16+

Җәяүленең җаны – «аягында»

Транспорт чараларын идарә итүчеләрнең узган ел Казанда җәяүлеләрне бәрдерүнең 874 очрагы теркәлгән, шул сәбәпле 30 кешенең гомере өзелгән, 866 кеше төрле авырлыкта имгәнү алган. Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге пропаганда хезмәте мәгълүматларына караганда, башкалада быелның беренче аенда җәяүлеләрне бәрдерүнең 50 очрагы - бер кешенең үлеменә, 50 кешенең...

 Җәяүленең җаны – «аягында»

Транспорт чараларын идарә итүчеләрнең узган ел Казанда җәяүлеләрне бәрдерүнең 874 очрагы теркәлгән, шул сәбәпле 30 кешенең гомере өзелгән, 866 кеше төрле авырлыкта имгәнү алган. Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге пропаганда хезмәте мәгълүматларына караганда, башкалада быелның беренче аенда җәяүлеләрне бәрдерүнең 50 очрагы - бер кешенең үлеменә, 50 кешенең...

Транспорт чараларын идарә итүчеләрнең узган ел Казанда җәяүлеләрне бәрдерүнең 874 очрагы теркәлгән, шул сәбәпле 30 кешенең гомере өзелгән, 866 кеше төрле авырлыкта имгәнү алган. Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге пропаганда хезмәте мәгълүматларына караганда, башкалада быелның беренче аенда җәяүлеләрне бәрдерүнең 50 очрагы - бер кешенең үлеменә, 50 кешенең имгәнүенә китергән.

- Юл хәрәкәтендә - җәяүле өстен. Транспорт чараларын идарә итүчеләр шул кагый­дәне аңнарына сеңдерсеннәр иде, - ди Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдерахманов.

Казанда узган ел транспорт чараларын идарә итүчеләрнең җәяүлеләрне бәрдергән 361 очрагы нәкъ җәяүлеләр юл кичүләренә туры килә: сигез кеше үлгән, 361есе имгәнгән. Быелның гыйнвар аенда башкалада җәяүлеләр юл кичүендә, машинага бәрелеп, 27 кеше имгәнгән, шөкер, үлүчеләр юк.
- Юллардагы аварияләрнең күбесе тизлек чикләрен сакламаудан килеп чыга, - дип кисәтә республиканың баш автоинспекторы Ленар Габдерахманов.
Махсус тамгалар куелган кичүдә җәяүлегә юл бирмәсәң, 1500 сум штраф салына. ­Россия Эчке эшләр министрлыгы әлеге штрафны 2500 сумга җиткерү тәкъдиме кертте. Хәзер бу тәкъдим Россия Дәүләт Думасында карала.

Руль артына утыруга, Россия ­Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.24 нче маддәсен искә төшерү зыян булмас. Транспорт чарасында җәяүлене җиңелчә бәрдерсәң, 2500 сумнан 5000 сумга кадәр штраф яки транспорт чарасын идарә итү хокукы таныклыгыннан бер елдан ел ярымга кадәр мәхрүм каласың. Җәяүлене бәрдереп, сәламәтлегенә уртача авырлыкта зыян салсаң, 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр штраф каралган, транспорт чарасын идарә итү хокукы 1,5 елдан ике елга кадәр чикләнә.

Җәяүлене бәрдереп, сәламәтлегенә нык зыян китерсәң, транспорт чарасын идарә итү хокукы өч елга чикләнә, шуның өстенә өч елга иректән дә мәхрүм буласың. Җәяүлене бәрдереп үтерсәң, дүрт ел мәҗбүри хезмәт һәм җиде елга кадәр төрмә көтә. Транспорт чарасын идарә итү хокукы таныклыгы алына.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading