16+

Айгөл Бариева: “Һәр кеше дингә үз юлы белән килә”

Татарстанның халык артисты Айгөл Бариева белән еш күрешеп торсак та, газета укучылары өчен җылы әңгәмә әзерләргә җае чыкмады.

Айгөл Бариева: “Һәр кеше дингә үз юлы белән килә”

Татарстанның халык артисты Айгөл Бариева белән еш күрешеп торсак та, газета укучылары өчен җылы әңгәмә әзерләргә җае чыкмады.

Әмма җырчының дин юлына килүе, бүгенге яшәеше турында һичшиксез сөйлисе килде. Һәм бу ниятне кичекмәстән тормышка ашырдым.

-    Айгөл, беренчедән, сине Татарстанның халык артисты исеменә лаек булуың белән ихластан тәбрик итәм һәм иҗат юлыңда тагын да зур уңышлар, яңа үрләр телим. Гомумән, быел синең өчен матур вакыйгаларга бай ел.
-    Әлхәмдүллиләһ, бик зур рәхмәт. Исем алу турындагы яңалыкка әле дә ышанып булмый. Бу – зур сөенеч һәм шул ук вакытта зур җаваплылык. Мине бу исемгә лаек дип тапкан һәркемгә һәм Аллаһы Тәгаләмә чиксез рәхмәт. Чынлап та, бу ел - мөһим вакыйгалар елы. Билгеле булганча, август аенда миңа 50 яшь тулачак, Аллаһы боерса. Шушы уңайдан юбилей кичәсе үткәрергә җыенам. Артист халкы концерт көнен билгеләүгә, шуңа әзерләнә башлый. Минем дә бөтен уйлар, планнар концерт белән бәйле. Якынлашкан саен ныграк дулкынланам, борчылам. Гомрәдән кайтуга, сәхнә киемнәрен үзгәртеп, яңаларын тектердем. Концертта яңа образлар, яңа җырлар булачак. Алай гына да түгел, бик күп тамашачыга таныш булган хитларым, яраткан җырлары яңгыраячак.

-    Гомрәгә барырга хыяллануыңны белә идем. Ә ни өчен нәкъ менә быел анда барырга булдың?
-    Ике ел элек үк Линар белән Гомрәгә барырга планлаштырган идек. Ләкин анда Рамил хәзрәт Юнысов җитәкчелегендәге төркем белән барырга теләдек, чөнки без - күптәнге дуслар, һәр ашка бары тик аны чакырам. Линар мәрхүм булган елны март аенда аш үткәрдем, шунда Рамил хәзрәттән Гомрә турында сораштырган идек. Кызганыч, Линар белән бергә барырга насыйп булмады. Шул елдан бирле Рамил хәзрәтнең Гомрәгә баруын көттем. Аллаһка шөкер, бу хыялым тормышка ашты.

-    Анда бару өчен махсус әзерлек кирәкме? 
-    Иң мөһиме – ният белән теләк. Әлбәттә, әзерлек тә кирәк. Күп кеше сәбәп табып бармый. Мәсәлән, намаз укый белмим, шуңа бармыйм, диләр. Андый сәбәпләр булырга тиеш түгел. Намаз укый белмәгәннәр шунда баргач, намаз укырга өйрәнә. Тагын бер әһәмиятле ягы – финанс яктан мөмкинлек булу, чөнки бурычка акча алып, Гомрәгә барырга ярамый. Коръәндә дә шулай язылган: мөмкинлеге булган кеше генә Хаҗга барырга тиеш. Әгәр ниятләсәң, акчасы килеп чыга. Булышырлык кешеләре булмаган өлкән кешеләр пенсия акчасын җыеп Хаҗ кыла. Бер апа җәй көне җиләкләр, үләннәр сатып җыйган акчага Гомрәгә барган. Ният кылсаң, Аллаһы Тәгалә юлларын үзе ача. Гомрә кылу – сөннәт ул, мәҗбүри түгел, ә менә олы Хаҗ – фарыз. Исламда биш фарыз бар: шаһәдәт, намаз уку, зәкәт, ураза тоту һәм Хаҗга бару. Миңа да олы Хаҗга барырга насыйп булсын иде. 

-    Гомрәдә яки олы Хаҗда үлгән кеше җәннәткә эләгә, дип ишеткәнем бар.
-    Нәкъ шулай. Анда үлгән кеше - иң бәхетле кешеләрнең берсе. Хаҗ кылганда үлгән кеше өчен шунда барган һәр мөселман дога кыла. Уйлап кына кара, ул кеше өчен көн саен ничә кеше тарафыннан дога кылына. Анда барып үләргә хыялланган кешеләр аз түгел. Хаҗга баручылар арасында өлкән яшьтәге кешеләр күп. Анда үлгән кешене шунда җирлиләр. Шуны әйтергә кирәк, үлгән кешегә зиратның кайда булуы, нинди кабер ташы куелуы мөһим түгел. Аңа бары тик дога гына кирәк, дога - аның өчен ризык. Шуңа күрә мәрхүмнәр өчен көненә, ким дигәндә, биш тапкыр дога кылабыз.

-    Син элек тә намаз укый идең, шуңа күрә дингә килүең кинәт булмады кебек. Ә шулай да ни өчен тулысынча намазга басарга булдың?
-    33 яшьтә намазга бастым, моның билгеле бер сәбәпләре бар иде. Рәшидә Исхакыйның китабы буенча өйрәнеп, үз теләгем белән намазга бастым. Дөрес, ул вакытта биш вакыт намаз укымадым. Янәсе, гастрольләр комачаулый. Хәзерге күзлектән карыйм да, моның бер сәбәп кенә булуын аңлыйм. Теләге булган кеше - мөмкинлек, теләге булмаганы – сәбәп эзли. Мәккәдә Әлхарәм дигән мәчет бар. Шушы мәчеттә укылган бер намаз йөз мең намазны алыштыра. Ягъни бу мәчеттә намаз укысаң, элек укый алмаган намазларың каплана. Ләкин киләчәктә биш вакыт намазны уку шарты белән. Һәр укымаган намаз өчен җавап тотасы булачак. Хәзер инде намаз уку – минем өчен беренче урында. 

-    Синең турында ире вафатыннан соң, ялгызлыкка түзә алмагач, дингә баскан дип тә әйттеләр...
-    Алай түгел. Линар белән Гомрәгә барган булсак та, аннан кайткач яулык кияр идем. Һәр кеше дингә үз юлы белән килә. Мин моңа кечкенәдән килдем, мәктәп елларыннан ук ураза тотам. Әтиемнең әтисенең әнисе абыстай булган, әнием ягыннан дәү әти мулла иде. Ике як Дәү әти-Дәү әниләрем намаз укыды, мин моны күреп үстем, бу безнең нәселдән килә.

-    Син һәрвакыт хәрәкәттә, намаз вакытында төрле җирдә булырга мөмкинсең. Андый вакытта нишлисең?
-       Намаз вакыты билгеле бит инде ул. Шул вакытка таянып көнемне планлаштырам. Концерт вакытында да җае чыга, Аллаһка шөкер. Хәзер дин ягыннан Татарстан бик нык алга китте, намаз укырга теләгән кешегә мөмкинлекләр күп. Кафеда, кибетләрдә намаз уку бүлмәләре бар. Теләк кенә булсын.

Дәвамы бар

Язмага реакция белдерегез

23

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дингэ килуенне ботен доньяга кычкырмыйлар инде

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гафу иттегез мин бэр кэшене эйрэтмим белгенемне гэне эйттэм алка курэнерге тиеш тугэл

      Мөһим

      loading