16+

Гүзәл Хәбибуллина «Нурлыгөл» (хикәянең икенче өлеше)

Кышны авылның бер ялгыз карчыгы йортында чыга алар. Яз җитүгә, ике нәни кызчыгын, әле җиде яше дә тулмаган Җәмилгә калдырып, колхоз эшенә чыга Нурлыгөл.

Гүзәл Хәбибуллина «Нурлыгөл» (хикәянең икенче өлеше)

Кышны авылның бер ялгыз карчыгы йортында чыга алар. Яз җитүгә, ике нәни кызчыгын, әле җиде яше дә тулмаган Җәмилгә калдырып, колхоз эшенә чыга Нурлыгөл.

Балалары ятимлек, мохтаҗлык ачысын тоймасын дип, көнне-төнгә ялгап, ару-талуны белми тир түгә ул. Колхозда сыер сава, бозаулар карый, җәен кояш белән бергә торып, ярылып беткән куллары белән печән чабып, акча юнәлтә, кыш чыгарлык утын әзерли.

 Еллар үтеп, кул арасына керә башлаган балалары әниләренә бар эштә дә кулларыннан килгәнчә булышалар. Өч баласын да уңган, тәртипле, кешеләрне хөрмәт итә торган, туган җанлы итеп тәрбияли Нурлыгөл. Уңганлыгы, булганлыгы, сабырлыгы белән дан тоткан ханымга сүз катып караучы ир-атлар да булмый түгел. Ләкин Нурлыгөл аларның сүзләрен колагына да элми. Аның күңелендә күрше авылда яшәүче сабакташы Васыйлга карата ниндидер аңлатып булмаслык җылы хисләр бөреләнгән иде бугай. Инде шактый еллар элек хатыны үлеп, ике кызы белән тол калган ир белән кушылырга да ризалык бирә Нурлыгөл. Тик менә балаларына сүз катарга гына кыенсынып йөри. Беркөн, бар тәвәкәллеген җыеп, барысы да чәй табыны артына җыелгач, әкрен генә сүз башлый: 

- Балалар, минем сезгә әйтәсе мөһим бер сүзем бар. Ничек кабул итәрсез, белмим. Мин кияүгә чыгарга карар иттем, - дип кыска тота ул сүзен. Әниләренең әлеге сүзләреннән соң, инде буй җиткән Җәмил белән Җәмилә күзләрен шарландырып, бер-берсенә карашып ала. Аннан, Җәмил урыныннан тора да да, әкрен генә Нурлыгөлнең иңбашларыннан кочып:

 - Әни, ныклап уйладыңмы соң син? Чыннан да, кирәкме соң ул сиңа? Беренчесе алкаш иде, икенчесе бөтенләй кабәхат булып чыкты. Монысының алардан артык җире бар микән? – дип сүз башлый ул. Әнисенең уйчан күзләренә карап тора да: “Ни генә хәл итсәң дә, мин һәрчак синең яклы, әни”, - дип өсти.
 -Мин риза түгел. Әгәр дә кияүгә чыгасың икән, мин сиңа үлгәнче “әни” дип әйтмәячәкмен, - дип каршы төшә Җәмилә.

Олы кызының әлеге сүзләре тормышын хәл итә дә куя Нурлыгөлнең. Васыйл да, башка ир-атлар да башка күренми Нурлыгөл янында. Эх!..Хәзерге акыллары булсамы Җәмиләнең?! Шундый сүзләр әйтер идеме соң ул әнисенә? Киресенчә, хуплар иде генә ул әнисенең әлеге адымын. Үзе әни булып, тол калгач кына аңлады ул сыңар канат булып, тормыш арбасын тартып баруның ничек авыр икәнлекләрен. Ире Тәбрис үлеп, мул тормышта калып та, ике баласын кеше итүе, ай-һай, авыр Җәмиләгә. Ярый әле абыйсы белән сеңлесе һәрчак ярдәм итеп торалар. Әнисенең ул елларда ярдәм кулы сузучы түгел, “хәлең ничек, Нурлыгөл?” – дип сораучысы да булмады. Киресенчә, һәркем төрледән-төрле нахак сүз ишеттереп, йөрәген телгәләде, сынып, сыгылуын көтте. Ә Нурлыгөл тимер кебек нык хатын иде. Аны көнче телләрнең сүзләре сындыра алмады. Халык алдында да, балалары алдында да, Ходай каршында да аның намусы чиста иде.

Көнне-төнгә ялгап эшләде, өч баласын укытып, олы тормыш юлына озатты Нурлыгөл. Җәмиле әнә зур табиб булды. Җәмиләсе - укытучы, Назлыгөле хисапчы һөнәрен үзләштерде. Көнне-төнне, эссене-суыкны белми көч түккән еллар үзенекен итте: 60 яше тулар-тулмас аяк-куллары хәрәкәтләнми башлады Нурлыгөлнең. Аннан әкренләп бөтенләй урын өстенә ятты. Табиблар: “Аяк-кулларга бик нык салкын тигән, бер ни эшләп булмый”, - диделәр. Аптыраган-йөдәгән балалары Нурлыгөлгә бер ни әйтмәделәр. Ләкин Нурлыгөл бит юләр түгел: ул хәленең уңай якка үзгәрмәячәген белә. Балаларына мәшәкать өстәп, алар өстендә яшисе килми аның. Һәр көн Ходайдан аз хаста, хәерле үлем тели ул.

Бер ай бер баласында, икенче айны - икенчесендә, өченче айны өченчесендә яшәде. Юк, әниләрен тәрбиялисе килмәү галәмәте түгел иде бу, киресенчә, һәрберсе Нурлыгөлне бик ярата, кадерли, һәрберсе әниләрен үзләрендә генә яшәвен тели иде. Изге күңелле, шәфкатьле әниләре белән горурланып яшиләр алар.

 ...Институтның III нче курсын тәмамлагач, әнисенә бераз җиңелрәк булыр, дип, эшкә урнашты Җәмил. Зарланмады, уфтанмады, хәтта әнисенә дә белгертмәде. Институтны тәмамлауга, курсташы Зәлидә белән гаилә корып җибәрде. Сөйгәнен бер тапкыр әнисе белән таныштырырга алып кайтканда бераз кыенсынды Җәмил. Шәһәр мөхитендә үскән кызны әнисе ошатыр микән, әллә, авыл тормышын белгән башка берәүне таба алмадыңмени, диеп, ризасызлык белдерерме? Кайткан көнне үк, кабартмалар пешереп, өйдәгеләрне сыйламакчы булды Зәлидә. Бар тырышлыгын куеп пешергән кабартмалары уңмады: кайсының эче пешми калды, кайсы артык пешеп, ярылып китте.

 -Ай-яй, май исе фермага кадәр җитте. Шуңар йөгерә-йөгерә кайттым, - диеп сүз башлады Нурлыгөл керә-керешкә үк.
 -И-и-и..., исе киләдер дә килүен, тик уңмады бит кабартмаларым, Нурлыгөл апа, - диеп, кабартмаларын уңайсызланып кына өстәлгә китереп куйды Зәлидә. Оялуыннан күзләренә яшьләр килде хәтта. Чәй өстәле артына утыргач, кабартмаларны бик яратып ашады Нурлыгөл. Аннан, бисмилласын әйтеп, табын яныннан купты да:

 -Бик зур рәхмәт, кызым. Бик тәмле булган ризыкларың. Улым өчен җаным тыныч хәзер. Балам, уңган кызга тап булгансың. Бер-берегезнең кадерен белегез, - диеп, янәдән эшенә китте. Шушы сүзләре өчендерме, Зәлидә гомере буе үз әнисе кебек якын күреп яратты Нурлыгөлне. Ә Җәмил әнисенә үзе өчен генә түгел, хатынының кимчелекле якларын күрмәмешкә салышып, барлык хатын-кыз эшенә өйрәткәне өчен рәхмәт укып яшәде. Әле хәзер дә һаман атна саен диярлек әниләре каберенә кайтып, зират кылып гомер итәләр.

 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading