16+

Ал чәчәкләр бәһасы

Төрле мәсьәләләр белән килгән халыкны кабул итеп утырган Гөлшат чираттагы кыз кергәч, аңа сораулы караш ташлады. Мөләем йөзле, зифа буйлы кыз бераз икеләнеп торды да, кызарган күзләрен яшерергә тырышып: - Моннан ай ярым элек егетем белән өйләнешергә гариза биргән идек. Гаризаны кире алырга килдем.

Ал чәчәкләр бәһасы

Төрле мәсьәләләр белән килгән халыкны кабул итеп утырган Гөлшат чираттагы кыз кергәч, аңа сораулы караш ташлады. Мөләем йөзле, зифа буйлы кыз бераз икеләнеп торды да, кызарган күзләрен яшерергә тырышып: - Моннан ай ярым элек егетем белән өйләнешергә гариза биргән идек. Гаризаны кире алырга килдем.

Гөлшат кызны тиз таныды. Кавышырга гариза китергән парга карап Гөлшат һәм ике хезмәттәш хатын-кыз ихлас күңелдән сокланганнар иде... Гөлшат киштәдә яткан папкадан гаризаны табып алды да, кәгазьне кулында тоткан килеш, алдында башын иеп утырган кызга карашын күтәрде. Илсөяр һәм Мәҗит... Ай ярым элек өйләнешергә гариза китергәннәр... Никахларны теркәүче буларак, Гөлшатка кызны үгетләргә ярамый. Аның уйларын сизгәндәй, кыз дерелдәгән куллары белән күзләрен каплады да, ишетелер-ишетелмәс кенә: "Ташлады ул мине..." - дип, үксергә тотынды. Халык арасында эшләп төрлесен күргән Гөлшат та беразга югалып калды. Каршыдагы өстәл артында утырган хезмәттәше белән сүзсез генә аңлашканнан соң, Гөлшат кызга: "Тынычлангыз. Әйдәгез минем белән", - дип, аны икенче буш бүлмәгә алып чыкты. Вакыты тар булса да ( әнә коридорда күпме кеше көтеп утыра), Гөлшат кызны тиз генә борып чыгара алмады.

- Сеңлем, бәлки, килешерсез? Әле бит соң түгел.

- Ул берни дә аңлатмыйча ташлады. Ә мин аны шундый яраттым... Инде ай буе миңа шалтыратмый.

Кыз тагын да үксебрәк еларга тотынды. Гөлшат, Илсөярне юатырдай сүзләр таба алмыйча, аңа бер мизгел дәшми генә карап торды.

- Илсөяр, сез әле шундый яшь, шундый чибәр. Сез, һичшиксез, үз бәхетегезне табачаксыз. Ул хәтле кайгырмагыз инде, - Гөлшат шуннан башка әйтер сүз тапмады.

- Апа, мин корсаклы. Мин аны төшертергә телим. Ничек үстерим мин аны ялгызым? - Кызның эченә җыелган сагышны кем беләндер бүлешәсе килә иде. Бәлки, киңәш ишетәсе киләдер.

- Әниегез беләме соң?

- Белми...

- Бәлки, сезгә аның белән киңәшергә кирәктер?

- Ул мине аңламаячак.

Гөлшат диварда эленеп торган сәгатькә күз ташлады да:

- Сеңлем, мине эшем көтә. Ә сезгә мин, ул егетне табып, барысын да аныклап аңлашырга киңәш итәр идем. Дөнья бу. Ниләр генә булмый дөньяда. Ә балагыз турында бик уйлап эш итүегезне теләр идем. Соңыннан үкенерлек булмасын...

Бераз тынычланган кыз саубуллашып чыгып китте.

Гөлшат эшендәген өенә, өендәген эшенә ташып йөрүне бик хуп күрмәсә дә, бу сөйләшүне тиз генә оныта алмады. Яшь бала... Киңәш бирер кешесе дә юк. Ничек киңәш бирәсең бер белмәгән чит-ят кызга? Гаепле булып калуың бар... Күңеленнән генә Илсөярне, бәлки, кереп чыгар дип көтсә дә, кыз күренмәде. Хатынның бик тә беләсе килә иде кызның язмышы турында. Тик Илсөяр башкача килмәде. Бу вакыйгадан соң хайран вакыт үтте. Гөлшат та, тыгыз эшенә бирелеп, кыз турында онытты.

Эш көне бүген дә гадәттәгечә башланды. Кемдер туа, кемдер үлә. Кемдер гаилә корырга тели. Кемдер аерыла. Шуларның барысын да, кәгазьгә теркәп, архивка тапшырырга кирәк. ЗАГС хезмәткәрләре гел туй-бәйрәм эчендә кайнаган сыман күренсә дә, бу алай түгел. Эштә күбрәк кәгазь эше. Гөлшатка кабул итү бүлмәсенә яшь бала күтәргән бер матур пар килеп керде.

- Апа, хәерле көн. Сез безне таныйсызмы? Без кайчандыр гариза биргән идек - мин аны кире алдым.

Күзләренә кәнагать елмаю кунган Гөлшат ир-егет кулындагы кызыл бантлы җәймәгә төрелгән төенчеккә ымлады: "Кызыгыз туды, димәк? Котлыйм! Котлыйм!"

- Әйе, апа. Безгә балабызның тууын теркәргә кирәк.

Аның артында басып торган яшь ир өстәде:

- ... һәм гариза...

Ире өйләнешү турындагы гариза кәгазен тутырганда, Илсөяр, нәни кызының битенә япкан челтәрне күтәреп, кызчыгын Гөлшатка күрсәтте дә, бер-ике сүз белән генә егетенең теге вакыт юл һәлакәтенә очрап, хастаханәдә озак вакыт ятуын, үзенең аны барып эзләп табуын сөйләде.

... ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренә еш кына матур-матур чәчәкләр бүләк итәләр. Менә бүген дә Гөлшатның өстәлендә Илсөяр белән Мәҗит калдырган ал розалар гөлләмәсе тора. Монда хезмәт иткән кеше өчен гадәти күренеш кебек. Тик Гөлшат белә, бу чәчәкләр башка гөлләмәләрдән бик тә, бик тә аерыла. Ул үзе генә белә - бу чәчәкләрнең бәһасы икенче...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading