16+

МИН НИЧЕК ЯПОН ШПИОНЫ БУЛДЫМ...

1955 елда мине, көтмәгәндә, военкоматка чакырдылар. Син сугыш елларында хәрби заводта эшләсәң дә армиядә хезмәт итмәгәнсең, дип, медкомиссия уздырып, Владивостокка озаттылар. Районнан без унлап кеше булдык. Барыбыз да Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы кешеләре, барыбыз да 1927 елның ноябрь-декабрь айларында туганбыз. Безне шул сәбәпле сугышка алмаганнар икән. Ә хәзер, сугыш бетүгә...

МИН НИЧЕК ЯПОН ШПИОНЫ БУЛДЫМ...

1955 елда мине, көтмәгәндә, военкоматка чакырдылар. Син сугыш елларында хәрби заводта эшләсәң дә армиядә хезмәт итмәгәнсең, дип, медкомиссия уздырып, Владивостокка озаттылар. Районнан без унлап кеше булдык. Барыбыз да Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы кешеләре, барыбыз да 1927 елның ноябрь-декабрь айларында туганбыз. Безне шул сәбәпле сугышка алмаганнар икән. Ә хәзер, сугыш бетүгә...

Әнә шулай мин ВУСның 401нче часте матросы булып киттем. Мин Америкада ясалган яссы төпле десант корабына эләктем. Команда зур түгел, нибары унөч кеше, шулар исәбенә капитан, аның ярдәмчесе һәм боцман да керә. Калганнары - рядовойлар, шул исәптән мин дә. Мин укыганда ук бик җитез сигналчы булып чыктым. Капитан мине корабына сигналчы итеп кабул итте. Десант корабы зур түгел, әмма сугыш булганда үзенә 300 солдатны ала икән. Хәзергә без Владивосток каласының Золотой Рог бухтасында сугыш башланганны көтеп ятабыз. Эш бар - немецлар белән сугышканда, ярдәм итү йөзеннән, Америка биргән корабның тутыккан җирләрен буйыйбыз - ул ялт итеп тора. Ашау-эчү бертөрлерәк - балык та балык, ләкин балык ашап кына да яшәп була икән. Һәрхәлдә, балык кылчыгы тамакка кадалмый. Балыкның тозлысы шунда ук тәпәне белән. Ипи ягы кысанрак, ләкин тамак тук, өс бөтен - зарланмыйбыз. Һәр иртә сәгать тугызда корабның туграсын күтәрәбез. Ун матрос, үрә басып, капитанның командасын көтәбез. Ул гадәти вазифасын бик тиз үти. Без исә, «вольно», диюгә, боцман янына җыелабыз, һәрберебезгә эшне ул таба. Боцман минем якташ булып чыкты: Удмуртиядән - татарча белә. Мине якын итә. Якташ ич, туган яклардагы хәлләрне сораша. Туган як һәрчак туган як инде, бер-беребезгә туган якта булган хәлләр турында сөйлибез. Гөмбәле урманнарыбызны, ерып йөргесез әрәмәләребезне, бер җайдан туган якта калган яраткан-сөйгән хатын-кызларыбызны да искә алабыз. Ул мине тыңлап тора-тора да: «Их!» - дип куя. Күрәм, сизәм: хезмәте начар булмаса да, ул да туган ягын сагына, туган якта калган сөйгән кызын искә төшереп ала, күрәсең. Их, дип, туган якны күз алдына китерсә дә, чабуга хәрби хезмәте ябышкан. «Кош булып очып кайтып күрәсе иде үзен...», - дип тә уфтанып ала хәтта. Мин дә аңа ияреп, әйе шул, дип, хәленә керәм, гәрчә хезмәткә тансыклап килмәсәм дә: матрос матрос инде, ул-бу була калса, алгы сафта.
Якташ аркасында мин кайбер матрослар кебек палубада макарон өреп утырмадым. Ә аның сәбәбе шунда икән, макарон эченә корт оялый, аны һәрбер макароннан өреп чыгарырга кирәк. Ләкин корт сәбәп кенә, өлкәнрәк матрослар яшь матрослардан шулай көләләр. Макарон өрүне «салага»лар өчен кок-пешекче оештыра, бу хәлдә ул үтә җитди кылана. Яшь матросны: «Ашка бер корт эләксә, кара аны!» - дип кисәтеп тә куя. Ләкин макарон ашы безгә сирәк тия иде: балык та балык, шуның өчен макарон эченнән берәү дә корт эзләмәде дә, тапмады да. Ни өрсәләр дә макароннардан бер генә корт та чыкмады. Тора-бара без бу «мәзәкне» оныттык та.
Бер ай бухтада торганнан соң, ниһаять, безгә Курил утрауларына таба кузгалырга дигән әмер килде. Диңгезгә чыктык. Җитмәсә, корабта диңгезгә беренче чыгу бит әле, диңгез «чире» ябышыр дип бераз курку да бар. Ул шулай булды да. Икешәр метр биеклектәге дулкыннар безнең яссы төпле корабны дулкыннар өстендә йомычкадай йөртә башлагач, беренче тапкыр диңгезгә чыгучылар барысы да, шул исәптән мин бахырыгыз да тәмам хәлсез калып, трюмнарга тулдык. Ләкин боцман трюмга төште, барыбызның да әлсерәп ятуыбызны күреп, беренче булып минем янга килде һәм әмер биргәндәй:
- Хәзер үк палубага күтәрел, анда помпа бар, шуны сүтеп-җый. Живо! - диде.
Мин көч-хәл белән торып бастым, баш әйләнә, укшыта. Ләкин якташ миңа авыз ачарга да бирмәде, җилтерәтеп өскә алып менеп китте. Палубаның койрык янындагы помпага күрсәтеп: «Менә сиңа ачкычлар, помпаны сүт тә, тазартып яңадан җый. Аннары палубага җыелган суны борт аша диңгезгә кудыр. Эшлә! Бу - әмер!» - диде.
Әмернең ни икәнен беләм, ләкин бит кулга ачкычны алыр хәл дә юк. Алай да алам. Вакыт-вакыт өскә көчле дулкын коела. Техниканы беләм, шуңа күрә, үҗәтләнеп, помпаны сүттем. Тазарттым. Аннары җыйдым һәм кабызып, палубага җыелган суны кире диңгезгә кудырта башладым. Сәер хәл, эш арасында баш әйләнү дә каядыр китте, куллар да калтырамый, дулкын килгән саен өскә коелган суга да ис китми башлады. Бар нәрсәне дә ачыграк күрә башладым. Кылган гамәлемнең нәтиҗәсе - диңгездән килгән суны диңгезгә озату. Кораб селкенү ритмына ава-түнә капитан узып китте. Мине күрми дә кебек. Бу аның өчен гадәти хәл булгандыр, күрәсең. Әнә шулай өч сәгать буена су кудырта торгач, ниһаять, кисәктән, диңгез тынычлана төште, тирә-як тып-тын булып калды. Безнең кораб, Татар бугазын узып, бухтага кергән икән. Минем белән килгән матрослар ава-түнә трюмнан күтәрелде. Кайсы эчен тоткан, кайсы һаман укшый. Боцман миңа карап тора. Соңыннан елмая-көлә барысына да күз йөртеп чыкты да: «Диңгез чирен уздыгыз. Бу көннән сез - матрослар», - дип, безне кинәндерде.
Курил утраулары тезеп куйгандай торалар. Шуларның берсенә туктадык. Бермәлне, диңгездән кисәктән чыккан сылулардай, безне хатын-кызлар уратып алды. Һәм бусы миңа, бусы сиңа, дия-дия, күз ачып йомганчы җилтерәтеп ерак булмаган балыкчылар баракларына таба алып та киттеләр. Командир безгә карап елмаеп тора, боцман безгә кул изи. Имеш, барыгыз, бар!.. Мин әле капитанның ярдәмчесенә, әле якташым боцманга әйләнеп-әйләнеп карыйм, алар мыек астыннан гына елмаеп торалар кебек тоелды миңа. Ахырда капитан: «Хатын-кызларга балык ташырга булышасыз. Бу - приказ», - диде.
Тынычландык тагын. Киттек хытын-кызларга ияреп. Ә бараклардан ерак түгел балык китереп аударганнар икән, шул балыкларны эшкәртү баракларына ташырга тиеш булдык. Дәртләнеп эшкә керештек - Баракка балык ташый башладык. Хатын-кызларның үткән-сүткәне каш сикертеп китә, бер-берсе белән үртәшеп, йөрәккә язылырдай «моң» белән көлешеп алалар.
Кич кояш баеганчы балык ташыдык. Шактый ардырды да. Егетләрнең берише тәмәке тартырга утырды. Барыбыз да арлы-бирле йөргән хатын-кызларга карыйбыз. Җитмәсә, үткән-сүткәне елмая, әйдә, ияр, дигән кебек каш сикертә. Ни гаҗәп, хатын-кыз нинди киемнән генә булмасын, нинди хезмәт кенә кылмасын - ил чиген саклаган кешегә искитмәле чибәр һәм гүзәл икән, бигрәк тә бездәй хатын-кызны тансыклаган матросларга...
- Каласы иде берәр атнага үзләре арасында, - дип кинәнде Оренбургтан килгән шәһәр егете.
- Кал, мин каршы түгел, - диде якташ боцман. Тик без башта бер тарафка барып килербез. Әнә күрәсезме Япония утрауларын... Яр буена аждаһадай крейсерлар тезелгән, Америка крейсерлары. «Китмәгәннәр әле америкалылар Япониядән, без дә китәргә җыенмыйбыз кебек, - диде боцман, мин якташына түгел, башка берәүгә әйткән кебек. - Ә хәзер кузгалдык, вакыт җитте...
- Кая барабыз? - дип, без дә сикерешеп тордык.
- Зәһәр ракеталар яшергән җиргә, моннан ерак түгел, чистартабыз, тазартабыз да тимер «остабикә»ләрне...
- Аннан кая, балыкчы кызлар янынамы?
- Аннан күз күрер. Болар барысы да капитан кулында... Шулай диде дә боцман: «Әйдә, иярегез безгә», - дип, кул изәде. Кузгалдык. Гадәттәгечә җыр башладык. Шулай күңеллерәк, җиңелрәк кебек. Капитан мыек астыннан гына елмая, боцман, безгә куәт өстәп, кулындагы таягы белән дирижерлык итә.
Җырлый-җырлый барабыз, ул арада кызлар, бараклардан чыктылар да без бахырларга кул изәп калдылар...
Тау куышларына урнаштырган ракеталарны майлап, тазарттык. Һәм куыштан чыккан идек - таң калдык. Японнарның утраулары ап-ачык күренеп тора, хәтта яр буйларына тезелгән хәрби кораблары һәм җилфердәгән флаглары да...
Әмма балык икрасын җыючы кызларны безгә яңадан күрергә насыйп булмады. Җитмәсә, портка кайткач, мине «махсус бүлек»тән килгән «кызылбаш» үзе белән алып китте. Якташ озата чыкты. Ул мине алып китүчегә нидер әйтергә тели, ләкин теге аның белән хәтта сөйләшергә дә теләмәде.
Әнә шулай мин «япон шпионы» булып киттем. Мине алып китүче «кызылбаш» ни гаебем барлыгын да сорамыйча, мине әсирләр бинасына алып килеп, шактый җыйнак, ләкин һәрьяклап күзәтелгән бүлмәгә бикләп куйды да китеп тә барды.
Ни өчен, нигә мине «штрафной»лар бинасына алып килеп, бикләп киттеләр - һич аңламадым. Киемнәрне алыштырдылар, хәзер инде мин матрос-сигналчы түгел - арестант. Кырыс кына ашаталар, сорау алу да юк. Тып-тын. Төннәр буе уйланып ятам. Соңгы елларым искә төшерәм. Юк, Ил-ватанга андый-мондый хилафлык кылмадым кебек. Хак, сугыш елларында хәрби заводта эшләдем. Безнең цехта япон хатын-кызлары - яшь инженерлар бар иде, алар белән аралаштык, бергә эшләдек. Көлешә-көлешә, алар русча-татарча, без японча такылдаган булабыз. Кызык. Сугыш тәмамланып килгәндә, кулга төшергән руда ташый торган электровозларны япон белгечләре бар яклап та безнең тимер юлына көйлиләр иде, бер җайдан егәрлекләрен дә. Биш-алты япон кызы - инженерлар. Яшьләр. Вәләкин үтә игътибарлы белгечләр икән. Без ясаган һәр детальне энә күзеннән үткәрәләр. Алар, нигездә, япон электровозларын безнең рельсларга гына түгел, Россия тизлегенә һәм егәрлегенә дә җайлаучылар-көйләүчеләр, ягъни безнең пуф-пуф паровозларны алыштырырга тиешләр иде... Торулары аерым тулай торакта, алар тарафына беркемне кертмиләр. Хак, эштә аралаштык, бигрәк тә мине яраткан кызны ватып-җимереп булса да татарчага өйрәтеп изаланам - дуслашып киттек ич. Мин дә аңардан калышмаска тырышам, японча сөйләшергә ымсынам. Кыскасы, ике ел буена әсир ителеп, үзләре теләпме, ошбу көнчыгыш гүзәлләре цехта үзләренең электровозларын безнең системага көйләделәр. Руда ташырга бездә электровозлар юк иде, паровозлар иде. Алар бик еш ватылалар, кайберләре айлар буе цехта ята иде. Япон электровозлары безне бу хәлдән коткарачак иде, әлбәттә. Мин бездә ясалган ДИП станогында эшлим. Сүтеп әйткәндә - «догнать и перегнать» була. Имеш, без америкалыларны, бүгенге тел белән әйткәндә, куып җитәргә һәм хәтта узып китәргә тиеш идек. Без әнә шул станокларда япон инженерлары теләгән бер детальны ясап бирәбез. Эш арасында япон инженерлары белән аралаша башладык. «Әллә шул яктан бер-бер хәл булдымы?!.» дигән уй да башка килә. Хәтта бер япон кызы белән, аңа тиешле детальне бик төгәл итеп ясап биргәч (мин хәрби заводта эшләгәндә югары разрядлы токарь идем), шуңамы, таң калып, әллә үземне ошатып, яңагымнан да үпкән иде. Һәм бер-беребез белән кул ишарәләре аша аңлаша да башлаган идек инде. Гашыйк булдым мин ул кызга. Ул мине мөлаем елмаюы белән (бит очларына мәхәббәт нурлары кундыра алуы белән) тәмам әсир иткән иде. Бу - хак. Чынлап торып үбешә башлагач, цех егетләре: «Өйлән үзенә, татар кызына да охшаган. Үзе чибәр, чем-кара күзле - инженер», - дип үрти башладылар. Бермәлне бик чаяланып китепме, цехтагылар алдында япон гүзәлемне кочагыма алып, битеннән дә үпкән идем. Миңа гына түгел, үбешү аңа да ошады бугай: Ахырда, очрашкан саен кочаклашып, тәмам гашыйкларча сөешә башладык. Һәй ул гүзәлне, елмаеп-көлеп кочакка килеп керер иде дә, татарчалап: «Мусаит, син дегет, мин күз - ярат миңә», - дип, тәмам җанны эретер иде. Вәләкин безнең бу гамәлләрне һәрчак күзәтеп-карап торучылар да булган икән. Хәтта үбешкән вакытларны фотога да төшергәннәр булып чыкты.

Ахыры бар

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading