16+

Йолдызнамә  9-16 ноябрь

Бу атнада эштә күбрәк активлык һәм иҗади инициативалар күрсәтегез. Ялкаулыкның һәм арыганлыкның нәрсә икәнен онытып, булдыра алганча күбрәк эшләргә тырышыгыз.

Йолдызнамә  9-16 ноябрь

Бу атнада эштә күбрәк активлык һәм иҗади инициативалар күрсәтегез. Ялкаулыкның һәм арыганлыкның нәрсә икәнен онытып, булдыра алганча күбрәк эшләргә тырышыгыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Бу атнада эштә күбрәк активлык һәм иҗади инициативалар күрсәтегез. Ялкаулыкның һәм арыганлыкның нәрсә икәнен онытып, булдыра алганча күбрәк эшләргә тырышыгыз. Пәнҗешәмбе көнне сезне борчыган проблемаларны җиңел хәл итү мөмкинлеге бар. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Бүгенге эшне иртәгегә калдырмагыз. Сезнең өчен аны берәү дә эшләмәячәк. Зирәклек һәм дипломатия күрсәтсәгез, карьерада үсәрсез. Буш вакытыгызда үзегезне карарга да онытмагыз: массажга йөрегез, имиджыгызны һәм өлешчә булса да гардеробыгызны үзгәртегез. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) 
Бу атнада сезнең иң кыю планнарыгыз да, теләкләрегез дә тормышка аша. Яраткан кешегез сезне кайгыртыр, ә дусларыгыз күңелле бәйрәмгә чакырыр. Үзегезгә ял итәргә рөхсәт итегез, кунакка, концертка барыгыз, үзегезне яңа тәэсирләр белән баетыгыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Бу атнада сез күп кенә иҗади омтылышларыгызны тормышка ашыра аласыз, бигрәк тә фикердәшләр тапсагыз. Пәнҗешәмбе көнне куелган максатларыгызга ирешим дисәгез, игътибарлырак булыгыз, югыйсә, уңышны кулыгыздан ычкындыруыгыз бар. 

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Җитәкчелек яки кул астында эшләүчеләр белән үзара мөнәсәбәтләрне катлауландырмаска тырышыгыз. Хәл ителмәс кебек тоелган проблемадан чыгу юлын табарга ярдәм итәчәк мөһим мәгълүмат килеп ирешергә мөмкин. Җомга сөенче көтегез. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Бары тик интуициягезгә таянсагыз гына дөрес карарлар кабул итәрсез, чит кешеләрнең фикеренә колак бөтенләй салмагыз. Үзегезнең гаебегезне танысагыз, әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтләрегез яхшырачак. 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Бу атна беткәнче барлык проблемаларны берьюлы хәл итәргә омтылмагыз, зур планнар төземәгез һәм аларны тормышка ашыруга керешмәгез. Сез көчегезне юкка сарыф итеп, әйләнә-тирәдәгеләрнең ачуын гына чыгарырсыз. Өйдәгеләр белән бәхәскә кермәү яхшырак. Балаларыгыз уңышлары белән сөендерер.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Тормышка карата  мөнәсәбәтегезне үзгәртергә, эштә һәм мәхәббәттә уңышка ирешергә мөмкинлек бирә торган уңайлы атна. Эшегезне алыштыру турында тәкъдимнәр булырга мөмкин, сезне профессионал буларак югары бәялиләр һәм яраталар. Җомга көнне тормышыгызда шатлыклы вакыйга булачак.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Эштә җитәкчелеккә үзең турында сиздерергә һәм үз мәнфәгатьләреңне өстенрәк куяр вакыт җитте. Пәнҗешәмбе көнне сездән игътибарлылык һәм түземлелек таләп итүче мөһим эш килеп чыгар. Мөмкинлекләрегезне дөрес планлаштырсагз, уңышка җиңел ирешерсез. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Сезне нидер борчый һәм ачуыгызны китерә булса кирәк. Сез нәрсәне дөрес эшләмәвегезне аңларга тырышыгыз. Пәнҗешәмбе көнне сездән тәвәккәллек, тиз арада хәлгә керә белү, үз көчегезгә ышаныч кебек сыйфатлар таләп ителәчәк. Җомга көнне сезгә җитәкчегез алдында үз карашларыгызны якларга туры киләчәк.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Шактый киеренке атна, күп эшләргә туры киләчәк, сезнең алга яңа бурычлар куелачак. Чәршәмбе көнне саксыз сүз аркасында хезмәттәшләрегез белән киеренке мөнәсәбәтләр туарга мөмкин. Пәнҗешәмбе көнне күптәнге гаилә проблемаларының тагын баш калкытуы ихтимал. 

Балык (19 февраль – 20 март)
Бу атнада сездән бик игътибарлы булу сорала. Алдау һәм манипуляцияләр булырга мөмкин. Сезнең нервлануыгыз һәм арыганлыгыгыз хәтта якын кешеләрегез белән дә ачуланышуларга китерергә мөмкин. Якшәмбе көнне таныш булмаган кешеләр белән элемтәдә аеруча сак булырга киңәш ителә.

Фото: http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading