Лилия Фәттахованың «Тишек» (Мөгаллим көндәлеге) дигән әсәреннән.
Беренче октябрь.
Исәнме, яңа дәфтәрем! Атнага бер көндәлек белән сөйләшеп алу гадәтен бозмас өчен исәнләшеп чыгам синең белән.
Әллә нинди көн булды бүген. Ыгы-зыгылы. Социаль педагог вазифасын да йөкләгәннән бирле, ыгы-зыгысыз көнем бармы икән минем? Шуңа җәелеп китеп язып торып булмас кебек. Аглая турында гына иде сүзем. Бишенчедә укучы ул кызның әнисен чакырткан идем мәктәпкә. Бала дәрескә әзерлексез йөри, өсте-башы шапшак, таркау, дуслары юк. Әнисен күргәч, күңелгә шулкадәр авыр булып калды. Әйтәләр ич: бер аягы белән кабердә инде, дип. Аның баскычтан сөйрәлеп менүен күрүгә нишләптер шул уй килгән иде, һаман да бимазалап тора. Кырыклар тирәсендәге хатын үзе, кыска кара чәчле, уртача буйлы, ябык. Матур дип тә, ямьсез дип тә әйтеп булмый – шактый таушалган. Иң тетрәндергәне – күзләре булды. Сүнгән күзләр. Кояшы сүнгән күзләр...
Тугызынчы октябрь.
Аглая белән сөйләштек бүген. Хәер, сөйләштек дип әйтергә яраса инде.
- Аглая үскәнем, синең яраткан дәресең нинди?
Ул башын иде.
- Табигать белеменнән укытучың мактап торды, сорауларга җавап бирәсең, ди. Табигатьне яратасың, шулаймы?
Ул ризалашкандай башын кагып куйды.
- Өйдә дәресләреңне әзерләшергә ярдәм итәләрме? Әниең дип әйтүем. Сез икәү генә яшисез бит...
Ул янә башын иде. Бөдрәләнеп торган коңгырт чәчләренең бигүк чиста булмавы күренә. Киемнәре дә энәдән төшкән диерлек түгел. Үзенә бер үзгә ис килә. Сыйныфташлары бәлки шуңа да читләшәдер аңардан. Бик күпләрендә булган шәп телефоны да юк, бер укытучы үзенең иске телефонын биргән дигәннәр иде.
- Кара әле, Аглая, - мин әнисе белән сөйләшүне искә төшердем. – Әниең авырый икән синең... Әгәр ул-бу булса...
Кыз зәңгәр күзләрен тутырып миңа карады. Күзләренә мизгел эчендә мөлдерәмә булып яшь тулды, иреннәре дерелди башлады.
- Гафу ит мине. Әлбәттә, тереләчәк әниең. Синең башка туганнарың бармы дип кенә сорыйсы идем, Аглая.
Кыз “юк” дигәнне аңлатып башын селкеде. Аның туу турындагы таныклыгында ата кеше урыны буш икәнен белә идем инде. Үзем дә юләр, таптым кемнән сорарга. Әнисе белән сөйләшәсе сүзләр иде ич болар.
- Әгәр әни үлсә... – аның уймак кадәр генә авызыннан пышылдап кына куркыныч сүзләр чыкты.
- Ул турыда уйлама, яме.
Инде мин эчтән генә үземнең юләрлегемне сүгеп алдым.
- Әни үлсә, мине детдомга җибәрәчәкләрме? – Зәңгәр күзләр томырылып миңа карап торалар. Курку, шом, чарасызлык. Ун яшьлек бала күзләрендә шулар чагылырга тиешмени? Үземнең биш яшьлек шук-наян улымның очкын чәчеп торган күзләрен искә төшердем. Аллага шөкер, баламның бала чагы уен-көлке белән үтә, балаларча.
- Ә минем белән яшәячәксеңме?
Ник бирдем мин бу сорауны – үзем дә аңламыйм. Кем тартып чыгарды аны минем авыздан?!
Аглая “әйе” дигәнне аңлатып баш какты.
Уналтынчы октябрь.
Кичә төнлә Аглаядан “әни үлде” дигән смс килеп төште. Мин тиз генә киендем дә алар торган йортка ыргылдым. Бездән әллә ни ерак та тормыйлар икән алар: бишенче йорт, беренче кат, уникенче фатир. Әлегә кадәр ничек яшәүләрен барып карарга вакыт таба алмаган идем. Ике смена укыт, өстәвенә социаль педагог, гаилә – ярылсаң гына...
Кыз язган адрес буенча фатирны тиз таптым.
Мине йозак урыны караеп торган, кыршылып беткән ишек каршы алды. Шул каралып торган тишекне күрү белән йөрәгемнең дөпелдәп тибүен үзем дә ишетә башладым. Ничек? Биксез ишекме бу? Йа Хода!
Мин инде мәетне алып киткәннәрдер дип уйлаган идем. Күрше-күлән бар бит, кем дә булса бу эшне эшләгәндер шикелле иде. Юк икән. Иң беренче күргән нәрсәм – пычрак урын-җир өстендә мин берничә атна элек күргән хатынның ап-ак йөзе һәм кара таплар белән бизәлгән түшәмгә карап катып калган ачык күзләре булды. Инде тулысынча сүнгән күзләр. Бөтен кыюлыгымны җигеп, ул күзләрне йомдырдым да ашыгыч ярдәмгә шалтыраттым. Аларның килүләре һәм башка мәрәкәләрне язып тормыйм. Ул үтмәс кебек тоелган бер сәгатьтән өлкән яшьтәге санитар ирнең: “Нигә шулкадәр ваемсыз бу хатын-кыз, ә? Җитмәсә, тагын бер бәхетсезен дә дөньяга тудырып калдырган бит” дигәне генә хәтергә уелып калды. Артсыз урындыкта бөрешеп утырган Аглаянең тавыш-тынсыз гына елавы читлеккә эләккән киекнең үз язмышы белән килешүен белдереп канатларын салындырып утыруы булып күренде. Ничек ул баланы биредә калдырасың? Авызын ыржайтып торган зур кара тишек артындамы?
Фатирга килеп керүгә күзгә ташланган хәерчелек, табиблар китеп, Аглая белән икәү генә калгач, тагын да ачыграк булып күренде. Юктан күбе юк иде анда. Кызга әйберләрен җыярга дигәч, аптырап карап торуын күргәч, үзем шкафларны актара башладым. Алып китердәй нәрсә тапмадым диярлек.
Ул ачкылтым-зәһәр исле пычрак фатирдан тизрәк чыгып китәсе килде. Аш бүлмәсе идәнендәге тәмәке төпчекләрен, бер оя булып та, тәгәрәп тә яткан аракы шешәләрен кара тишек артында калдырып, тизрәк кайту юлына чыктык.
Аглаяны кулыннан җитәкләп кайттым. Ябык кечкенә куллар, сүнәм-сүнәм дип торган шәм кебек, сизелер-сизелмәс кенә дерелдәп куя. Юл буе тынычландырып кайттым. Минем девизны беләсең ич: Бар да яхшы булачак!
Егерме дүртенче октябрь.
Бу кадәр кыен булыр дип уйламаган идем. Аглаяның кыргыйлыгы Мауглиныкыннан һич ким түгел. Ул гомумән дә тәртип белми булып чыкты. Чүпне идәнгә ташлый, киемнәрен кайда сала, шунда калдыра. Менә ничә көн инде кич белән юынып, тешләрне чистартып ятарга өйрәтәм. Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кермәс, дигән сүзләр бер дә юктан гына тумаган инде. Һәр нәрсәнең үз вакыты шул: баланы карында чакта ук тәрбияли башлау тиешле диләр ич. Ә монда...
Документлар әзер булганчы, баш тартыйммы соң әллә, дип тә уйлыйм әле. Әнигә шул хакта әйткән идем, килештермәде.
- Аллаһ күтәрә алырлыкны гына бирә, син ул балага ышандыргансың бит инде, кызым, - ди. – Кем белә, бәлки бу саваплы эшең үзеңә соңрак мең савап булып кайтыр. Эт типкесендә яшәгән дисең ич, ни йөзең белән ул балага “детдомга озатабыз сине” димәкче буласың? Аннары бүре баласына әйләнәчәк бит ул.
Зирәк шул минем әни.
Аглаяның әнисен җирләп кайткач әйткән сүзләре дә күңелгә тиде:
- Кемгә кирәк инде мин хәзер, әнигә дә кирәкмәгәч...
Өченче ноябрь.
Улым Данис белән Аглая уртак телне тиз таптылар, гаҗәп. Улым һәркемгә ачык, эчкерсез ул, күңелендә беркемгә карата ачу да, усаллык та юк. Кайвакыт курка да калам: бу заманда андый беркатлы, эчкерсез булмасаң да ярардыр. Хәер, биш кенә яшь ич әле, ничек аны усаллыкка өйрәтәсең. Аглая да көннән-көн ачыла барган кебек. Миңа һаман да Рәмзия Рәшитовна ди инде, аралар укытучы белән укучы ераклыгында әлегә, минем кочып алуларыма ияләнә алмый, тартыла, кочактан чыгарга тырыша, уңайсызлануы йөзенә чыга. Тора-бара ияләнер бәлки. Данис килеп асылынса башкача ич.
Аталары минем бу ашыгыч карарыма каршы булыр дигән идем, сүз әйтмәде тагын.
- Мин көне буе эштә ич, үзеңә кара, сиңа тәрбиялисе, - бар сүзе шул булды.
Чыны да шул инде, Данис белән аралашырга да әллә ни вакыт тапмый. Йә эштә, йә дуслар белән. Соңгы араларда шешә белән дуслыгы ныгый төште әле. Нишләргә дә белгән юк, сүзем үтми. Алла сакласын, хәмер чокырына төшүе генә җиңел...
Унынчы ноябрь.
Бүген Аглая, ниһаять, яңа пижамасын киеп йоклады. Тегеннән алып килгән төсләре уңган спорт костюмы бар иде. Әлегәчә шуны кия дә, замогын муенына кадәр күтәреп, капюшонын башына киеп йоклый иде. Үгетләп тә карадым, тән ял итәргә тиеш дип тә карадым, юк инде. Бер сүз дәшми генә шуны кия дә куя. Берничә тапкыр мин барында пижаманы кия, бүлмәдән чыгып китүгә, салып, шул костюмына төренеп ята. Нинди сәерлек соң бу дигән идем башта. Аннары башыма сукты! Күз алдыма чекерәеп теге кара тишек килеп басмасынмы...
Ул ачык ишектән кемнәр кереп, кемнәр чыкмагандыр. Исерек ана янына шундый ук сәрхүшләр җыелгандыр. Аракы адәм баласының уйлау сәләтен томалый, вөҗдан хисләрен сүндерә – кем белгән анда ниләр булганын. Дөньяның без күрмәгән әллә нинди кара яклары бар. Ул баланы да бәлки берәрсе рәнҗеткәндер. Үзеннән сорарга җөрьәт итмим, ачыласы килсә, бәлки берәр вакыт сөйләр әле.
Егерменче ноябрь.
Миңа бүген Аглаяның иншасын күрсәттеләр. Нык булырга, кеше алдында яшь күрсәтмәскә өйрәнсәм дә, бу юлы тыела алмадым. “У меня сейчас есть семья. Мама Рамзия, Данис и дядя Асхат». Аннары ул безнең паркка баруыбызны, кино карап кайтуыбызны, туңдырма ашавыбызны язган. Мине җебекләндергән сүз “мама” булды. Әни дигән бит балакай. Гаиләм бар дигән. Аз-маз татарча сүзләр дә өйрәнә башлады. Тәртипкә өйрәнеп бетте дия алмыйм, аның артыннан һаман да җыештырып йөрергә туры килә әле. Китап-дәфтәрләрне дә пөхтә йөртергә өйрәнеп җитә алмый. Москва не сразу строилась, урыс әйтмешли.
Бу атнада әниләргә кайтып килергә исәплибез әле. Әнинең дә Аглаяны күрәсе килә. Җәйге каникулларда берәр ай торып килсәк, теле дә шомарачак, күңеле дә йомшарачак, иманым камил.
Миннән.
Бу көндәлек берничә калын дәфтәргә җиткән инде. Сүз башта күбрәк Аглая турында барса, соңрак ире, соңгы елларда улы Данис хакында. Иренең аракы колына әйләнә баруына борчылуы, шайтан коткысына бирелгән ирнең түбән тәгәрәвенә каршы торырга маташуы хакында. Аерылышулары, күз яшьләрен сыпырып атып, ике баланы аякка бастырырга тырышу хакында. Данисының башында шеш табылу, аны Мәскәү табибларына йөртү, әлегә беркемнең дә операциягә алынмавы, улының сәламәтлеге көннән-көн начараюы хакында. Роман язарлык хәлләр анда. Мин көндәлекнең Аглая белән бәйле өлешен генә күчереп алам да, киләчәк көнгә өмет-ышанычлары сүнмәвен теләп, язмамны төгәллим.
“15 нче гыйнвар.
Кичә Аглаядан смс-хат килде. Егете белән төшкән фотосын җибәргән. Булат исемле татар егете икән. Гаҗәп хәл! Себер хәтле Себердә безнең ыру кешесен яр итсен әле. Икесе бергә хокук сакчысы булырга укыйлар. Икесе дә шундый бәхетле елмайган. Инәкәй, каршы булмасаң, киләсе атнага кайтырга җыенабыз, Булат миңа тәкъдим ясады, никах укытыйк, дип әйтә, дигән. Нәнәйне дә таныштырасым килә, ни дияр икән, дип тә өстәгән балакаем. Безгә шулай “инәкәй, нәнәй” ди ул, рәхмәт төшкере. Ни диик инде без?! Бәхетле бул, балакай, диячәкбез. Хаклы булган нәнәсе, мең кат хаклы булган минем зирәк әнекәем: кара тишекле ишек артыннан якты дөньяга чыккан бала яктылыкның кадерен беләчәк ул, беләчәк”.
Лилия Фәттахова.
Фото: https://www.freepik.com/
Комментарийлар