Кыз бөтен тәнен өтеп алган авыртудан, ачыргаланып кычкырды да, кулы белән эчен тотып хәрәкәтсез калды. Үтерү-сую турында алдан килешенмәгәнлектән, Барби белән Моряк та чарасыз иде бу мизгелдә. Алар инде идәнгә чүгәләгән корбаннарына карап, артка чигенде һәм ишектән чыгып югалды. Дәшми-тынмый гына Чегән дә иптәшләренә иярде.
Ләйсән хәле качкан аякларына көчкә басып, китап шүрлегенә куелган телефонны алырга теләде. Телефонны бик ансат кына ала иде бит ул, югыйсә. Ә бу юлы куллары җитми, сул кулын дивардан ычкындырса – егыла башлый, уң кулын эченнән алса – кан ургый. Шулай да тәвәккәлләп, уң кулын шүрлеккә сузды, әмма ул арада ярылган эченнән эчәгеләре тышка бүселергә кереште. Яраланган сылу күз аллары томаланып чайкалып китте, егылмас өчен янәшәдәге көзгенең читләренә ябышты.
– Көзге-көзгекәем, үтерделәр бит мине, үтерделәр! – дип сулкылдады кыз. Аның җаны чыга барган гәүдәсе көзгегә сыланып идәнгә шуышты, ә көзге пыяласына кан-яшь ябыша, чыккан җан йотыла барды.
Комментарийлар
0
0
Ник ахырына кадэр язмыйлардыр инде
0
0
0
0
Кайчан Дэва мы була, нигэ ахырына кадэр язмыйсыз
0
0