16+

Игътибар! Атна уртасында 36 градус эссе көтелә

Республика буенча урыны белән яшенле яңгырлар яварга мөмкин.

Республика буенча урыны белән яшенле яңгырлар яварга мөмкин.

ТР Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, пәнҗешәмбе көнне, 4 июльдә, көндез термометр баганалары +31дән +36 градуска кадәр җылыначак. Төбәк территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы климат нормасыннан 5-7 градуска артыграк булачак.
Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, көндезге температуралар +31 дән алып +36 градуска кадәр булган аномаль эссе һава торышы Татарстанда атна ахырына кадәр сакланачак. Шул ук вакытта җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә республика буенча урыны белән яшенле яңгырлар яварга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading