16+

Насыйп ярны кабат югалтмагыз

Ике яр һәм ялгызлык арасында бәргәләнә-бәргәләнә, ир уртасына җитүен аңлап, бер мәлгә тын калды Хәйдәр.

Насыйп ярны кабат югалтмагыз

Ике яр һәм ялгызлык арасында бәргәләнә-бәргәләнә, ир уртасына җитүен аңлап, бер мәлгә тын калды Хәйдәр.

Үз “мин”ен алга куеп яши-яши, балаларының үсеп җитүен дә, гомернең шулай тиз узуын да аңламаган икән ул.

Балалар үскәндәге иң тәмле чаклар да, никтер, берсе генә дә күңеленә сеңеп калмаган. Хәтта тәпи китүләрен дә, тәүге тапкыр “әттә“ дип әйтүләрен дә, мышный-мышный йоклап ятуларын да хәтерләми. Үзенә кыенлык китермичә генә, теләгәндә сөеп, теләгәндә сөелеп яшәп ятканда: “Кызын сорарга киләчәкләр” дигән хәбәр айнытып җибәрде аны. Кай арада үсеп буйга җиткән анын бәгырь җимеше? Ир буласы кеше аның кызын бәхетле итә алырмы? Кыенлыклар алдында ялгызын ташлап калдырмасмы? Кемнеңдер бәгыреннән өзелеп төшкән нәфис гөлен үзенә яр итеп сайлап, тормыш дәвамында бу хакта уйлап та карамаган ир-атны алмаштырып куйдылармыни. Әти-әнисенең кадерләп кенә, җил-яңгыр тидерми генә үстергән кызын уч төбендә назлап кына яшәтергә теләмәде дә, омтылмады да, кирәк дип санамады да ул. Ә үзенекенә килеп терәлгәч, хәтта һәрчак янында үсмәсә дә, бер дә кыенлык китерәсе килми икән. Ниһаять, ул кыз баланың язмышы да, тулы бәхете дә ирдән икәнлеген аңлады. Ләкин инде беренче тормыш яры Галияне бәхетле итәргә дә, икенче гаиләсе дип санаган Рәзинәне тулы тормышта яшәтергә дә соңга калынган булып чыкты. Чөнки күз яшьләрен түгеп арыган, балалар дип чабып вакытыннан алда йөзләрен җыерчыклар сарган, хурлану-сыктауларны йөрәкләре аша үткәрүнең ачылыгын аңлаган ханымнар бүген үз көннәрен үзләре күрергә өйрәнгән иде. Хәер, иң авыр, тормышта терәк кирәк чаклар артта калгач, аларга ир җаена тору кирәк микән соң? 

Чыннан да, бүген кызы Анияне сорарга киләләр. Аны да вакыйганың шаһиты булырга чакырдылар. Әлеге җаваплы тантанага Хәйдәр кем булып барыр? Менә кайчан уйландыра икән ул үткәннәр. Менә кайчан искә төшә икән ул парлы, чын гаилә тормышы. Әлегә кадәр үзенең тырнак очы кадәр дә гаебе югын акларга тырышып яшәгән нык ир кешене җебетергә күп кирәкми икән. 

Галия янәшәсеннән атлаганда бик күп нәрсәләргә игътибар итте ул. Хатынның сынмаслык булып ныгуын да, күз яшен түгәргә тиешле җирдә көчле булып кала белүен дә күрмичә кала алмады. Тормыш хатынын чыныктырган, ә Хәйдәрне киресенчә, сыткан, йомшаткан түгелме соң? Аннан соң, матур пар булып янәшә утырган кода-кодагыйга да соклануны яшереп булмый. Гаилә җанлы кешеләр тулы мәхәббәт белән яшиләр икән бит. Аларның инде бер-берсенә булган хөрмәтләре ярылып ята. Уллары да шул хөрмәтне күреп, тоеп үскәндер дә, ә Хәйдәр белән Галиянең кызына андый хисләр танышмы соң? Үз ялгышларын кызы тормышында күрәсе килмәде ата кешенең. Ул газиз баласының бәхеттән балкуын, ир җилкәсе тоеп яшәвен, тормышта үз урынын табуын тели. Кыз бала әти кешегә бигрәк тә якын була дигән сүзләргә әлегә кадәр ышанмаган иде. Чит гаилә белән аралашканда барысы да баш калкыта икән. Хәйдәрнең әнисе дә, әтисе дә шулай балалары өчен борчылган булгандыр, күрәсең. Яшьлеге, тәккәбберлеге белән аңламаган икән аларны. 

Хәйдәр – гаиләдә иң олы бала. Ә олы балага ярату, назлар бик сирәк эләгә. Гадәттә энекәш, сеңелкәшләр туу белән ул “син зур инде”гә әйләнә, әти-әни өчен вак тоелган зур эшләр аңа йөкләнә, үзеннән кечерәкләр абынып егылса да, гаеплеме-юкмы, ачулы сүзләр аның адресына явачак. Хәйдәр дә шулай олы бала булып, бик күп шелтәле сүзләрне колагына сеңдереп, кечерәк сеңелкәшләренең үсеп беткәч тә әниләре кочагына сыенуын күреп, кызыгып үсте. Ә үзе һаман да олы бала буларак авыррак һәм җаваплырак эшләрдә булды. Әнисе иңенә башын саласы килгән чакларда: “Син зур инде!“ – дип әйтерләр дип оялды. Ә әтисенең эштән бушаган чаклары бик сирәк иде. 

Мәктәпне тәмамлап, армия сафларына киткәч тә, аның эш рәте белеп, чыныгып, чын ир-егет булып үсүен тиз күреп алдылар. Хәрби шәһәрчектә калып, хезмәтен дәвам итүен теләделәр. Бу чакта сагыну хисе аңа таныш иде әле. Ул, барысыннан баш тартып, ашыгып, ашкынып авылга кайтты. Якында гына урнашкан кечкенә генә бер шәһәрдәге уку йортына кереп һөнәр үзләштерергә теләде. Ләкин ишле гаиләдә үскән егетнең арттан этүчесе дә, ярдәм итүчесе дә булмады. Аның хыялларын бушлык алмаштырды. Кире хәрби хезмәткә китәргә дә талпынып карады. Тик йөрәге ирек бирмәде. Шулай итеп, егет бик аз гына хезмәт хакына күрше районда урнашкан бер шифаханәгә гади эшче булып урнашты. Бәхетенә, биредә яхшы кешеләр очрады. Аның эшләп үсүе, ялкаулана белмәве нык ярдәм итте. Шифаханә җитәкчелеге ярдәме белән егет укыды, хезмәт баскычлары буйлап күтәрелде. Ахыр чиктә шифаханәнең халык белән эшләү бүлеге җитәкчесе булып билгеләнде. Төшемле эшне бик тиз аңлап алды ул. Таныш-белешләр, күрше-күлән юллама табып бирүне үтенеп бар да аңа килде. Яңа дуслар да бик тиз артты.

Ак халатлы тормыш ярын – Галиясен дә биредә очратты Хәйдәр. Егет чакта бар да гади кебек тоелса да, тормыш итә башлагач салкынлык үзен сиздерде шул. Эшендәге дәрәҗә яратуы да өйгә ияреп кайтты. Гаилә җылысын, тигезлекнең тәмен, бала сөю рәхәтен дә эшенә алмаштырды. “Мине иркәләп утыручы булмады, үстем бит әле“, – дигән ашыгыч нәтиҗә дә, аның чоры балаларыннан аермалы буларак, Ания үскән елларга бик туры килеп бетми иде. Чөнки, кечесе олысыныкын алмаштырып, тузганчы киеп йөри торган заман узган. Киемгә дә ихтыяҗ зур, тәрбиягә дә таләпләр башка. Балалар бакчасыннан ук тормышның башкача башлануын аталар күзлегеннән дә, ир күзлегеннән дә карый белмәде.

Хәйдәр өчен беренче чиратта эш һәм дәрәҗә булды. Ә чат саен бозыклыклар, начар гадәтләр, замана чирләре сагалап торган тормышта кыз баланы һәрчак күз уңында тоту, аны дөрес сукмактан тайпылдырмас өчен шөгыль табу тигез парларга җиңелрәк иде. Гаилә йөген тарту Галия өстенә калды. Ир хатыны була торып, ялгызлыкны тою бик авыр иде аңа. Ә Хәйдәр исә киресенчә күбрәк ялгызы булуны өстен күрә. Эштә кешедән туеп кайткан чакларында, өйдә булуына карамастан, үз-үзенә бикләнеп, үз дөньясы, үз хисләре белән яшәргә ярата. Бу вакытта сагынып көтеп алган кызы да, сөйләшергә, киңәшергә көтеп торган хатыны да аның өчен әллә бар, әллә юк. Атнага бер туры килгән ялларында ул дуслары белән ауга йөрергә, балыкка барырга, мунча керергә тырыша. Бу чакларда гаилә тагын читтә кала. 

Тормыш күпме шулай дәвам иткән булыр иде. Беркөн килеп хезмәттәшләре Галиянең күзен ача. 

– Син чынлап та сукырмы, әллә күрмәмешкә генә салышасыңмы, иреңнең бит сөяркәсе бар. Ничек елмаеп, матур итеп сөйләшүләрен дә, чәчәкләр тотып янына керүен дә күрмисеңмени, – диде алар хатынның үзәген өзеп. Җиде ел яшәп, җиде тапкыр да чәчәк бүләк итмәгән, көнгә түгел, хәтта айга бер тапкыр да “хәлең ничек” димәгән ирнең шулай игътибарлы булуына бер мәлгә ышанасы да килмәде хатынның. Аның ире турында сөйлиләр идеме соң? Күпме генә ышанасы килмәсә дә, хәбәр дөрес иде. Ир чын йөзен гаиләсеннән яшерәме, әллә сөяркәсеннәнме? Дөрестән дә, иренең холкын аңлап бетерәмде Галия. Аның өчен Хәйдәр тирән күл белән бер иде. 

...Никах табынында янәшәсендә Хәйдәр утырганда, кызына матур теләкләр юлланганда Галия күз яшьләре түккән көннәрен, мендәр кочаклап, көндәшлек ачысыннан сыгылып төн үткәргән чакларын исенә алды. Бер агарды, бер кызарды ул. Бу ир заты бүген саф хисләрен салып таптаган хатыны, балам дип бит очыннан да үпмәгән кызы янәшәсендә утырырга лаек идеме соң? Ләкин, яшь чактагы бер тартылу, ниндидер бер җылы якынлыгы сакланган шул. Күпме генә кырыс һәм башбирмәс булырга тырышса да, Галия ул хисләр алдында көчсез иде. Ул Хәйдәргә кабат каты бәрелә алмады. Аннан соң, егет ягы парлы булгач, кызы янында ире исән килеш сыңар канат белән утыруны теләмәде ул. Үзе эчтән әрнеде: үстереп аякка бастыргач, кызым, дип кочып аласы, аны кайгырткан булып кыланасы җиңел бит...

Аерылышкан еллар еракта калса да, эзе әле суынмаган. Тырнап, яралап, искә төшереп торырдай уртак әйберләр күп шул. Гаилә тормышын артык бутап, тавышланып тормады ир. Җиңел генә җыенды да башка фатирга китте дә барды. Баштарак ялгызы яшәде. Борчучы, нәрсәдер таләп итүче булмагач, күңеленә ниндидер дәрәҗәдә тынычлык тапты ул. Кеше шулай яратылган, үскән икән, аңардан инде нидер таләп итү, буйсындырырга теләү, боеру урынсыз. Эш, ял, күңелле шөгыльләр иде аның тормыш кыйбласы. Үзенең гаилә кешесе түгел икәнлеген аңласа да, сөяркәсенең авырлы булуы тагын никах белән бәйләп куя Хәйдәрне. Бу юлы инде чарасызлыктан барып бәйләнә яшь хатынга. 

Әлегә кадәр Хәйдәрнең үткәннәрен искә алырга да, аларны барларга да, хаталарына тукталырга да вакыты да, теләге дә юк иде. Әллә яшь бару үзенекен итте, әллә кызының үсеп җитүен аңлау тәэсире – хәзер менә гаилә җылысына тартыла. Гаиләнең, парлы тормышның, йөкне икәү җигелеп тартуның тәмен соңга калып булса да аңлады ул. Ә Рәзинәгә өйләнгән көннәрен, уйланылмыйча ясалган адымын искә алырга да теләми. Дөрес, анда да аның кызы үсеп килә. Хәтта үз каны акмаса да, ул аның үз кызына саный. Кайгыртуны, булышуны бурычы итеп тоя.

Хәйдәр икенче тапкыр тормыш корып җибәргәндә, Рәзинәгә нибары 19 гына яшь була. Үзенең әни буласын белгәч, ирнең артыннан калмыйча йөреп, ул торган фатирга килеп яши башлауга, соңрак никахны рәсмиләштерүгә ирешә ул. Ир каршы килә алмый. Чөнки арада бала бар. Тора-бара кызның башка ирләр белән дә чуалуы ачыклана, никахсыз гына гаилә тормышы белән яшәве дә мәгълүм була. Шомарып беткән, яшь кенә булса да, максатларына җиңел ирешергә өйрәнгән кыз ничек оста башын әйләндерә аның. Ә гел гадел юл белән, иргә юл биреп яшәргә дигән тәрбиядә үскән Галия үзенең законлы ирен тотып калырлык та көч таба алмый. Күрәсең, аны тормышның башка мәшәкатьләре баскан була. 

Менә шунда инде Хәйдәр яшь егет булмаса да, кызлар тозагына төшүен, алдануын аңлый. Баланың да үзенеке булуыннан шикләнә. Чөнки зәңгәр күзле, сары чәчле бала ике якта да, ничәмә буын арасында да күзәтелми. Рәзинә ягы баланың үсә-үсә үзгәрүе, әти-әнисенә тартуын күпме аңлатырга тырышсалар да, дөреслектән качып булмый инде. Ләкин бит өлкәннәр ялгышында баланың гаебе юк. Ир, хатынын кабул итә алмаса да, баланы язмыш кочагына тапшырмый. Яшь хатыны белән тормышлары аерым сукмак алгач та, ул әти сүзен ишетүдән туктамый.

Еллар үзенекен иткән. Хәйдәрнең дә чәчләре чаларган. Күңеле дә юк кына әйбердән дә йомшарырга гына тора. Эштәге дәрәҗәләр әллә ни юаныч бирми. Өенә кайтасы килми эштә утырган көннәре дә рәттән. Табигать парлы яшәр өчен яраткан икән, иртәме-соңмы, барыбер ялгызлыктан, үзен өчен яшәүдән туясың икән ул. Шулай да уйлый китсәң, ике хатыны янәшәсендә, аларны көн саен күреп, эш буенча аралашып яшәү җиңел булмаган. Галиясе сабырлыгы белән дәшмәскә, сагышын йөзенә чыгармаска, хезмәттәшләре алдында сер бирмәскә тырышса да, Рәзинә бөтенләй башка төрле шул. Кем белән бәйләнгәнен тиз аңлатты ул. 

Аерым яшәлгән елларны гаилә тарихыннан сызып атып булмаса да, Хәйдәрнең йөрәк түрендә кабат кавышу, Галия янәшәсендә булу теләге уянды. Моңа аны кызын тормышлы итү этәрде. Бәйрәмнәр дә, тантаналар да, хәтта гадәти көннәр дә парың янәшәсендә күңеллерәк икән. Ир моны аңлады, ләкин әлегә Галиягә авыз тутырып әйтергә кыюлыгы җитмичә, кабат буш фатирына кайтты. Чыгып киткәндәге кыюлыгы кая киткәндер, сөяркәләргә сайрагандагы җор теле ник бәйләнеп калгандыр – монысын үзе дә аңламады. 

Инде хәзер ул Галиянең туй мәшәкатьләре белән бәйле берәр киңәш соравын көтә. Шул чагында ул ике мәшәкатьне бер итеп, ничек тә сүз катачагын, тормышындагы насыйп ярны кабат югалтырга үзенә юл куймаячагын кат-кат уйлап куйды. Тик Галия уңай җавап бирерме? Аралашуларының кая таба барганын аңлаган хатын бу хакта үзе дә икеләнә иде әле...

Ләйлә Искәндәрова
Фото:  ru.freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading