Шәһри Казан

Туган көнемнән алып бәхетсезлек сагалап йөргән мине...

Минеке кебек язмышка дучар булган кешеләр бар микән? Туган көнемнән алып бәхетсезлек сагалап йөргән мине...

Ничек балалар йортына эләккәнемне белмим. Дөресен әйтим, кызыксынмадым да. Андагы тормыш турында уйлыйсым да килми. Бөтен барлыгымны үзенеке иткән Айдар белән танышкан вакытлардан башлыйм әле.

25 яшемдә, берничә ай очрашып йөргәннән соң, Айдар белән бергә яши башладык. Безнеке кебек мәхәббәт киноларда гына була, дип уйлап ялгышканмын икән. Мин аны шулкадәр нык яраттым, ул теләгән һәр нәрсәгә әзер идем. Айдар да мине яратты. Балалар йортыннан булган гади генә авыл кызына бәхет арбасы белән ауды, дип сөендем. Барасы килгән җиргә бардык, ашыйсы килгән әйберләрне ашадык, рәхәт яшәдек. 28 яшемдә әти-әни булачагыбызны белдек. Айдар да сөенде. Ләкин ихлас шатлык хисләре түгел икәнен шунда ук аңлап алдым. Минем соңгы елымны укып бетерәсе калган иде, йөклелек чоры да авыр узды, өй мәшәкатьләре дә минем өстә, җитмәсә Айдар да югалып тора башлады.

Укуны ташладым. Декрет ялына чыккан көнне аның сөяркәсе барлыгын белдем. “Сөеклем, бүген сине көтәргәме?” – дигән смс укыдым телефоныннан. Һәм ул миннән 7 яшькә кечерәк. Чибәрдер... назлыдыр... яшьтер... Ничек кенә авыр булса да, Айдарга бернәрсә дә сиздермәдем. Һаман аның яраткан хатыны булып каласым килде. Керләрен юам, үтүклим, көнгә биш төрле ризык әзерлим, өйдә чиста, рәхәт. Бер каршы сүз әйтмим. Ә ул иртән үк эшкә чыгып китә, кайтмый калырга да мөмкин. Имеш, командировкада, бизнес, эше күп, әллә нинди уйдырмалар белән ышандырырга тырышты. Ә мин барыбер сиздермәдем. Яхшы хатын булуымны дәвам иттем. Зарларымны уртаклашырдай кешем дә юк иде, ичмасам. Чыгып китәр урыным да...
Мин бала табу йортында вакытта да сөяркәсен өйгә алып кайтудан курыкмады ул. Башка хатыннарның ирләре килә, ашарга китерәләр, хәл беләләр. Ә ул шул оятсыз нәрсәсе белән безнең өйдә ятты. Хәтта күршебез кергәндә дә ишекне минем халатларны киеп шул кыз ачкан.

Өйгә кайтып урнаштык. Бәхеткә генә төренеп яшисе бит! Бала көйсез булды, төннәрен елый. Әлбәттә инде, минем борчылуларымның нәтиҗәсе иде бу. Ә ул, кызын алып тынычландырасы урында, “мин абыйда кунам, дустым янына барам”, дип өйгә дә кайтмый башлады. Соңрак инде кызыбыз йокларга бирми дигән сылтау тапты. Ә мин аның бөтен кыланышларына күз йомдым. Баламның әтисез үсүен теләмәдем. Ничек тә гаиләбезне саклап калырга тырыштым. Ә ул өйдә бик аз вакыт була иде. Шул арада да мине мыскыллап сөйләшә, “аңгыра сыер, карачкы, таза дуңгыз”, дип эндәшә башлады.

Реклама

Бәби тапканнан соң, мин 10 килога тазардым. Имеш, дусларының хатыннары чибәр, зифа буйлы, матур киенәләр, ә мин – авыл ташландыгы. Бу сүзләрен иътибарга алмаска тырыштым. Чыгып китәр урыным булмау әллә нинди сүзләргә түзәргә дә мәҗбүр итте. Хәтта акрынлап кул күтәрүләренә дә ачу сакламадым. Кызганыч, күкрәктә сөт бетте. Бала ач, ашамлык алырга акча җитми, чөнки Айдар бирми башлады. Үзе өйдә ашамый, кибеттән бернәрсә дә алып кайтмый. Бала еласа да миңа кул күтәрә, тора-бара юкка да кыйный башлады. Мин аның тормышын җитмерүдә, шушы гөнаһсыз баланы алып кайтуда, фатирында яшәүдә гаепле булдым.

Дания Садыйкова,
Казан.

ХИКӘЯНЕҢ БАШЫ. ДӘВАМЫ БАР

Фото: https://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (3)
Осталось символов:
  • 14 май 2022 - 14:29
    Без имени
    Эйбэт Ир очрар тилмермэ
  • 6 март 2022 - 15:55
    Без имени
    Азап чикмэ бэбекэем,барыбер ярамыйсын.Аллаhы Тэгалэ ташламасын.
  • 6 март 2022 - 11:37
    Без имени
    Мескен