Инженер Хәмзә Дәүләтбаев белән теш дәвалау поликлиникасында табибка керерегә үз нәүбәтебезне көтеп утырганда очраклы рәвештә таныштым.
Ни хикмәт, һәркайсыбызның кулында кабул итү сәгате төгәл билгеләнгән талоны булса да, өметләнеп сәгать ярым чамасы көтүебезгә карамастан, су буе озын чират урыныннан мыскал да кузгалмады.
Аптырагач, әрсезләнеп кабинет ишеген ачып карарга мәҗбүр булдым. Теш дәвалау кәнәфие буш, табибы урынында юк. Менә сиңа мә! Шәфкать туташы шефының кайчан киләсен төгәл әйтә алмады, табибның кәрәзлесенә шалтыратырга рөхсәт соравыма, миңа күзен агы белән әйләндереп карап куйды. “Аптыратмагыз! Номерын бирмим, шалтыратмыйм да, барыбер алмаячак! Фәлән Фәләнич бүгеннән курсларда”, – дип шаккаттырды.
Ачуымнан кайнап чыгарга җитешеп, бүлек мөдире ишеген шакыдым. Сөйкемле ханым ягымлы елмаеп:
– Борчылмагыз, сабыр гына көтегез! Табибыгыз икенче смена башланганчы кайтып җитәргә тиеш, – дип “шатландырды”. Бу яңалыкны кабинет ишеге төбенә чиратка җыелган халыкка җиткердем. “Башбаштаклык бит бу! Өстеннән жалоба язарга кирәк! Акчага тиенә башлагач, аздылар! Гади кешене санга сугучы юк! Без сайлау көнне генә кирәк!” – дип шаулаштылар. Берәүләр сүгенеште, икенчеләре көрсенә-көрсенә чыгып китте. Көтәргә сабырлыгы җиткәннәр, минем кебек ерактан килгәннәр, пенсионер карчык- корчыклар утырып калды.
Караңгы чырайлы, борчулы кыяфәтле, канәгатьсезлеге йөзенә чыккан бәндәләрдән бер читтәрәк, үзалдына елмаеп утыручы, шук-шаян карашлы, озын буйлы, куе кара сакал-мыеклы, дулкынланып торган чем кара чәчләренең чигәләренә чама белән генә көмеш сибелгән бер ир уртасы игътибарымны җәлеп итте. Шыксыз кара чәүкәләр арасына кереп адашкан ак күгәрчен сыман аерылып тора иде ул. Янәшәмдәге мытырдавык карчыкның исерек улыннан бертуктаусыз зарлануыннан, хөкүмәтне сүгүеннән, тәфсилләп чирләре турында сөйләвеннән тәмам гарык булып, урынымнан торып киттем. Аякларымны язып, коридор буйлап әйләнеп килгәч, ачык йөзле ир янәшәсендәге буш урындыкка барып утырдым. Яңа күршемнең ягымлылыгы, сүзгә кесәгә кермәве нәтиҗәсендә җиңел генә аралашып киттек.
– Хәмзә Солтанович булам мин. Уфадан командировкага килдем. Исемегез ничек чибәр туташ? Кайда хезмәт куясыз? – дип сорады ул.
– Әнисә Рифгатова. Татар басмасында журналист булып эшлим.
– Кызыклы һөнәр иясе икәнсез, Әнисә туташ. Күпме кызыклы кешеләр белән аралашасыз, дөнья күреп, илләр гизеп йөрисездер, мөгаен. Хәер үземнең дә юлдан кайтып кергән юк. Әле Самотлор, әле Уренгой, инде менә Татарстанга килү насыйп булды. Әлмәт турында күп ишетсәм дә, моңарчы килеп күргәнем юк иде әле. Бик матур, төзек кала икән. Эшлекле сәфәрем бер айга сузылыр кебек. “Нефтьче” кунакханәсендә тукталдым. Номерлары әлләни мактанырлык булмаса да, уңайлылыклары үзендә икән. Ничава, түзәргә була.
– Авырып киттегез мени?
– Шулайрак булды шул. Нефть кудыру станциясендә сынаулар уздырган көнне, иртәдән-кичкә чаклы ачы җилдә матавыкланырга туры килде. Аягым туңып, өс-башым чылануга әлләни исем китмәгән иде. Салкын тидергәнмен. Өстәвенә, чүп өстенә чүмәлә, дигәндәй, төнәген үтереп акыл тешем сызлый башлады. Таңгача көчкә түздем, күземнән утлар сибелгәндәй булды, билләһи! Коллегаларым киңәшен тотып, шушы дәваханәгә килдем. Ни хикмәттер, табиб кабинеты ишеге төбенә килеп җиткәндә, тешемнең сызлавы үзеннән үзе басылды, – диде ул.
– Минеке дә нәкъ шулай булды димәкче идем, Хәмзә агай кыйммәтле кәрәзлесенең экранына күз салды:
– Сеңелкәш, тагын ике сәгатькә якын буш вакытыбыз бар икән әле. Әгәр каршы килмәсәгез, үз башымнан кичкән бер гыйбрәтле кыйсса сөйлим әле. Күңелле генә гәпләшеп утырсак, вакытның узуын сизми дә калырбыз, – дип, тигез, эре, саргылт тешләрен күрсәтеп елмайды.
– Сөйләгез генә! Каләм тибрәткәнгә күрә, язарыма җим тупларга яратам мин! Берәр хикәямнең герое булып куюыгыз ихтимал!
Хәмзә Солтанович, уйларына бирелеп, беравык тын торды. Аннан соң матур аһәңле, тигез яңгырашлы баритон тавышы белән истәлекләрен бәян итәргә кереште.
– Ямьле Агыйдел буена, Урал тавы ышыгына сыенып урнашкан, искиткеч бай, гүзәл табигатьле башкорт катыш татар авылында туып-үстем мин. Бездәге чишмәләр ашкынып, ургылып ага. Урманнарыбыз ерып чыккысыз. Андагы җәнлекләрнең исәбе-хисабы юк. Күлләребездә балык мыжлап тора. Без үскәндә хуш исле, йөз төрле чәчәкле тугайлардагы печәннәр ерып чыккысыз куе, җигүле ат дугасы биеклеге була торган иде. Тау битләүләре – тоташ җиләклек! Чыпчык башы зурлыгы, телеңне йотарлык тәмле җиләкләрне, урмандагы чикләвекләрне җыеп бетерерлек кенә түгел! Оҗмах та оҗмах – безнең Җиләкле Яркәй дә җирдәге җәннәткә тиң! Халкы гади, эшчән, бердәм, сәләтле, мәрхәмәтле.Табигатьнең кеше күңеленә миһербан салуын тоеп үстем. Ике апамнан соң, озак көттереп туган төпчек малай мин. Әнием Хафизә – клубта сәнгать җитәкчесе, әтием Солтан – данлыклы колхоз бригадиры. Шөкер, ачлык-ялангачлык күрмәдек. Кул арасына иртә кердем, хуҗалыкта әтинең ныклы терәге идем. Сугыштан бер аягы гарипләнеп кайтса да, әти ару-талуны, иренеп, ялкауланып ятуны бар дип тә белмәде, кулыннан бөтен эш килә иде.
Яшелчә, җиләк-җимеш бакчабыз тирә-күршеләр сокланырлык караулы, ихатабыз тулы мал-туар. Әти үз кулы белән нарат бүрәнәләрне бурап салган йорт-җиребез иркен. Башка авыл йортларыннан аермалы буларак, заманча өебездә һәркайсыбызның җыйнак кына үз бүлмәсе бар иде. Дус-тату гаиләбездә белемгә омтылыш зурдан булды, китап культы, мәдәният-сәнгать белән мавыгу хөкем сөрде. Әни оештырган гаилә ансамблебез белән Башкортстанны аркылыга-буйга гиздек. Җыр-биюгә һәвәс идек, сәнгатьле сөйләм бәйлеләрендә җиңү арты җиңү яуладым. Балачагым кызыклы, үсмерчагым күңелле узды. Спортны яраттым, бик оста йөзә, көрәшә, чаңгыда узыша идем. Чыныгып, ныгып үстем, сыйныфташларымнан бер башка озын, нык бәдәнле, көчле булдым. Кыз-кыркын күз атканга, дуслашырга теләп сүз кушканга әлләни исем китмәде. Максатым – мәктәпне әйбәт тәмамлап, югары белем алу иде. Бүгенгедәй исемдә, унынчыда укыган чагым. Кышкы каникулга чыктык. Уфада Театр училищесында укучы Чибәр тәтәм Мәскүрә, Яңа ел алдыннан сабакташы Айбикә апаны үзебезгә кунакка алып кайтты. Ул елны әти белән әни бәйрәм алдыннан Бүздәктәге Тәти апаларга юбилейга киттеләр. Яңа елны аулакта өчәүләп каршы алдык. Җырлашып, уен-көлке сөйләшеп, бик күңелле итеп утырдык, клубка чыгып, җилкенеп биеп кердек.
Табынга утырыштык, телевизор кабыздык. “Голубой огонек”ны карап бетерә алмадым, нишләптер, күземне йокы басты, көч- хәлгә үз бүлмәмә кереп аудым. Кунак кызының мутланып, апа күрмәгәндә минем шампан шәраблы бокалыма ак аракы салуы ул чакта башыма да килмәде. Калганын төш кебек итеп кенә хәтерлим. Уянып киттем. Дөм кара төн булса да, шәүләләрне чамалыйм. Муенымны, җилкәләремне ниндидер йонлач нәрсә уратып алган. Өстемдә шыр ялангач берәү ятканлыгып сизеп, котым очты. Караватыма Албасты йә Пәри кызы үрмәләгән, минәйтәм! Тибеп төшермәсәм, һичшиксез ул мине буып үтерәчәк! Ярдәм сорап кычкырасым килә, тик тавышым чыкмый. Хәтта кымшанып та булмый.
Явыз Кара көч ялангач беләге белән муеныма сарылып, күкрәгемә башын куеп, юан ботыларын аерып, берсен минем билемә атландырып яткан. Инде нишләргә? Картәни өйрәткән догаларны искә төшермәкче булам, тик баш миемнең бер күзәнәге дә кыймылдарга җыенмый. Әллә аты-юлы белән сүгенергә микән? Башым тубал сыман зурайган, авырайган. Җитмәсә, кемдер нәни чүкеч белән калайга бәргән кебек, колак артымда нидер зеңгелдәп тора. Бөтен көчемне җыеп, тәвәккәлләп, теге озын чәчле нәмәстәне өстемнән йолкып аттым. Дөңгердәп ишек катына барып төште. Мышык-мышык килеп, маңгаен угалап торуы, күзләрен яман ялтыратып миңа йодрык күрсәтүе истә калган...
Дәвамы бар
Фото: https://unsplash.com/
Комментарийлар