Ул яңа ел бәйрәме исенә төшкән саен тәннәре чемердәп китә Зәринәнең. Әйтерсең егерме ел үтмәгән дә.
Яңа ел бәйрәме якынлашкан саен бәгырь түренә салкын йөгерә. Шул Яңа ел киче булмаса, бәлки аның тормышы башка эздән киткән булыр иде. Хәер...
Иптәш кызлары белән бергә Зәринә дә бәйрәм табыны әзерләде. Төрле-төрле салатлар ясадылар, өйне бизәделәр, тәм-томнар пешерделәр. Зәринәләр Яңа елны берничә ел рәттән дус-ишләре белән бергә каршылый. Һәрберсе үзенең ярын-парын табын түренә дәшә. Зәринә дә сөйгәне Фидәрис белән каршыларга җыена. Алар мәктәп елларыннан ук очраша. Икесе ике шәһәргә укырга киткәч, аралар ерагайса да, ике йөрәк арасы якынайды гына. Укуны тәмамлагач, гаилә кору нияте белән янып йөриләр.
Өстәл әзерләгәч кызлар өйләренә таралышты. Яңа ел табынына утырганчы яшьләр бал-маскарадка чыгалар, аннан соң гына җыелышалар иде. Зәринә иң матур күлмәген киде, бит урталарына сизелер-сизелмәс кенә кершән тидереп алды. Көзгедәге битләре алсуланып, күзләре бәхеттән янып торган кызга күз кысып алды да, клубка бәйрәм тамашасына йөгерде.
Иптәш кызы белән уртадагы рәттәге урыннарга килеп утырдылар. Күзләре исә кайчан клубка килеп керер икән дип, Фидәрисен көтте. Әмма Фидәрис бал-маскарадка килмәде. Фидәрис табын янына җыелышкан яшьләр арасында да юк иде.
Сәгать телләре уникене сугарга санаулы гына минутлар калып барганда, ишектә сөйгәне күренде. Үзе генә түгел – сыйныфташы Ләйсәнне җитәкләгән! Әллә эчкән дә инде... Хәмерле эчемлекләрне авызына да алмый торган Фидәрис чынлап та исерек иде! Зәринә янына килү түгел, күтәрелеп тә карамады. Кызның алсу битләре буйлап ирексездән кайнар күз яшьләре тәгәрәп төште. Ул кеше күрә күрмәсен дип йөгереп чыгып битен юды. Зәринәнең дус кызы Алсу егеттән: “Нишлисең син, Фидәрис?” дип сорагач, Фидәрис: “Шулай кирәк!” дип җавап бирде...
Хәзер Зәринә ир хатыны, тормышы җайланган, берсеннән-берсе тәмле җимешләре үсеп килә. Фидәрис тә өйләнгән, хәләл җефетен күргән кешеләр бигрәк Зәринәгә охшаган диләр, алар да өч сабый үстерәләр. Авылга кайткан саен өйләре яныннан узганда, күрмәмме дип каерылып-каерылып карый Зәринә. Теге Яңа ел бәйрәмендә ни өчен шулай кылануын байтак еллар аңлый алмады ул...
Яңа ел алдыннан кар көрәп яткан егет янына колхоз рәисе машинасы килеп туктый. Көрәген ташлап, бияләйләрен салып күрешергә дип машина янына килә егет, әмма күтәрелгән кулы һавада эленеп кала – сәламен алмый рәис. “Минем кыз янында йөрисе булма, малай актыгы! Яучы итеп Алла Пугачеваның үзен алып килсәң дә сиңа бердәнбер кызымны бирәсем юк! Тагын бер Зәринә янында буталып йөргәнеңне күрсәм, әниеңне эштән куам, бүтән бер җирдә эшли алмаслык итәм, туганнарыңны авылда яшәрлеген калдырмыйм!” – дип яный ата кеше. Балаларның очрашып йөрүләреннән хәбәрдар булса да, үпкән-кочкан – җилгә очкан, диебрәк йөргән иде башта. Фидәриснең Зәринәгә өйләнәм дигән нияте барлыгын җиткергәннәр икән.
Фидәрис – гаиләдә өлкән бала. Аның мәктәптә укып йөри торган энесе һәм сеңелесе бар. Әтисе вафат булгач, әниләре аларны аякка бастыру өчен ялгызы тырыша. Балаларын кеше итү өчен көченнән килгәнен дә, килмәгәнен дә эшли. Аңлый Фидәрис әнисенә бик авыр булуын, ничек аңламасын?! Туганнарын, газиз әнкәсен авыр хәлдә калдырып үз бәхетен генә кайгыртуны дөрес түгел дип таба ул.
...Тормыш исә һәр нәрсәне үз җаена сала, бер-берсен өзелеп сөйгән парлар кавышмый калды дип тормый, тормыш елгасы әкрен генә ага да ага, яңа еллар бер-берсен алыштыруын дәвам итә.
Ландыш Тимерова
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар