16+

Йолдызнамә (9-16 март)

Гаилә белән эш арасында йөгереп йөрү шул кадәр туйдырачак. Барысына да кул селтәп ял аласыгыз килер. Әмма эшкә игътибарны киметмәгез, чөнки эштә аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Гаиләдә исә, утырып ачыктан-ачык сөйләшергә курыкмагыз.

Гаилә белән эш арасында йөгереп йөрү шул кадәр туйдырачак. Барысына да кул селтәп ял аласыгыз килер. Әмма эшкә игътибарны киметмәгез, чөнки эштә аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Гаиләдә исә, утырып ачыктан-ачык сөйләшергә курыкмагыз.

Кучкар (21 март - 20 апрель)
Кеше мәшәкатьләрен уйларга түгел, үз мәнфәгатьләреңне кайгыртсагыз яхшырак булыр. Әллә кайчангы эшләрегезне төгәлләргә кирәк. Максатларыгызга ирешергә тырышыгыз.

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Үгезбозауларга уйламаган, көтмәгән җирдән хәйран гына акча керүе ихтимал. “Кара” көнгә акча тупларга хыялланган Үгезбозауларның ниһаять хыяллары тормышка ашар сыман. Атна ахырында бик тә шатлыклы бер хәбәр килеп ирешер.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь)
Сәламәтлегегезгә игътибарлырак булырга кирәк. Бу көннәрдә салкын тидерү куркынычы зур. Эштә дә, өйдә дә тынычлык сакларга тырышыгыз. Үзегезне кулда тотыгыз, бәхәскә кермәгез. Бөтен күргән һәм ишеткән нәрсәне сөйләргә димәгән, күп сөйләшмәгез.

Кысла  (22 июнь - 22 июль)
Тормышыгызда үзгәрешләр барлыкка килүе ихтимал. Онытылды,  дип уйлаган хисләрегез кабат кабынырга мөмкин. Хезмәт баскычында күтәрелү турында хыялланучы Кыслалар форсатны ычкындырмагыз. Ләкин уңышка ирешү өчен тырышырга кирәк булачак.

Арыслан  (23 июль - 23 август)
Кесәгезнең калынлыгы эшкә ни дәрәҗәдә җитди каравыгызга, тырышлыгыгызга карый. Ялкаулык дигән нәрсә белән саубуллашырга вакыттыр бәлки? Хыялыгызны тормышка ашырырга курыкмагыз.

Кыз  24 август - 23 сентябрь
Сәламәтлегегезнең какшавын үзегез дә сизәсез, шуңа күрә, бераз сәламәтлегегезне кайгыртсагыз яхшырак булыр. Сөйгәнегезгә бүтәнчә карый башларсыз, аңа карата мәхәббәт хисләрегез яңарыр сыман. Акча килә дә, китә, төшенкелеккә бирелмәгез, бар да яхшы булыр.

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь)
Гаилә белән эш арасында йөгереп йөрү шул кадәр туйдырачак. Барысына да кул селтәп ял аласыгыз килер. Әмма эшкә игътибарны киметмәгез, чөнки эштә аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Гаиләдә исә, утырып ачыктан-ачык сөйләшергә курыкмагыз.

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь)
Чаяннарның тормышында кискен борылышлар көтелә. Дусларыгыз  белән мөнәсәбәтләрегезне бозырга тырышмагыз. Гомумән, бу атна узара мөнәсәбәтләрне җайга салу белән узып китәчәк. Тынычлык сакларга тырышыгыз, тынычлыкка ни җитә.

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь)
Ялгыз Укчылар шәхси тормышларын җайга салачак. Яңа мөнәсәбәтләр баш калкытуы ихтимал. Гаиләле Укчыларга хәләл җефетләренә карата игътибарны арттырырга киңәш ителә. Сөйгәнегезгә карата йомшаграк булыгыз. Гомумән, маҗараларга бай атна.

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь)
Үз эчегезгә бикләнмәгез, якыннарыгыз белән телефон аша булса да аралашырга тырышыгыз. Кыюсыз булмагыз, үзегезне иркенрәк тотыгыз. Булмаган проблеманы күпертәсез генә, чынлыкта куркырлык бернәрсә дә юк.

Сукояр  (21 январь - 18 февраль)
Ялкаулыкка бирешмәгез, бүгенге эшне иртәгегә калдырмагыз. Күңелегезне борчып торган уйлардан арынырга тырышыгыз. Үзегезне җитәкчелек алдында күрсәтер өчен кыюлык дигән сыйфат җитми сезгә.

Балык  (19 февраль - 20 март)
Бер иске дус ике яңа дустан яхшырак, дигән әйтемне беләсезме? Дус дип йөргән кешенең гайбәте йөрәгегезне әрнетсә дә, аны гафу итәргә тырышыгыз. Вөҗдан газабы  сезнең күңелне түгел, аныкын тырнаячак бит. Ә бумеранг законы дигән нәрсәне беләсезме?

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading