16+

Бу чара яңа талантларны ачар һәр милләт баласын үз халкы җанына якынайтыр

Әгәр дә илебезнең иң кунакчыл шәһәрен билгеләсәләр, Казан алдынгы урыннарны берәүгә дә бирмәстер.

Әгәр дә илебезнең иң кунакчыл шәһәрен билгеләсәләр, Казан алдынгы урыннарны берәүгә дә бирмәстер.

Менә үзегез уйлап карагыз, әле быелгы җәйдә Брикс уеннары  тәмамланмаган да,  инде башкалабыз яңа кунаклар көтә. Бу юлы борынгы җыр-моңнарга гашыйк, талантлы малай-кызларны. 19 - 23 июнь көннәрендә Казанда балалар фольклориада фестивале була. Киң илебезнең 80 нән артык төбәгеннән  фольклор коллективлары киләчәк. Монысы икенчесе.

Беренчесе 2022 елда Чабаксарда узганында 700 ләп бала катнашкан булган. Быел Казандагысына 10 яшьтән алып 18 яшькә кадәр меңнән артык баланы  җитәкчеләре белән көтәләр. Бу бүгенге көндә бик зарури һәм вакытлы фестиваль Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән милли сәнгатьне саклау, гасырларны кичеп, хәзерге вакытка кадәр тиңдәшсез хәзинәгә мәхәббәт уяту, аны баетуда үзеңнән өлеш кертергә тырышу теләге тудыру өчен үткәрелә. Бу юнәлештә эшләүче балалар  коллективларына талантларын-осталыкларын күрсәтү, якыннан аралашып тәҗрибә уртаклашыр өчен дә менә дигән җай, форсат.

Фестиваль көннәрендә милли киемнәрдән урам әйләнү, түгәрәк өстәлләр, осталык дәресләре, күп кенә концертлар да планлаштырылган. Димәк кызыклы һәм файдалы да булачак. Каникулның Казанда үткән әлеге җырлы-моңлы көннәре балаларның да, өлкәннәрнең дә хәтерендә калачак. Сабан туенда да катнашалар бит әле алар. Бу чара яңа талантларны ачар һәр милләт баласын үз халкы җанына якынайтыр дип тә өметләнә оештыручылар. Алар арасында Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгы да бар. Бик матур, күңелле булачак дип курыкмый әйтә алам, чөнки әлеге чарага багышланган матбугат конференциясендә  республикабыздан берничә коллектив чыгыш та ясады.

“Лада” рус телендә, ә инде Татарстан җыр һәм бию ансамбле каршындагы балалар ансамбле татарча җырлап, безнең күңелләрне  күтәрде, ә үзләренә менә дигән репетиция булды. Фольлор күбрәк өлкәннәр, әби-бабайларныкы гына дигән фикерне “Юк, ул  малай- кызларныкы, балаларныкы  да!” -  дип  исбатларга  җыелалар Казанга. Дөресрәге, Татарстанга. Чөнки талантлы баллаарны башкалабыз гына түгел, киләчәк шәһәре Иннополис, Яшел Үзән, Апас, Лаеш, Биектау да көтә. Бу зур чара “Мәдәният” милли проекты кысаларында “Халык иҗаты – балаларга”  шигаре белән үтә. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк дигәнне шөкер,  соңлап булса да аңлап киләбез. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading