16+

Хикәя Җан ярасы (өченче өлеш)

Сөйләшү авыр барды. Газизә Мансурны бөтенләй танымады. Ирнең сөйләшәсе килмәгәне сизелеп тора иде. Хатын тупас смс өчен кабат гафу үтенде. Шул кадәр матур мөнәсәбәтләрне бер уйланылмаган җөмлә боза алганы аның башына сыймады. Бу хакта Мансурга да әйтте.

Хикәя Җан ярасы (өченче өлеш)

Сөйләшү авыр барды. Газизә Мансурны бөтенләй танымады. Ирнең сөйләшәсе килмәгәне сизелеп тора иде. Хатын тупас смс өчен кабат гафу үтенде. Шул кадәр матур мөнәсәбәтләрне бер уйланылмаган җөмлә боза алганы аның башына сыймады. Бу хакта Мансурга да әйтте.

– Шундый матур сүзләр әйтә идең, Мансур, хисләрең ихлас иде кебек. Борчыйсым да килми үзеңне дия идең, ни булды сон?
– Матур сүзләр артык күп әйттем ахрысы шул, – диде ир тупас итеп, тагын нәрсәдер өстәмәкче булса да туктап калды. Өстенә бер чиләк салкын су койдылармыни Газизәнең, әйткән сүзләрен дә күпсенә түгелме соң Мансур?! Шушы ирне яраттымы соң Газизә? Шушы ир өчен җанын да ярып бирергә әзер идеме?
– Мин дә әйттем бит, Мансур, матур сүзләремне, чын йөрәктән әйттем.
– Син дә әйттең бугай шул.

Болай да көчкә тыеп торган күз яшьләре, ихтыярсыздан Газизәнең яңаклары буйлап тәгәрәде, тавышы калтырады, борыны җебеде. Газизәнең елавын Мансур да сизде. 
– Ходай хакы өчен елама әле, – диде дә трубканы ташлады. Мансур табигате белән яратмый хатын-кыз елавын, күтәрә алмый ул аны.
Газизә яңадан таныш номерны җыйды.

– Мансур, минем гаебем нидә соң, мине ташлавыңның төп сәбәбен генә беләсем килә. Шуны әйт, зинһар. Бүтәнчә мин сине борчымам.
– Син эндәшми торган көндә минем ниләр кичергәнемне беләсеңме соң син? Минем синең кебек тавыш чыгаручым өемдә дә бар. Хәзер җайланып киткән кебек булсаң да бер-ике атнадан тагын шул ук хәл кабатланачак. Син тагын претензияләрең белгертеп, характер күрсәтә башлаячаксың. Мин моны төгәл беләм. Әгәр дә синең тагын берәр смсыңны җавапсыз калдырсам тагын кире сөйли башлаячаксың. Мин бит кеше кешесе, ялгыз түгел, теләгән вакытымда сиңа җавап яза алмыйм. Әгәр дә менә, синең кебек, кичләр буе ялгыз утырсам гел синең белән генә сөйләшеп торыр идем, – диде Мансур. 

Газизә өнсез калды: үзенең хатыны белән чагыштыра түгелме соң аны Мансур? “Синең белән булса, тәмугка да керәм, алтыным” – дигән ир шушымы? Газизә кайчан да булса Мансурга карата энәләрен тырпайтканын гомумән хәтеренә төшерә алмады. Кая инде ул аның хәләле кебек ирен санга сукмыйча йөрүләр. Үз ире белән яшәгәндә дә ире сүзеннән чыкмады, булдыра алганча тәрбияләде, хәсиятләде, дәвалады. Ә ире, чиреннән арынды да, Газизәне ташлап чыгып китте. Мансурның аны, гомерендә бер тапкыр да иренә “яратам” дип тә әйтмәгән, иренә дә әйтмичә юбилеен уздырган, квартира алган хатыны белән чагыштыруы Газизәне бөтенләй тынсыз калдырды. Нәрсә сөйли бу ир? Рөхсәт сорамыйча шалтыратырга җөрьәт итмәгән Газизәне үзен санга сукмауда гаепли бит Мансур. 
Боздай салкын, коры тавышы белән ир дәвам итте:

– Әйдә болай сөйләшик, бер атна аралашмыйча торыйк. Әгәр түзә алмасам шалтыратырмын.
– Ярар, Мансур, син түзә алмасаң шалтыратырсың, ә мин түзә алмасам нишләрмен соң? – дип сорады Газизә ачыргаланып. Менә анысын уйлап бетермәгән иде бугай ир, бераз сүзсез торганнан соң:
– Түзалмасаң син дә шалтыратырсың инде, – диде. Газизә тыела алмыйча елый иде.
– Син тагын елыйсыңмы әллә, – дип сорады Мансур.

– Минем елаудан кемгә нинди файда да, кемгә нинди зыян, – диде хатын чак ишетелерлек итеп һәм телефонын куйды. Әлеге мизгелдә аның үләсе, бу дөньядан югаласы килде. Ире киемнәрен җыеп, ике баласы белән ташлап чыгып киткәндә дә бу тиклем авыр булмаган иде. Мансур аны ташларга сәбәп кенә эзләп йөргән түгелме соң? Ташлыйсы булгач, нигә соң Газизәнең хисләре белән уйнаган ул, җанына үтеп кереп, бөтен йөрәген үзе белән тутырган. Бер генә буш җире дә юк бит йөрәкнең. Иң яшерен дигән почмакта да зәңгәр күзләре белән елмаеп, Мансур тора. Ташлыйсы булгач та нигә соң болай тупас итеп өзәргә иде араларны, әкренләп читләшсә дә җиңелрәк булган булыр иде күңелгә. Ничә айлар буе тәмле-татлы сүзләре белән күңелне иркәләде дә, искәрмәстән аркасына пычак кадады. Алданрак ничек сизмәде икән соң Газизә, бер смсында: “Юлларым күбәйде, кайсыннан китәргә дә белмим”, – дип язган иде Мансур. Әле үз җавабын да хәтерли хатын: “Кайсыннан китсәң дә югалма гына, миңа синсез бик кыен булачак”, – дигән иде. “Алдый күрмә, әгәр син дә алдасаң мин тагын егылган җиремнән тора алмам, ир-ат затына бөтенләй ышанычым бетәр”, –  диеп гел искәртә килде югыйсә Мансурны. “Син минем алтын кисәгем”, – генә дияр иде Мансур җавап итеп. Күрәсең, бакыр да булмаган ул аның өчен. Эх, Мансур, Мансур, үзең куйган канатларыңны үз кулларың белән үк шартлатып каердың, сындырдың. Ничек яшәргә соң моннан соң, көчләр каян алырга?

Бер атнадан да, аннан соң да шалтыратмады Мансур. Тик үзенең күз алдыннан Газизә китмәде. Ятса да, торса да, эштә булса да, ял итсә дә Газизә шәүләсе янәшә булды. Шулай ярты ел вакыт үтеп китте. Сагынды, үлеп сагынды ул шушы сабыр хатынны. Ә беркөнне куллары, Мансурны тыңламыйча, таныш номерны җыйды. Элемтәнең теге башында бик тә якын тавыш – Газизә тавышы ишетелде. Тик бу тавыш Мансурны сагайтты. Газизәнекенә караганда бик яшь булып тоелды ул.

 – Исәнмесез, Мансур абый. Мин Айгөл булам. Әнием сезнең хакта сөйләгән иде. Телефонда исемегез чыкты, шуңа исемләп дәштем, – диде. Ничектер бик сагышлы иде кызның тавышы. Соңгы тапкыр сөйләшкәндә Газизәнең тавышы да шундый иде бит. Мансур сак кына Газизә хакында сорарга булды:
– Исәнме, сеңелем. Хәлләрегез ничек сон? Телефонны әниеңә бирә алмассың микән?
Айгөл чак кына тын торганнан соң Мансурны өнсез калдырган хәбәр җиткерде:

– Сез бераз соңгарак калдыгыз шул, Мансур абый. Бүген әниемне җирләп кайттык. Яман шештән китеп барды, – диде дә сулыгып елап җибәрде. 
Тын юлларын кайнар һава каплагандай, сулышы киселде ирнең – ничек инде җирләгәннәр, кеше шулай тиз китә ала ди мени бу якты дөньядан? Менә хәзер алларына тезләнеп тупаслыгы өчен күпме генә гафу сорарга теләсә дә, җир тырнап еласа да, бар булган эчке дөньясының асты өскә килсә дә, җан яраткан кешесе юк булып чыгамы? Эх, бу горурлыкны! Имән бүкәннәргә куеп, балта белән тураклыйсы горурлыкны! Менә бүген ул горурлыгының никадәрле урынсыз һәм мәгънәсез булганлыгын бөтен йөрәге белән аңлады да соң, тик моннан бернинди файда гына юк! Имеш, тупас булган Газизә аның белән, күңелен җәрәхәтләгән имеш. Менә хәзер җан ярасына чыдап кара инде син! Йә Тәңре, Газизәсен алганчы никләр генә Мансурның үз җанын тәненнән суырып алмадың соң син? Сөеклесенең татлы тавышын ишетмичә, диңгездәй тирән күзләрен күрмичә ничек яшәр сон ул хәзер? Гаҗизләнде ир, үзен төпсез упкынга очкандай хис итте, теленнән үзеннән-үзе янә Газизәгә әйткән сүзләр саркып чыкты:
– Ходай хакы өчен елама әле, сеңелем.
Тик бу сүзләрнең ничаклы урынсыз һәм мәгънәсез икәнен ул үзе дә бик яхшы аңлый. Бүген әнисен җирләгән бала ничек еламасын ди инде?

...Көзге яңгырлы салкын көндә, өр-яңа кабер янында, урта яшьләрдәге бер ир басып тора. Аның олы гәүдәсенең киң җилкәләрен хәсрәт баскан, ә зәңгәр күзләреннән Газизәсен мәңгегә югалту ачысын юарга теләгәндәй, эре-эре яшьләр тәгәри иде.

Әминә Мингазиева-Хайрова.
Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading