16+

Юк, юк, ул татар кызы түгел. Аның татар кызы булуы мөмкин түгел!

Мин, кая гына барсам да, таныш булмаган юлдашларымны күзәтергә яратам.

Юк, юк, ул татар кызы түгел. Аның татар кызы булуы мөмкин түгел!

Мин, кая гына барсам да, таныш булмаган юлдашларымны күзәтергә яратам.

Кайвакыт шулкадәр бирелеп китәм ки, кешенең тышкы кыяфәтеннән, үз-үзен тотышыннан чыгып, аның тормышын фаразлый башлыйм.
Казан вокзалында поезд көткәндә күзем билет кассаларыннан бераз читтәрәк басып торучы кызга төште. Джинсы чалбардан, өстендә килешле ак блузка кигән бу кыз искиткеч чибәр иде. Дулкынланып, муенына кадәр төшеп торган чәчле, артык калын да, нечкә дә булмаган сызылып киткән кашлы, бер күз сирпеп алуы белән үк егетләрне аяктан егарлык куе керфекле, коңгырт күзле, матур гына булып күпереп торган иренле бу кызны Аллаһы Тәгалә шулкадәр камил итеп яралткан ки, аңа карап туеп булмас төсле. Ирексездән, "безнең татар кызлары бигрәк матур шул инде" дигән уй килде башка. Минем аны башка милләт баласы итеп күрәсем килмәде. Үзебезнеке!

Аның горур гәүдәсе, нәзәкатьле хәрәкәтләре кызның асыл заттан икәненә ишәрә ясый, кыйбатлы кул сумкасы өстендә биегән бармаклары шулкадәр нәфис. Мин бу бармакларны пионино клавишлары өстендә итеп күз алдына китердем.
"Бу кызның артыннан йөрүче егетләр бик күптер" дип уйлап та бетермәдем, бер егет аның янына килеп тә басты. Кыз шатланып елмайды, бит очлары батып китте, ул тагын да матур күренде.

Егете алай чибәр димәс идем. Җирән чәчле бер нәрсә шунда. Ярар инде, бер матурга бер ямьсез дигәндәй, яхшы кеше генә була күрсен. Әнә бит кызга ничек яратып карый.

Егет кулын кесәсенә тыкты да, аннан кыйбатлы тәмәке кабы чыгарды, ашыкмый гына берсен алып кызга сузды. Йә, Аллам! Кыз тәмәкене әле генә мин сокланып торган нәфис бармаклары арасына кыстырып, егет сузган кабызгычтан ут үрләтте дә, тирән итеп эчкә суырды. Озак та үтми, тәҗрибәле тәмәкечеләр сыман авызыннан куе төтен өреп чыгарды.

Мин бер мәл тын ала алмый тордым, бу күренеш минем сулышны буды.
Авызыннан ыргылган ак төтен эчендәге кыз тоныкланып калды. Әйтерсең калейдоскоп пыялалары баштагы матурлыкны таратып юкка чыгарды, әлеге кыз урынына шыксыз икенче сурәт пәйда булды.

Юк, юк, ул татар кызы түгел. Аның татар кызы булуы мөмкин түгел! Татар кызы булмаса гына ярар иде.

Камәрия Вафина
Кукмара, Ядегәр


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading