Үтеп барышлый мин дә башымны халык арасына тыктым. «Бөтен җирдә шартлаталар, әллә берәр теракт булганмы» мин әйтәм. Ул арада подъезддан носилкага салып кемнедер алып чыгучылар күренде. Имәнеп киттем. Алар янымнан узганда носилкадагы җансыз гәүдәнең йөзенә карадым. Шешенгән, тырмалган, төк баскан битне танырга теләп бактым. Таныш кебек тоелды. «Мескен, язмыш диген, шушы хәлгә тошәр кеше идемени? Менә аракы ни эшләтә?» « При чем аракы? Хатыны үлгәч эштән чыкты ул. Апасы фатирын тартып алды», – дип, җыелган кешенең һәркайсы вакыйганы үзенчә бәяләде.
Кышкы төндә чит подъезга кереп, баскыч култыксасына асылынган бомжның исемен дә алардан ишеттем. Менә нигә йөзе таныш тоелган икән. Иван белән бер йортта яшәгән идек. Завод цехларының берсендә эшли, мактаулы эшче, пөхтә-чиста, мөлаем ир, очраганда һәрчак исәнләшә, кешеләргә ягымлы иде. Иван турында ул чакта апасы Машадан ишетеп белдем. Иске йортның ишегалды бала-чага белән тулы, бар да бер-берсен белә, кичләрен, балалар уйнаганда, без - әнилэр эскәмияләргә таралып кич утыра, гапь кора торган идек. «Иван – минем энем. Әти- әни үлгәч, икәү генә калдык. Бик ярдәмчел булды. Бер заводта эшлибез. Мактап торалар аны.
Хезмәт хакы әйбәт. Пенсия дә ала. Чечняда булды ул. Яра алып кайтты. Инвалидлыгы бар. Тик… Әй, үзсүзле, тыңламый мине. Тәки тора шул җүләр белән. Бөтен тапканын шуңа тота. Хәзер миңа бик тамызмый. Киемен, алка-йөзеген, тәмле әйберен – барын да аңа – шул кара йөзгә…» Машаның ачуын чыгаручы – чечен кызы Марика булып чыкты. Иван беренче Чечен сугышында катнашкан. Туган ягына кайткан чакта зур гаиләдән берүзе исән калган, күп җәфалар күргән, ач-ялангач Мариканы жәлләп, үзе белән алган.
Иван белән Марика өйләнешеп яши башлаганнар. Кичләрен кулга кул тотышып йөргәннәрен күреп: «Нинди тату яшиләр!» дип, артларыннан сокланып карап кала идем.
Тик, бар да ал да гөл булмаган икән шул. Чечняда күргән сугыш хәвефеннәнме, туганнарын югалту кайгысыннанмы, бәлки, нәсел чире булгандыр, Марика акылга җиңеләя башлады. Җитмәсә авырга узган булган. Мариканы күрсәтмәгән табибы калмады Иванның. Барысы беравыздан: «Алга таба хәле катлауланырга, психик авыруы көчәергә мөмкин, баланы алдыру мөһим», – дисәләр дә, Иван тыңламаган. Яраткан кешесе карынында яралган беренче нарасыйларын тумас борын юк итәргә көч тапмагандыр. Аны да аңлап була.
Бала табар чагы җиткәнче кулыннан тотып җитәкләп йөрде Иван хатынын. Чибәрлеге кычкырып торган, озын кара чәчле, зур коңгырт күзле Марика гына ана булу бәхетен татырлык та, иренең кадер-хөрмәтен бәяләрлек тә хәлдә түгел иде инде. Теләсә кем янына барып үз телендә нидер сөйли башлый, йә күзгә карап туктап кала да, бер сүз дәшми карап тора. Ә күзләрендә аң да, нур да юк. Ходаем язма-күрсәтмә, акылыңны алганчы, гомереңне алсын икән. Туарга җиткән корсаклы хатынның кайчак, ишегалдындагы балалар комлыгына җәелеп утырып, шыр-шыр үзалдына көлеп фигуралар әвәләп уйнавы коточкыч күренеш иде. Иван күрми калса, теләсә кая чыгып киткәне, милиция белән эзләгән чаклар да булды Мариканы. Балалары туганчы да, кыз бәбәй белән хатынын өйләренә алып кайткач та, сыгылмады әле Иван.
Эшеннән ял алып, кызын да, бала өммәтенә төшкән Мариканы да үзе карады. Бала арбасын алдан этеп, беләгенә асылынган Мариканы арттан сөйрәп кибеткә, базарга барганын, гаиләсен кайбер әче сүзле, яман күзле бәндәләрдән ничек яклаганын ишетеп-күреп тордык. Иванның язмышын дошманыңа теләрлек түгел. Яшь баланың керен юып, төнлә торып ашатып, чирләгәндә дәвалап, берни аңламаган хатынын да түземлек белән тәрбияләргә каян көч алгандыр бу ир. Бер ходай белә. Кызларына сигез ай тулгач, Марика юкка чыкты. Иван ипигә барган арада, ишекләрен ачып, бишектәге сабыен ялгыз калдырып чыгып киткән. Шул китүдән гаип булды. Иван баласын апасына калдырып, көн-төн хатынын эзләде. Бөтен басу-кырларны, урман-су буйларын айкадылар. Табылмады чечен кызы. Бер ай узды дигәндә, Тойма елгасы буеннан җәберләп, вәхшиләрчә көчләп үтерелгән Мариканың мәетен табып алдылар.
Комментарийлар