16+

Шәрык базары: Эфиопия кабиләләре, Алтай сихерчеләре һәм кара күзләр турында җыр...

Барлык шәрык дөньясын берләшетергән “Шәрык Базары” фестивале тәмам. 10 көн дәвамында Казан дөнья мәдәниятләре үзәгенә әйләнде. Гала-концерт төрле илләр буенча сәяхәткә тиң.

Шәрык базары: Эфиопия кабиләләре, Алтай сихерчеләре һәм кара күзләр турында җыр...

Барлык шәрык дөньясын берләшетергән “Шәрык Базары” фестивале тәмам. 10 көн дәвамында Казан дөнья мәдәниятләре үзәгенә әйләнде. Гала-концерт төрле илләр буенча сәяхәткә тиң.

Республика җитәкчелеге исеменнән “Шәрык базары” катнашучыларын һәм тамашачыларны Дәүләт советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов сәламләде. 
- “Шәрык Базары” - бу атнаның иң зур мәдәни вакыйгасы. Без бит инде 80нче еллар ахырында адашып, үзебезнең кыйблабызны Скандинавия илләреннән эзләдек. Хәтта тулы бер буын үстердек шул тәрбия белән. Ә соңгы еллардагы гыйбрәтләр, безне тарихи кыйблабызны эзләргә мәҗбүр итте. Бу фестиваль - шушы эзләнүебезнең матур бер мисалы. Без рухи яктан бай халык. Безгә аны сакларга, үстерергә кирәк. Бергә булыйк, менә шулай дөньяны сөендереп, көнләштереп, барлык халыкларыбыз бәхетле тормышта яшәсен иде, - диде ул. 

Оештыручылар рәсми котлауларны ачылыш тантанасында яңгыратты. Гала-концертта кайбер тәбрикләү сүзләре кабатланды. Тик дөресен генә әйткәндә аның мәгънәсен күрмәдем. Марат Әхмәтовның котлавы барлык котлау сүзләрен үз эченә сыйдырган иде. Барыбер тамашачы концерт карарга килә.

Концертны озакка сузган тагын бер әйбер - алып баручыларның һәр чыгыш саен сәхнәгә чыгуыдыр. Кайбер чыгышларны сәхнә артыннан да игълан итеп була иде, гомумән, тамашага бераз тизлек җитмәде. Телефоннан видеоязмалар караганда кебек бераз концертны да 1,5 тизлегендә карыйсы  килеп китте. Узган елгы тамашада динамика күбрәк иде. 

“Шәрык Базары” гадәттәгечә, утлы шоудан башланды. Экранда сәхнәдә чыгыш ясаячак илләрнең исемлеге күренде. Быел фестивальдә 30 ил һәм Россиянең 20 төбәге катнашты. Һәрбер номер үзенчәлекле, шулай да аеруча нык күңелдә уелып калганнары бар.

“Хәзер без бар дөнья белән диярлек бер сәхнәдә тора алабыз”
Сәхнәгә беренчеләрдән булып “Казан” бию ансамбле һәм Гөлназ Гафурова чыкты. “Илкәем” җырына милли, чын татарча номер ясаганнар. Ватанпәрвәрлек хисләрен Луганск халык республикасыннан килгән кунаклар да күтәрде. “Без - бердәм Россия!”, - дип җырлады алар. “Прайм” коллективы кызларының зур фестивальдә чыгыш ясау тәҗрибәсе бар. Әмма шәрык дөньясы белән алар “Шәрык базары”нда гына якыннан танышкан.
- Мондый үзенчәлекле чараның бер өлеше булуыбызга бик шат. Элек Луганск турында бик аз кеше белә иде, ә хәзер без бар дөнья белән диярлек бер сәхнәдә тора алабыз. Бер урында моның хәтле милләт вәкилен  беренче тапкыр очратабыз. Россиянең башка төбәкләреннән кунаклар белән таныштык. Ә безнең җырыбыз хәзерге катлаулы вәзгыять чорында аеруча актуаль. Һәр чарада бу җырны башкарырга сорыйлар. Җырның мәгънәсен бер җөмлә белән әйткәндә: “Без - бердәм халык, бергә булганда гына көчле без”, - дигән сүзләргә туры килә, - дип әйтте коллектив җитәкчесе Лилия Назаренко.

Кара күзләр турында җыры белән танылган Адыгея республикасыннан Айдамир Мугу фестивальнең хедлайнеры иде. Сәхнәдә үзен бик гади, ихлас тотты. Тормышта да бик ачык йөзле кеше икән. Айдамир Мугу “Черные глаза” җырын гаилә бәйрәмендә башкарырга иҗат иткән булган. Шулай да җырны бераз үзгәрткәч, ул тиз арада танылган. 
- Мин бөтенләй тормышымны җыр белән бәйләргә тиеш түгел идем. Безнең гаилә төзелеш бизнесы белән шөгыльләнә, мин дә бу юлны дәвам итәргә тиеш идем. 14 яшемнән җырлый башладым, “Черные глаза” белән бик тиз танылдым. Хәзер инде җырны да, төзелеш бизнесын да бергә алып барам. Кызык булмаган чараларга бөтенләй алынмыйм. Казанда берничә тапкыр чыгыш ясаганым бар, тик “Шәрык Базары”нда беренче тапкыр. Миңа барысы да ошады, соңгы тапкыр килүем түгелдер дип өметләнәм. Проектта катнашкан һәр милләт вәкиле белән очрашкан бар диярлек, - дип сөйләде Мугу. 

Чыгыш сихри ритуалны хәтерләтте
Эфиопия “Шәрык базары”нда беренче тапкыр катнашты. Кунаклар халык көйләре, җырлары һәм биюләреннән поппури башкарды. Кайвакыт чыгыш сихри ритуалны да хәтерләтте. Эфиопия кунаклары безгә бәхет теләп китте дип ышаныйк. Шуның кадәр бирелеп биеделәр, милли уен коралларында уйнадылар ки, тирләп пештеләр, билләһи. Һичшиксез, бу чыгыш башкалардан аерылып торды. 

Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән Джасем Мөхәммәт Абдулла Хәйдәр мәдәният министрлыгы хезмәткәре булып чыкты. Министрлыкта эшләүдән тыш, ул җырлар иҗат итү белән дә шөгыльләнә. Кызыклы тәҗрибә. 

Татарстаннан “Шәрык Базары”нда Зәйнәп Фәрхетдинова чыгыш ясады. Ул “Талларым” җырының яңартылган версиясен башкарды. Зәйнәп ханым каралы-аксыл ялтыравыклы күлмәктән иде. Югыйсә, җыр да таллар турында, ә җырчының арттагы фоны ни өчендер караңгы иде. 

Алтай сихерчесе
Алтайдан Эмиль Толкочеков “Шаман” җыры белән чыгыш ясады. Чын мәгънәдә сихри чыгыш булды. Җырчы сүзләренчә, Алтай якларында әле дә  сихерчеләр бар. Бу сәләт нәселдән-нәселгә күчеп бара, әмма андый кешеләрне табу ай-һай җиңел түгел. 

Фестивальне легендар “Ялла” төркеме солисты Фаррух Закиров тәмамлады. Ул “Жиннури”, “Чәйхана”, “Бәхеттә-шатлыкта” җырларын башкарды. Сүз уңаеннан, Фаррух Закиров быел “Шәрык Базары” кысаларында беренче тапкыр үткәрелгән шәрык илләренең яшь башкаручылар конкурсының жюри рәисе дә иде. Аның тәкъдиме белән  финалга үткән һәр катнашучыга 1 урын бирелгән. Киң күңеллелек шушыдыр.  Дөресен генә әйткәндә, халык концерт ахырына гына кызды. Узган елны икенче бүлек ахырына сәхнә янында буш урын калмаган иде. 

Әлбәттә, фестивальнең сәяси нечкәлекләре дә бар. Ваһапов фонды коллективы бәхәссез зур эш башкарган. Барлык Шәрык дөньясын Казанда җыю гына ни тора! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading