16+

Тәскирә шат, ә Тәүхидә ябыгу өчен диетага күчәргә уйлый (уены-чыны бергә)

«Хәбибрахман-авто» җәмгыяте пассажирларны ташуда яңа тарифлар белeн эшли башлады.

Тәскирә шат, ә Тәүхидә ябыгу өчен диетага күчәргә уйлый (уены-чыны бергә)

«Хәбибрахман-авто» җәмгыяте пассажирларны ташуда яңа тарифлар белeн эшли башлады.

Хәзер автобусларда утырып йөргән oчен билетларның хакы hәр пассажирның физик үлчәменнән чыгып сатыла. Бу тарифка күчү кирәклеге турында җәмгыятенең генераль директоры исеменә турыдан-туры язган түбәндәге хат нигез булып тора.

«Исәнмесез, иптәш генераль директор Хәбибрахманов, – диелә анда. – Мин «Чигелдәк» Тәскирәсе, сезнең автоҗәмгыятегезгә дәгъва белдерергә булдым. Ник дисәгез, чөнки мин сезнең автотранспортыгыз белән көн дe эшкә утырып йөрим, минем белән бергә күршем «Мичкә» Тәүхидәсе дә бара. Беребез чигелдeк кебек кечкенә, икенчебез мичкә кебек юан, ә билет хаклары икебезгә дә бертигез куелган. Бу гаделсезлек бит.

Һәр пассажирга yзенең физик yлчәменә карата билет сатуны сорап, «Чигелдәк» Тәскирәсе».

Шушы хат нигезендә, «Хәбибрахман авто» җәмгыятендә эксперимент эшләре алып барылды. Автовокзалның билет сату кассасының тәрәзәсе төбенә пассажирларның авырлыгын исәпкә алу өчен электрон үлчәгеч куелды hәм ул билет сату кассасының компьютеры белән тоташтырылды.
Хәзер билет алучы пассажирлар касса алдына килеп басуга, электрон таблода аларның авырлыкларына карата төрле билет хаклары язылып чыга.
Пассажирлар арасында Тәскирe белән Тәүхидә дә бар. Тәскирә шат, ә Тәүхидә ябыгу өчен диетага күчәргә уйлый.

Рөстәм Арифуллин, 
Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы авылы.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading