16+

Бездә дә булган икән бит матур кызлар һәм хатыннар. Күрмәгәнбез генә...

Безнең электр подстанциясенә яңа сәркатиб кыз эшкә урнашты. Чибәрнең дә чибәре иде әлеге туташ. Аның безгә килүе кырмыска оясын таяк тыгып болгатуга тиң булды. Коллективтагы 100 кешенең бишесендә “коронавирус ачыкланды” дигән хәбәргә дә моның кадәр тыз-быз килмәгән идек. Сәркатиб кызның йөзе янып торган лампочкалардай балкый.

Бездә дә булган икән бит матур кызлар һәм хатыннар. Күрмәгәнбез генә...

Безнең электр подстанциясенә яңа сәркатиб кыз эшкә урнашты. Чибәрнең дә чибәре иде әлеге туташ. Аның безгә килүе кырмыска оясын таяк тыгып болгатуга тиң булды. Коллективтагы 100 кешенең бишесендә “коронавирус ачыкланды” дигән хәбәргә дә моның кадәр тыз-быз килмәгән идек. Сәркатиб кызның йөзе янып торган лампочкалардай балкый.

Көлеп җибәргән чакларында күзләре, трансформатордагы кыска ялганышлардан килеп чыккан очкыннардай, нур чәчә. Тыгыз күкрәкләре янәшә урнаштырылган электр кабызгычлары диярсең. Зифа гәүдәсе электр җиһазлары беркетелгән багана инде, мәгәр. Электромонтер булып эшләвем галәмәте: шул озын буйлы кызга баскыч сөяп, электр кабызгычларына баскалыйсы, розеткасына штепсель тыгып карыйсы килә. Андый теләк башка электрчыларда да туган икән. Сәркатиб кыз: “Минем розетка алтыннан ясалган евроштепсель өчен генә. Әллә кайчангы, күгәреп-какшап беткән сәвит штепсельләре кирәк түгел”, – дип әйтеп әйткән ди. Бу таләптән соң, электромантерларның сөмсерләре коелды, кәефләре төште. Совет заманында туганнар каян алсын инде алар алтын евроштепсельне? Булганына шөкер кыласың. Евроштепсельгә зрә кызыга ул, сәвит стандартларындагы штепсельләр дә бик яхшы эшли. 

Сәркатиб туташның йөрешләре җилдә тулганган электр чыбыклары кебек. Атламый, гүя тимераякта шуучы спортчы кызларыбыз шикелле рәсем ясый. Арт шәрифе сырлы-сырлы электр җылыткычын хәтерләтә. Сахара чүлендәге ком өемнәре кебек түгәрәк әле җитмәсә. Аның арт шәрифенә күз төшүгә үк тән кызыша башлый, җәйге челләдәге кебек өстәге бар киемне салып ташлыйсы килә. Атлап барганда арт шәрифе ярымшарларының күл дулкыннарындагы калкавыч сыман тибрәлүе шайтан таягыдай күңелгә кага. 

Коллективтагы хатын-кызларның да тынычлыгын качырды яңа сәркатиб. Кайбер кыз-катыннарыбыз җыелышып, чыш-пыш килә башлады. Сәркатиб кыз эшкә, кулдан әмәлләнгән электр җылыткычыннан кузгалган янгында, өйдән киенеп тә бетмичә чыгып йөгергән кеше шикелле, ярымшәрә килә, имеш. Ике тарифлы электр хисаплагычы шикелле акча санарга гына тора, бик саран, имеш. Директор кушкан бурычларны хәрбиләрчә төгәллектә бүлекләргә кереп әйтүен дә, кыска итәкләреннән сузылган озын аякларын да ошатмаган безнең хатын-кызлар. “Чапалак”, – дип, яратмыйча кушамат тактылар үзенә.

Табигать-Анабыз сәркатиб кызга озын һәм төз аякларны бирсә дә биргән инде, әй! Телевизорның өй эче антеннасы диярсең, билләһи. Аның аякларын өскә күтәртеп диварга сөяп куйсаң, иң түбәндәге җирлеккә урнашкан авылдагы телевизор да бернинди приставкасыз күрсәтер иде, мәгәр. Ир-атлар телевизорны кабызып та тормас иде, мөгаен. Шул аякларга хозурланып утырып, татлы йокыга талыр иде. Төнге йокылары качыр иде, бәлки.

Сәркатиб кызның файдасы да тиде, подстанциядә эшләүче кайбер хатын-кызлар чәч-битләрен бизәп, киенеп-ясанып йөрергә кереште. Бактың исә, бездә дә булган икән бит матур кызлар һәм хатыннар. Ияләшкәч, күрмәгәнбез генә.

Эх, дөньясы! Сәркатиб кызыбыз бер айдан министрлыкка эшкә күчте. Аяз көнне Кояш тотылган кебек караңгы хәбәр булды бу. Электрчы ир-атлар күңел хәсрәтләрен гаражга качып, берәр чәркә түнтәреп басты. Җитәкчелек белми каламы соң инде эштәге яшертен хәлне? Директор да бер коньяк күтәреп килеп керде. “Яшәртепләр җибәргән иде яңа сәркатиб кыз”, – дип, еламый гына бичара. Хатын-кызларыбыз, шатлыкларыннан, торт алып кереп, гөрләшеп чәй эчкән ди. 
Хәзер гүзәл туташыбыз министрлыкта бездәгедән дә зуррак ыгы-зыгы куптаргандыр инде. Анда бит килде-китте генә кешеләр эшләми. Бер югарыга күтәрелгәч, сәркатиб кызыбыз соры көннәребезне ямьләндерергә, көндәшлек тудырырга кире подстанциябезгә кайтмас шул инде. Бездән теләк: хәерле юллар аңа, кайда гына эшләсә дә, тирә-юньгә 100 Вт  лампочкадай яктылык бөркеп торсын.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X