16+

Кадерлем

17.30 Егет: - Алло, сәлам. Кич нишлисең? Кыз: - Белмим әле. Ә нәрсә? Егет: - Шашлыкка чакыралар. Барасыңмы? Кыз: - О, әлбәттә! Барам. Ничәдә? Егет: - Тугызда анда булырга кирәк. Кыз: - Яхшы. Сигездән соң мин яр буе урамында булам, шалтыратышырбыз. 20.25 Егет: - Син яр буе урамындамы? Кыз: -...

Кадерлем

17.30 Егет: - Алло, сәлам. Кич нишлисең? Кыз: - Белмим әле. Ә нәрсә? Егет: - Шашлыкка чакыралар. Барасыңмы? Кыз: - О, әлбәттә! Барам. Ничәдә? Егет: - Тугызда анда булырга кирәк. Кыз: - Яхшы. Сигездән соң мин яр буе урамында булам, шалтыратышырбыз. 20.25 Егет: - Син яр буе урамындамы? Кыз: -...

17.30
Егет: - Алло, сәлам. Кич нишлисең?
Кыз: - Белмим әле. Ә нәрсә?
Егет: - Шашлыкка чакыралар. Барасыңмы?
Кыз: - О, әлбәттә! Барам. Ничәдә?
Егет: - Тугызда анда булырга кирәк.
Кыз: - Яхшы. Сигездән соң мин яр буе урамында булам, шалтыратышырбыз.

20.25
Егет: - Син яр буе урамындамы?
Кыз: - Әйе. Аз гына буш түгел.
Егет: - Нәрсә?
Кыз: - Ахирәтемне очраттым. Кафега кердек. әйдә, берәр ун минуттан шалтырат.

20.41
Егет: - Алло, ну ничек анда?
Кыз: - Әйбәт, хәзер барабыз. Әле монда ахирәтем белән кофе эчәбез. Кил әйдә.
Егет: - Ничек «хәзер барабыз»?
Кыз: - Ну, яхшы. Аны өендә калдырырбыз, юл уңаенда яши ул. Ой, ә без монда десертка да заказ биргәнбез икән. Әйдә, син бер унбиш минуттан кил, ярыймы.
Егет: - Яхшы. (Өенә кайта.)

21.22
(Ул үзенекен ишегалдына куя да дустының машинасына утыра, шәһәр читенә баралар.)
Кыз: - Алло, син көтәсеңме әле?
Егет: - Әйе.
Кыз: - Без тагын чүт кенә утырабыз инде. Ликерга заказ биргән идек. Без бит ахирәтем белән атнага якын күрешмәгәнбез икән.
Егет: - Ярый, бик яхшы.

22.05
(Ул инде шактый майланган, шашлык ясыйлар.)
Кыз: - Сәлам! Ә монда шундый рәхәт. Без тагын ликер алдык. Тик кыйбатрак ул монда.
Егет: - Ярый, син борчылма.
Кыз: - Алайса без тагын десерт алабыз әле.
Егет: - Яхшы, яхшы... Мин монда машинада көтеп утырам.

22.45
(Дуслары янында. Шашлык ашыйлар. )
Кыз: - Алло, мин монда тагын бер ахирәтемне очраттым әле. Ул егете белән. Без аларны өйләренә илтеп куя алабызмы?
Егет: - Әйе, куябыз.

23.25
Кыз: - Алло, без кайтырга җыенабыз. Син кайда әле?
Егет: - Яхшы, хәзер килеп җитәм.
Кыз: - Безнең акча җитми.
Егет: - Яхшы. Күпме кирәк?
Кыз: - Алты мең сигез йөз.
Егет: - Ярый, көтегез.

23.50
Кыз: - Алло! Син кайда соң ул?
Егет: - Дустымны очраттым. Аз гына сөйләшеп аласы бар. Әйдә, син бер ун минуттан шалтырат.

00.01
Кыз: - Алло! Син кайда ул, ә?!. Монда бөтен официант җыелды безнең янга.
Егет: - Ой, гафу ит инде... Бүген килеп булмас, бүген дустымның этен прогулкага алып чыгасы бар, ә ул шәһәрнең бөтенләй теге ягында яши. Ярый, сау бул. Тыныч төннәр. Үбәм, кадерлем.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading