Шәһри Казан

Кара көзге (мистик хикәя, бишенче өлеш)

Ләйсәннең өрәге, фани дөньяда ир куенын күрми калган җанының тәкатьсез сусавын басып, егетне шашып иркәләде, җенси якынлык кылды. Айрат аңын югалтыр дәрәҗәдә хисләнеп, ләззәт кичерде. Бу хәл һәр төндә кабатлана башлады. Айрат иртәләрен исерек кешедәй уянып, төшендәге гүзәлне бүлмәләр буйлап эзләде. 

Дәвамы. Башы: Кара көзге (мистик хикәя, дүртенче өлеш)
 – Ләйсән, нигә син мине гел шулай калдырып китәсең? Нигә йөрәгемне яндырасың?
 Туганнарын, Эльмирасын онытты Айрат. Уенда бары тик Ләйсән иде. Киләсе атнада авылга үзем кайтырмын, дигән сүзен дә гаменнән чыгарды, күршесе Николай белән кичке якка балыкка җыенды ул.
– Татьяна түткәй, бакчада җиләкләр бик күпләп өлгерә башлады. Үзем шактый кайнатма әзерләдем инде. Кызыгыз җиләкләр җыеп алсын, – дип әйтә китте Айрат, иренең биштәр һәм кармакларын күтәрешә чыккан хатынга. 
 Бу тәкъдимгә күрше хатыны бик рәхмәтле булды.
 – Артык соңламагыз! – дип, шактый ара узган балыкчылар тарафына кычкырып калды Татьяна түткәй.
–    Яра-а-р! – дип җавап кайтарды аңа Николай дәдәй.

Җир өслегенә ал шәфагын җәеп, кояш байый башлады. Кичкырын бакчага автомобильдә Чегән белән Моряк килеп төште. Алар вакытны сузмастан, тәрәзәдән Ләйсән яшәгән өйне күзәтергә кереште.
 – Эх, анасын гына икән! Әнә, исән! Шул бәндәме ул, кара әле, – диде Чегән.
 – Битен эшләпәсе каплый бит. Шулдыр ахырысы бу, башка кеше чиләк күтәреп, өйгә кереп-чыгып йөрмәс, – диде Моряк, бинокольне тәрәзә төбенә куеп.
 – Әйдә, юкка чыгарырга кирәк аны, – диде Чегән букчадан пистолет алып, аның көпшәсенә тавышйоткыч бора-бора.

Башкисәрләр Ләйсән яшәгән йорт каршынарак автомобильдә килеп туктады. Николай дәдәйнең кызы җиләкле чиләкләрнең берсен Айрат яшәгән йорт өйалдына кертеп, икенчесен күтәреп, икеара капкадан үзләренә чыгып киткән иде инде.
 – Син машинада тор. Хәзер мин аны ахыргача дөмектерәм, – диде Чегән. 
 Соңгы мизгелдә ул эшне пычак белән башкаруны кулайрак күрде, пистолетны Морякка калдырды. Өрәк кыз Чегәннең угры кебек ялт-йолт карана-карана өйгә кереп килүен тәрәзәдән күреп торды.
– Менә тагын бер кунак, – дип кинаяле елмайды ул һәм хәйлә корып, диванга барып ятты.

Чегән өйгә узгач, дивандагы Ләйсәнне таныды, акрын гына килде дә, кизәнеп кыз күкрәгенә пычак кадады. Ләкин, пычак гәүдә урынына һаваны гына ярып, диванга керде. 
 – Ха-ха-ха! Үтердем дисеңме?
 Үз гомерендә мондый сәер манзараны күрмәгән Чегән, коты очып урамга ташланды. Никадәр тиз йөгергән кебек тоелса да, акрын гына атлаучы өрәк аннан калышмады. 
 – Ат аңа!.. ат, – дип акырды Чегән.
 Тавышка йөгереп килгән Моряк кабалана-кабалана пистолетын төбәде.
 – Ат тизрәк, ат!-дип, янә сөрән салды абына-сөртенә йөгергән Чегән.
 Моряк куа килүче шомлы сынга атып җибәрде, әмма ядрә Чегәннең нәкъ маңгаена эләкте.
Өрәк сукмакта яткан үле гәүдәгә карап торды да, Морякка таба килә башлады. Башкисәр машинага йөгерде. Калтырына-калтырана кабызып, машинада җан-фәрман алга ташланды. Өрәк һавада очып, машинага якынлашты. Моряк куркуыннан газга тагын да катырак басып, тәрәзәдән артка карады. Шул вакытта борылыш ясарга тиешле машина, турыга барып, тау башыннан күлгә томырылды. Өрәк суга бата барган машинага карап көлде дә, эреп юкка чыкты.

Яр буенда балык тотып утырган Айрат белән Николай дәдәй, әллә самолет егылып төшеп килә инде, дигәндәй, һавада үкергән тавышка күтәрелеп карады. Ул да түгел, җиңел автомобиль кыядан аерылып күлгә гөрселдәде һәм рульгә капланган хуҗасы белән бергә төпкә китте. Бу галәмәткә авыз ачып шаккатып торган балыкчылардан Николай дәдәй, алданрак хушын җыеп, чәбәләнергә тотынды.
 – Коткарырга кирәк бит кешене! Коткарырга кирәк!..
 Айрат автомобиль баткан урынга йөзеп барып, суга чумды.
 – Ишекләрен ачып булмый, – дип кычкырды егет беркадәр вакыттан өскә калкып. Егет һава сулады да янә чумды, тик берничә минуттан хәлсезләнеп, ярга йөзеп килде.
 – Ачып булмый, ишекләр кысылган.
 – Тончыга инде хәзер. Бетте бу кеше, бетте, – дип уфтанды Николай дәдәй.

Реклама

 Айрат ярдан ташлар караштырырга кереште.
 – Ни эшләмәкче буласың? – дип сорады аннан күршесе.
 – Машина тәрәзәсен ватып булмасмы дим.
Кабат күлгә чумган егет су өстендә шактый озак күренмәде. Николай дәдәй: “Эх, мин карт юләр. Хәвефле эшкә әйдәп күршемне харап иттем ахырысы”, – дип үз-үзен тиргәргә кереште. Ул да түгел, “әти” дип кычкыра-кычкыра тау битеннән түбән таба аның кызы йөгерә иде. Нәрсә булды икән инде, дип, Николай дәдәй әле күлгә, әле кызына талпынды.

Ниһаять, су өстендә Айратның башы пәйда булды. Егетнең тыны тәмам беткән булса кирәк, ул кычкырып куйды, хәтта. Аңа кушылып, яр буенда Николай дәдәй аваз салды. Тырыша торгач, Айрат автомобиль эчендә суга баткан егетне ярга сөйрәп чыгарды, хәлсезлектән үзе дә җансыз гәүдә янәшәсенә тезләнде.
 – Хәлең ничек? – дип Николай дәдәй Айратның иңеннән каккалады, аннан өнсез калып басып торган кызына карап дәште:
 – Нәрсә, әниең белән бер-бер хәл булдымы әллә?
 – Ю-юк! – диде кыз дулкынланудан сүзләрен буташтырып. – Анда, анда...
 – Нәрсә, анда-анда? – диде әтисе түземлеген җуеп.
 – Безнең өй турысында бер кешене үтерделәр... Әни телефоннан шалтыратты инде.
 – Нәрсә булды соң бу?! Айрат, Айрат дим!..

Егет күршесе дәшкәнне ишетмәде. Ул мәеткә текәп, тезләндереп куелган карачкыны хәтерләтә иде: гәүдәсе – яр буенда, ә күңеле – ерак тарафларда. Мәет каршында тору Айратның Әфганстан ярасын кузгатып җибәрде. Сугыш, иптәшләрен югалту ачысы-барысы да ялкынлы рәшә кебек күз алдыннан узды, узган һәр күренеш йөрәген чәнчеп-чәнчеп алды.
 – Айрат!
 Егет үз исемен дәшә-дәшә иң башына каккалауларыннан ниһаять айнып китте, күтәрелеп карады.
 – Күрше, әйдә кайтабыз. Әнә, хокук сакчылары да килеп җитте, алар хәл итәрләр, – дип, Николай дәдәй егеткә аягына торып басарга булышты.
Айрат бакчага кайтып җиткәнче шактый тынычлана төште, күршеләренең үзен озатып куярга теләкләренә рәхмәт әйтеп, калган юлны ялгызы гына атлады. Әмма, өйгә узгач, аның күңелен янә шом басты. Ишек каерып ачылган, урындык ауган, диванга килеп утырса – анысына зур гына тишек ясалган иде. Кыл кыймылдатырлык та хәле калмаганлыктан, хокук сакчыларының сорауларына җавап бирдек инде, дип, диванга сузылып йокыга талды. Һәм янә татлыдан-татлы төшен күрә башлады: аның янәшәсенә Ләйсән өрәге килеп ятты.
 - Җаным, бигрәк талчыккансың бит, – дип кыз Айратны үзенең назларына күмде. Егетнең һәр күзәнәгенә көч-гайрәт тула барды. Алар таңга чаклы бер-берсен сөеште. Икесе дә тән сусауларын басканнан соң, Айрат сорау бирде.
 – Ләйсән, нигә көндезләрен югаласың син?
 – Беркая да югалмыйм мин, җаным! Син мине күрмисең генә.
 – Ялганлама инде, сукыр түгел лә мин.

Фото: https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: