Китап укырга, белем арттырырга киңәш ителә. Шул рәвешле кеше арасында дәрәҗәгез артыр. Бөтен эшкә дә барып ябышмагыз, дәрәҗәгезне белегез.
Кучкар (21 март-20 апрель)
Атнаны гаиләгез, йә булмаса якын кешеләр белән уздырсагыз яхшы. Балалар белән табигатькә чыгарга, ял итәргә була. Кайберәүләр үзләрендә яңа сәләт ачар. Керемегез артуы ихтимал.
Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Сезнең офык болытлар белән капланганга артык хафаланмагыз. Аларны куып таратуга көч сарыф итәргә кирәкми. Үзләре таралганны көтеп торуыгыз нәтиҗәлерәк булыр. Иң яхшысы – башыгыз белән эшкә чуму.
Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Күптән күрешмәгән танышыгызны очратырга мөмкинсез. Якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләрегезне катлауландырмаска тырышыгыз. Сездә энергия җитәрлек, бөтенесенә дә өлгерерсез. “Юк” дияргә ашыкмагыз.
Кысла ( 22 июнь-22 июль)
Ниһаять, ремонт эшләрен башлап җибәрсәгез дә була. Сездән акча алып торучы бурычын кайтарыр. Үзегезне яңа өлкәдә сынап карарга курыкмагыз. Ялгызлар мәхәббәтен очратырга мөмкин.
Арыслан ( 23 июль-23 август)
Кемнедер үпкәләткән булсагыз, гафү үтенегез, якыннарыгызга игътибарыгыз җитмәгән булса, бер көнегезне аларга багышлагыз. Төзелеш өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәтен уңай бәяләрләр. Бу исә сезгә яңа дәрәҗәгә ирешергә ярдәм итәр.
Кыз ( 24 август-23 сентябрь)
Өстәмә эш эзләп карагыз – акча юклыгына зарлануга караганда, нәтиҗәлерәк булыр. Җан дустыгыз белән аңлашылмаучанлык килеп чыгуы бар. Барысын да уртага салып сөйләшегез, үпкәләшеп йөрмәгез.
Үлчәү ( 24 сентябрь-23 октябрь)
Хатын-кызларның имиджларын, тышкы кыяфәтләрен үзгәртәселәре килер - башта белгечләр белән киңәшләшегез. Бу атнада акча ягы яхшырырга мөмкин. Җаваплы эшләргә тотынырга курыкмагыз.
Чаян( 24 октябрь-22 ноябрь)
Эшегездә фикерләрегезне хуплаучылар, теләктәшлек күрсәтүчеләр табылыр. Эш мәсьәләсе күзгә күренеп алга китәр. Бу үзегезгә ышаныч уятыр. Бәйгеләрдә катнашсагыз, уңыш елмаер.
Укчы( 23 ноябрь- 21 декабрь)
Виртуаль арашулар белән артык мавыкмагыз. Күбрәк әйләнә-тирәгездәге кешеләр белән күрешергә, сөйләшергә тырышыгыз. Югыйсә, үзегез уйлап тапкан дөньяда “адашуыгыз” бар. Сәяхәт итү, ерак командировкаларга бару өчен уңышлы чор.
Кәҗәмөгез ( 22 декабрь-20 гыйнвар)
Эш урынын алыштырырга теләгәннәргә тәвәкәлләргә киңәш ителә. Үзгәрешләрдән курыкмагыз. Яңа мөмкинлекләрдән файдаланып калырга тырышыгыз. Бер хыялыгыз тормышка ашарга мөмкин.
Сукояр ( 21 гыйнвар-18 февраль)
Эшегездә югары баскычка күтәрелерсез, яңа вазифа тәкъдим итүләре ихтимал. Икеләнмичә, берсүзсез ризалашыгыз. Ләкин өстегезгә артык эш өймәгез, сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз, ял итәргә дә онытмагыз.
Балык ( 19 февраль- 20 март)
Китап укырга, белем арттырырга киңәш ителә. Шул рәвешле кеше арасында дәрәҗәгез артыр. Бөтен эшкә дә барып ябышмагыз, дәрәҗәгезне белегез. Уйламаган җирдән сөенеч көтегез.
Фото: https://freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар