16+

Кайтавазлар җавап бирмиләр... (хикәянең дәвамы. 4 өлеш)

Беркөнне авылда берьюлы ике йорт янды. Яше-карты шунда кайнашты. Ыгы-зыгыда уяулык югала. Менә шуннан файдаланып, Зөһрә карчык тагы кызны алып качкан!

Кайтавазлар җавап бирмиләр... (хикәянең дәвамы. 4 өлеш)

Беркөнне авылда берьюлы ике йорт янды. Яше-карты шунда кайнашты. Ыгы-зыгыда уяулык югала. Менә шуннан файдаланып, Зөһрә карчык тагы кызны алып качкан!

Хикәянең дәвамы. Башы сайтта.Кайтавазлар җавап бирмиләр... (хикәянең дәвамы. 3 өлеш)

...Бала дип тә бармыйм анда бүтән, дигән иде дә бит Гөлия. Тик әйтергә генә җиңел икән шул! Төннәрен саташып: “Әминә! Әминә!" – дип баласын эзләп йөри башлаган Гөлияне әти-әнисе үзләре үк Камчаткага озатып җибәрделәр.

Әй кыен да иде инде Фәритләр өенә яңадан кайтып керүләре! Тик балалар хакына барысына да түзәсең инде. Барысына да! Ирнең тагы кайттыңмы дигәндәй, тантаналы, мыскыллы карашларына да, каенананың чәнечкеле сүзләренә дә. Балаларының әни диюләрен ишетү барысын да оныттыра ләбаса. Камчаткага килгән төндә газаплы кичерешләрен оныттырырдай бик матур төш тә күрде әле ул. Кечкенә чагы имеш. Яңа гына намазлыгы өстеннән төшкән ап-ак оекбашлы, ак яулыклы әбисе кочаклап алды аны, теге доганы онытмадыңмы, мин сиңа өйрәткәнне, ди икән. Раббәнә догасынмы? Юк, онытмадым, әбием! Ә ничек дога кылырга?! Онытмадыңмы?! Ә ничек, әбием?! Бисмилләһне әйтәсең дә, Раббыңнан теләгәнеңне сорыйсың! Раббыңны онытма, сора, кызым, диде дә әби... югалды. Төшне яхшыга юрады Гөлия, чөнки анда аклык күп иде.

Әйе, бар шатлыгы балалары булды Гөлиянең! Югыйсә ун ел буена Фәрит төрмәсендә ничек түзәр иде ул?! Беркая, хәтта кибеткә дә чыгармады бит ул аны. Фәрит эштә чакта күптәнге танышы врач хатын өенә генә җыештырырга, ашарга пешерергә керүен дәвам итте. Ул ханым хәзер клиникада баш врач, Мәскәүдә Верховный советта депутат та иде.

Көннәрдән бер көнне икенче бер күрше хатын Гөлияне дә үзе белән эш эзләргә барырга күндерде: “Ярты гына көн эшлисе, ирең белмәс тә! Ә акчасын әйбәт кенә түлиләр”, – дип тә кызыктырды ул аны. Кызыкмас та иде, өйдә юньләп ашарга да юк. Ике бала бит, киемнәре дә кеше биргән, иске-москы. Ә Фәрит ул көнне иртәрәк кайткан! Әминәдән: “Анаң кайда?” – дип сораган. Кыз әйткән инде: “Күрше апа белән эш эзләргә киттеләр”, – дигән. Гөлиянең өйгә кайтып керүе булды, башына нәрсә беләндер суктылар. Күз аллары караңгыланып киткәнен хәтерли. Күзләрен ачса, караңгы баз эчендә! Хәлен җыеп баз капкачын әз генә күтәргән иде, күрә Фәрит бакчада тыз-быз йөгереп йөри. Менә ул җир казый башлады: “Мине үлгән дип белеп, күмеп куймакчы була” дигән уйдан зиһеннәре ачылып китте: тизрәк чыгып качарга кирәк! Әбисен күргән төше исенә төште: һәр уе догага әйләнде: Раббым, көч бир! Йә Аллаһ, ишекне тыштан бикләмәгән булсын инде!

Раббым! Балаларым өчен исән калдыр, гомерлеккә коткарсаң иде бу залим ирдән! Кеше кебек тынычлыкта яшәүләр бир, Раббым!" Күршесе – врач хатын бусагасына кереп егылганчы, гел дога пышылдады ул. Врач ханым яраларын бәйләде дә, депутат буларак, кайларгадыр телефоннан чылтыратты. Милиционерлар килеп, Фәритне алып киттеләр. 24 сәгать эчендә Камчаткадан китәргә тиеш иде ул. Бүтән кайтмаслыгы да билгеле иде: Камчатка – ябык зона, бер куылган кеше кире кайталмый. Догасы кабул булды: ирен ул бүтән гомере буена да күрмәде!
Ирен самолетка утыртып җибәрергә дип аэропортка барды шулай да. Бик елады инде: кайгыдан да елады, шатлыктан да...

Бу хәлләрдән соң нык үзгәрде Гөлия. Күңелсезләнеп, еламсырап йөрүләр бетте. Башын югары күтәрде, аркасы турайды. Күз карашында кыюлык, ышаныч чагылды. Үз-үзенә хуҗа иде ул хәзер, улы белән кызы өчен җаваплы иде. Улы киткәнче күп нәрсәне үзе генә хәл иткән Зөһрә карчык та аның карамагында иде.

Тирә-күрше кызыксынып күзәтте инде. Барысы да карчыкның кирәген бирә хәзер дип, Гөлиядән этлек көттеләр. Ә Гөлия сер бирмәскә булды. Балаларын да әбиләрен тыңларга, хөрмәт итәргә өйрәтте. Үзе дә элекечә “әни” диде. Ашыннан мәхрүм итмәде. Үзе шулай да каенана яныннан чыгып китү турында, йорт сатып алырга хыялланды. Гомер буе кыйналып, кимсенеп яшәгән бу йортта бик читен иде аңа. Тик кая инде! Кесәңдә акчаң юк, йорт турында хыяллан, имеш! Тик әбисе нәрсә диде, өметеңне өзмә, дога кылып, Раббыңнан сора диде! Бу сүзләрне истә тота Гөлия. Аны күптән түгел генә күршесе – врач ханым чакырып алды: тиздән 50 яше тула икән, мәҗлес ясамакчы. Табын әзерләргә булышуын сорады. Гөлия тырышты инде.

Юбилей иясенә үзеннән бүләк итеп чәкчәк, бавырсак кертте. Төн йокламаса йокламады, кирәкле ризыкларны бик авырлык белән юнәтсә дә (һаман да акча юклыгы инде!), бик тырышып гөбәдия дә пешерде ул! Берсе дә юкка булмаган бит: "Кунакларым, нәрсә бу, дия-дия күчтәнәчләреңне сыпырдылар гына! Обкомнан килгән зур кунакка гөбәдия бигрәк тә ошаган: гөбәдиягә өч заказ бирде. Тиздән аның да юбилее икән бит! Менә кирәк-ярак алсын, дип акча да калдырды”, – дип хатын зур гына суммадагы акчаны Гөлиянең учына салды. Гөлия олы кешенең ышанычын акларга тырышты. Гөбәдия муллыкны ярата дип, кортны да, йөземне, майны да мулдан салды.
 

Нәсимә Садыйк
Хикәянең дәвамы бар
Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading