16+

Миләш җиләкләре бик әче (хикәя)

Чү! Тукта! Таң беленер-беленмәс әнисе дәшә түгелме соң Айгөлгә?!

Миләш җиләкләре бик әче (хикәя)

Чү! Тукта! Таң беленер-беленмәс әнисе дәшә түгелме соң Айгөлгә?!

- Кызым!Кызым! Алтыным минем!

Мондый ягымлы, назлы тавышны меңләгән авазлар арасыннан да аерылып ала алыр иде Айгөл. Гомере буе “алтыным”, дип якын итеп, яратып бары тик әнисе Зәйтүнә генә дәште Айгөлгә. Гомере буе дип... Унсигезен яңа тутырып, туган йорттан чыгып киткән Айгөлнең әлеге назлы сүзне ишетмәгәненә дә чирек гасырдан артык вакыт үткән. Шушы гомер эчендә ниләр генә күрмәде дә, ниләр генә кичермәде  аның газиз башкайлары. Язмыш дигәннәре уттан алып суларга бер генә тапкыр илтеп салмады аны. Бала чактагы кебек әнисенең кочагында иркәләнәсе, “алтыным”, дигән матур сүзне ишетәсе килгән чаклары бик күп булды Айгөлнең. Үскән чакта да үзеннән өч яшькә олы апасы Алия һәрчак: “Әни, нигә син Айгөлгә гел “алтыным”, дисең, ә миңа исемем белән дәшәсең?” – дия иде. Зәйтүнә, бер Алиясенә, бер Айгөленә карар да: “Алтыным, дими, кем диим инде? Төпчегем бит ул минем. Терәк – таянычым булачак кешем. Менә син кияүгә китәрсең дә, мин карчыкны кем карар?” – дип куяр иде. “Баланы алай иркәләргә ярамый, бозып бетерерсең. Аннан, алтыным, диеп кабатлавыңны да ташла әле син, килен. Алтын кебек саргая күрмәсен”, - дип шелтәләп тә куя иде Зәйтүнәне кайнанасы. Ә Зәйтүнәнең үз туксаны туксан: алтыннарга тиң хәзинәсе бит ул аның Айгөле!

Йокы бүлмәсенә саранланып кына төшкән таң яктысында кесә телефонын кабызып, сәгатькә күз салды Айгөл. 2:50. “Иртәрәк икән шул әле!” дигән уйларын баш миенә сеңдереп, уйлар белән шыплап тулган башын янә йомшак мендәргә салды. Тик йоклап китә алмады. Алай да күзләрен йомып, будильник җырлаганчы ятып торырга булды. Күзләрен йому белән бүген күргән төшен әкренләп исенә төшерергә тырышты Айгөл. 

Шул ук вокзал. Әнисенең өстендәге сарафаны да, йөзенә чыккан сагыш төсе дә шул ук – сары төстә. Хәтта ана белән кызның  аерылышу мизгелләренең шаһитлары булган кешеләр дә шул ук кебек.

Ул чактагы сыман Айгөлен вагоннан йолкып алыр дәрәҗәгә җитеп поезд артыннан йөгерми Зәйтүнә. Менә түгеләм дип мөлдерәмә тулы күзләре белән карап торган кызына салмак кына кул изәп, үзе артыннан иярергә ымлый. Зәйтүнә күрсәткән якта Айгөлнең туган авылы, туган йорты шәйләнеп китә.  Айгөлнең генә аяклары җиргә кадакланган кебек: адым ясарга комачаулыйлар.

Айгөлгә авыр булып китте. Соңгы арада әнисе еш керә аның төшенә. Туган җиренә дәшә кебек ул аны. Туган йорт ишекләрен ачып кермәгәнгә дә 27 ел вакыт узып киткән икән. 

Уңга-сулга боргаланып ятуның файдасыз икәнлеген аңлап, урыныннан торды Айгөл. Кунак бүлмәсенә үтеп, киң итеп тәрәзәләрне ачып куйды. Салкынча көзге җил баш очларыннан сыйпап, Айгөлнең муенын кытыклады. Эңгер-меңгер яктылыкта кызарышып утырган миләшләрне шәйләп алды. Кечкенәдән үлеп яратты ул шушы алтын бөртекләрне. Учлап-учлап, чыраен да сытмый, рәхәтләнеп, яратып ашый иде ул аларны. Язмышкае шушы миләш җиләкләре кебек әче булса да, миләш тәлгәшләренә мәхәббәте кимемәде Айгөлнең. Юкса, өй каршына миләш куаклары утыртып, агачның җимеш биргәненә куанып яшәр идемени ул гомер буе? Колясы ел саен талпына иде шул агачларын кисеп ташларга. Айгөл кистерәме соң? Яшелчәсен үстермәсә үстермәс, тик миләшләренә беркемгә кагылырга рөхсәт итмәде ул. Миләш җиләкләреннән муенса-беләзекләр тезеп, көзге каршына басып, чытлыкланган вакытларын искә алып, үзалдына елмаеп куйды. Шул чак Айгөлнең җиләкләрне авыз итәсе килеп китте. 

Ул өстенә мамык шәлен ябынып, агачлары янына чыгып басты. Бер-бер артлы миләшләрне өзеп авыз итә башлады. Җимешләрнең әчелегеннән авызы бөреште Айгөлнең, күзләреннән яшьләр бәреп чыкты, телләре яна башлады. Сентябрь уртасы ич инде. Җимешләр бу кадәр ачы булырга да тиеш түгел кебек. Әллә миләшләрнең ачысына түккән яшьләрнең, язмышының ачысы да килеп кушылды микән?

Шул мизгелдә әнисен күрәсе, алларына ятып иркәләнәсе килеп китте аның. “Туган йортның ишекләрен ачып кереп вакыт җиткән, күрәсең. Әнкәй болай еш төшкә кереп, күңелен бимазаламас иде”, дип уйлап куйды Айгөл. Алтындай хәзинәсенә тиңләп үстергән йөрәк парәсен бер кочарга зар-интизар булып яшәүләре Зәйтүнәгә дә җиңелләрдән булмагандыр. Ул чагында Айгөлен урыска кияүгә бирмим дип үзенчә каршы төшеп  маташкан да иде ул юкса. Җиләктәй кызын кемнең җиде ят җирләргә чит ир-атка ияртеп җибәрәсе килсен. Өстәвенә, нәсел-нәсәбе билгесез булган урыска. Яшь чак – юләр чак, дип белми әйтмиләр шул. Әнисенең елап ялваруларына да карамый иярде дә китте Айгөл Колясына.

 Авылларына мәктәп салырга килгән бригадада иң яшь егет иде Николай. Институтның беренче курсын тәмамлап, җәйге ялга кайткан Айгөлгә бер күрүдә гашыйк булды ул. Алиясе беркөн кайтып әйтмәсә, бер ни белмәгән булыр иде Зәйтүнә. Авыл халкы да килеп әйткәли торгач, Зәйтүнәнең эченә ут керде. Юләрләрчә гашыйк булган Айгөлен Николайдан аерырга көче җитмәде Зәйтүнәнең. 

Инде җәйге каникуллар ахырына якынлашып килә иде. Пакет – пакет күчтәнәч, кирәк – ярак җыелды. Иртәнге сәгатьне көтмәде Айгөл, төн уртасында вак – төяк нәрсәләрен генә алып, Колясына ияреп, вокзалга чыгып китте. Ярый ла күршесе Салих күреп калган булып чыкты, төн уртасы булуга карамастан, күңелсез хәбәрне Зәйтүнәгә җиткерми булдыра алмады. Тузган чәчен яулык астына яшерде дә, төнге күлмәген салмый, Салихның бишекле матаен яллап, тимер юл вокзалына юл тотты. Өлгеде өлгерүен, тик Айгөлен генә бу ниятеннән кире кайтара алмады. Сүгеп тә карады, кулыннан өстерәп, тартып та маташты, тик файдасыз. Николаеннан башка бер ни күзенә күренмәде Айгөлнең. 

- Китәсең икән, минем бусагамны башка атлап кермәячәксең1 Әниең, туганнарың барлыгын да оныт! – дип, вокзалны яңгыратып кычкырды Зәйтүнә. Айгөлен туктату, куркыту иде максаты. Тик Айгөлгә әлеге сүзләр әллә ни тәэсир итмәде. Бер мәл туктап калган булды да янә Колясы янәшәсендә юлын дәвам итте. Газизенең үзеннән ераклаша баруын күреп, сизеп торган Зәйтүнә күз яшьләрен  тыеп тора алмады. Өзгәләнеп, җан ачуы белән: “Хатын – кыз рәхәте, балалар бәхете күрмәсәң иде! Күрмәсәң иде!” – дип кычкырды. Әлеге сүзләрдән Айгөл генә түгел, Зәйтүнә үзе дә әллә нишләп китте. Тик, әйтеләсе сүз әйтелгән, каргаласы язмыш каргалган. Үкенүдән файда юк иде инде.
 

Дәвамы бар
Гүзәл Хәбибуллина
Фото: https://ru.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

3

1

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading