
Бөтен кешенең дә эшен үз өстегезгә алудан туктагыз. Бу әлбәттә, яхшы сыйфат. Әмма беренче нәүбәттә үзегез турында уйлагыз. Бераз эгоист булу да комачауламас, алайса җилкәгезгә менеп атланулары бар.

Сукояр ( 21 гыйнвар-18 февраль) 
Бөтен нәрсәгә тыныч, салкын акыл белән карагыз. Үз көчегезгә ышаныгыз. Җаваплылык, биргән сүзендә тору кебек сыйфатлар югары бәяләнер. Атна ахырында якын кешеләрегез белән тыныч кына ял итегез, ә кирәкмәгән уйларны башыгыздан чыгарып атыгыз. 

Балык ( 19 февраль- 20 март) 
Артык кабаланмаска, тыныч кына эш итәргә кирәк. Бөтенесен төптән уйлап эшләгез. Күптәнге хыялыгыз җиңеллек белән тормышка ашар.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading