16+

Өмет яшәтә. Нинди моң бар синең күзләреңдә (ХИКӘЯ)

Дәвамы. Башы 12 март санында - Өченче теләгем - синең белән бергә якты көнгә соклану. Мин аны һәр иртәдә Аллаһы Тәгаләдән сорыйм. Фәрештәләр дә бу хакта, «Амин», дип дога кылсалар иде дим. - Рәхмәт сиңа, Нәсим. Саф күңелең, изге теләкләрең өчен рәхмәт. Миндә дә бүген өмет яши. «Аллаһы Тәгалә адәм балаларын газап өчен түгел, ә бер-берсен бәхетле итәр өчен яраткан», - дип юата мине әбием.

Дәвамы. Башы 12 март санында - Өченче теләгем - синең белән бергә якты көнгә соклану. Мин аны һәр иртәдә Аллаһы Тәгаләдән сорыйм. Фәрештәләр дә бу хакта, «Амин», дип дога кылсалар иде дим. - Рәхмәт сиңа, Нәсим. Саф күңелең, изге теләкләрең өчен рәхмәт. Миндә дә бүген өмет яши. «Аллаһы Тәгалә адәм балаларын газап өчен түгел, ә бер-берсен бәхетле итәр өчен яраткан», - дип юата мине әбием.

Аның сүзләрен расларга теләгәндәй, әрәмәдә, өздереп-өздереп, сандугач сайрый башлады. Чишмә челтерәвенә һәм сандугач моңына өретелеп, офыкта таң сызылып килә иде.

6
Ә гомер ага да ага. Аның агышын адәм баласының теләге генә түгел, зилзиләләр дә туктата алмый. Җырдагы кебек: «Ага сулар, айлар ага, еллар ага...»
«Әйе, берәүләр өчен гомер алга ага. Ә менә аның өчен ул туктап калгандай булды. Әллә язмыш, әллә...» Күңелсез уйларын таратырга теләп, Нәзыйфә бакчага чыкты, тәрәзә алдында ук үскән шомыртны кочагына алып, кәүсәсенә битен куйды. Кәүсә буйлап тереклек агуын тоеп, ул сискәнеп китте.
«Юк, өметеңне өзмә әле син. Яшәргә кирәк, яшәргә... - дип юата кебек иде аны шомырт. - Әнә мин ничә еллар инде ялгыз үсәм, тик шулай да өметсезлеккә бирелмим. Ә синең әле Нәсимең бар».
- Әллә исәрләнәм инде, - дип куйды үзалдына Нәзыйфә һәм өйгә кереп китте. Аннан, өстәл янына килеп, Нәсимгә хат язарга утырды.
«Нәсим, газизем!
Хатыңны алдым. Мине онытмавың, җылы сүзләрең өчен рәхмәт.
Үземнең хәлләрем әйбәт, әни белән әби бер килеш йөреп торалар. Фәүзия апа, көнаралаш килеп, булышып китә. Аллаһының рәхмәте яусын аңа! Эшләрне бетергәч, озак кына сөйләшеп утырабыз. Бик сагына ул сине, мин дә юксынам. Кайчан имтиханнарыңны биреп бетерерсең дә кышкы каникулга кайтырсың икән, дип көтәбез. Ә көткәндә вакыт шундый акрын үтә, көннәрне уздыра алмый интегәм. Төннәрен тагын да авыррак, сискәнеп уянам да сине уйлыйм. Тәрәзә янына утырып, имтиханга әзерләнәсеңдер, рәтле йокы да эләкмидер, дим. Уку белән ашарга әзерләргә дә вакытың калмыйдыр инде, укый-укый күзләрең талгандыр...».
Нәзыйфәнең тамагына кайнар төер тыгылды, күз яшьләрен йотып, бермәл тәрәзәгә карап торды. Урамнан аңа караңгылык, төн пәрдәсе генә бага иде. Тик бүлмәдәге якты ут кына күзләренә караңгы-кызгылт шәүлә сирпеде. Нәзыйфә куллары белән күзләрен каплады, менә-менә учларын ачар да күзләре яңадан күрә башлар кебек тоелды аңа. Сә­ламәт вакытта күзләренә көн яктысы түгел, бәхетнең үзе баккан икән ич. Ә ул аны сизмәгән, аңламаган. Их, тормыш, тормыш... Сабырлык биреп, яңадан шул бәхет белән очраштырсаң иде. Җи­бәрмәс иде ул аны, кадерен белер иде.
Шулай уйланып утыра торгач, күзләренә йокы сарылды. Ә берничә минуттан, йөзен кулларына куеп, утырган урынында йокыга талды.
Төшендә ул дулкын булып чайкалучы яшел иген кырын күрде. Менә ул кыр юлыннан шул дулкыннарга таба йөгерә. Җил дә яшел игеннәрне аңа таба куа кебек. Алар дулкын булып киләләр дә, авылга керергә кыймый, кире йөгерәләр. Җил тагын аларны алга куа, тик башаклар җил кочагыннан яңадан шуып чыгалар... Ни хикмәттер, Нәзыйфә дә алар янына килеп җитә алмый. Менә ул, эсселектән сулуы кабып, туктап калды, тез буыннарының хәле китеп, тузанлы юлга тезләнде. Егылып кит­мәс өчен кулларын сузып, күк йөзенә бакты. Күк йөзе чалт аяз булса да, нишләптер, анда... кояш юк иде.
Шул мизгелдә Нәзыйфә сискәнеп уянып китте, үзенең кайда икәнен аңышмый, кузгала алмый торды. Бөтен тәне дерелди, кыл кыймылдатырлык та хәле юк иде. Бераз вакыт узгач, авырлык белән торды да кармаланып караватка барып ятты. Тик күзләрен йокы алмады, йоклап китсә, тагын теге шомлы төшне күрер кебек иде. Ул үзен ялгыз, чиксез ялгыз итеп сизде. Әйтерсең лә караңгы бушлыкта берүзе торып калган. Ул кычкырырга теләде, әмма тавышы чыкмады. Шунда гына Нәзыйфә тәненең ут булып януын, иреннәре кипшереп, авыз эче чатнавын тойды. «Су, - дип пышылдады ул, - бер йотым су бирегезче...».
Әнисе дә уянган икән, чынаякка чәй агызып, тәне уттай кызышкан кызының иреннәренә тидерде. Йотылып чәй эчкәч, Нәзыйфә саташулы халәттә йокыга китте.
Ә тышта буран котырына, кар бөртекләре койма буй­ларында, өй кыекларында сыеныр урын эзли, тик җилнең генә аларның хә­ленә керергә исәбе юк иде.
7
Нәзыйфә атна буе авырып ятты. Үз хәле хәл булса да, әнисе аның яныннан китмәде: мәтрүшкә тө­нәт­мәсе, кура җиләге белән чәй, төрле дарулар эчерде. Инде икенче атнага киткәч, Нәзыйфә торып йөри һәм тамагына да азрак ашый башлады. Көн саен килеп йөргән Фәүзия апасы аны өй эшләренә, терлек-туар янына якын җибәр­мәде: «Өзлегерсең, әлегә чы­гып йөрмә, менә ныклап аякка баскач, үзем үк эш куша башлармын», - диде.
Бер-ике көннән, имтиханнарын уңышлы тапшырып, кышкы каникулга Нә­сим кайтып төште. Нәзый­фә­гә канатлар үсеп чыккандай булды. Дөньяда аннан да бәхетлерәк кеше юк иде кебек ул көнне: кая басканын, нәрсә әйткәнен дә белмәде. Янында Нәсимнең барлыгын тою, тавышын ишетү аңа көн яктысын кайтаргандай бул­ды.
«Әйе, адәм баласын өмет, башкалар өчен кирәклегеңне тою яшәтә. Ходай Тәгалә кызымны өметтән аермасын, рәхмәтеннән ташламасын иде. Без инде яшисен яшә­гән», - дип уйлады Нәгыймә апа, Нәзыйфә белән Нәсимгә карап.
Икенче көнне Нәзыйфә белән Нәсим, кулга-кул тотынышып, тау астындагы чишмә буена төштеләр. Чишмә буен кар каплаган. Бәс һәм кар сарган тал ботаклары очларын түбән игәннәр. Чишмә дә элеккегечә ярсып түгел, талгын гына ага. Әйе, табигатьтә тәң­гәллек, кешедән башка һәр тереклек иясе табигать кануннары буенча яши. Тик кеше генә, үзен табигатьтән өстен куярга омтылып, шул тигезлекне боза. Югыйсә кешеләр дә бәхетле яшәр, җаннар да җәрәхәтләнми, фаҗигаләрнең дә күбесе булмый калыр иде. Кызганыч ки, адәм баласы күп вакытта үзенең асылына каршы килеп яши шул. Бары гомер азагында гына уйлана башлый.
Чишмә буендагы матурлыкны күреп, ирексездән, шул турыда уйлады Нәсим белән Нәзыйфә. Хәтта беркавым бер-берсенә эндәшер­гә дә кыймый тордылар.
Кинәт җил исеп куйды. Нәсим белән Нәзыйфәнең өс­тенә кар коелды. Шуны гына көткәндәй, тал ботакларыннан пырхылдашып бертөркем кызылтүш очып китте. Чишмә буенда кабат тынлык урнашты.
Нәсим, елмаеп, Нәзыйфә өстенә коелган карны перчаткасы белән сак кына каккалый башлады.
- Тимә, Нәсим, бәлки кар түгел, бәхетнең үзе кунгандыр, - дип эндәште аңа Нә­зыйфә.
- Алайса, мин аны җибәрмим, - дип, Нәсим Нәзый­фә­не йомшак кына кочаклап алды.
- Янымда булсаң, җибәр­мәс идең дә бит. Тик ике атнадан яңадан китеп барасың шул.
- Укып бетергәч, бәхетең һәрчак яныңда булыр, Нә­зый­фәм.
- Их, шулай булсачы. Тик күңелем моңа нигәдер ышанып җитми, Нәсим. Башканы табарсың да онытырсың кебек.
- Юләрем. Шундый уйлар уйлыйлар димени. Башкалар башканы эзләсеннәр. Мин бит сине, бары сине генә яратам.
Төне буе назга сусаган чәчкә таҗлары тәүге кояш нурлары белән кавышкандай, иреннәр бер-берсе белән кушылды.
8
Табигать язга аяк басты. Яз белән бергә, күңелләрдә яңа өметләр бөреләнде.
Өмет... Адәм баласын тормыш җиз иләктән илә­гәндә, ул аның күңелендә чаткы булып кабына да, үз-үзен югалтудан саклап кала. Ә андый мизгелләр кеше тормышында шактый очрый. Гомер агышында, югалту һәм табышлар аша, адәм баласы тормыш тәҗрибәсе туплый, өмете дә ныгый бара. Әмма ул инде яшьлектәге хыял дигән канатын югалткан була. Канатлы булганга, яшьлекнең гомере кыска, һай, кыска...
Нәзыйфә дә, өметен югалта язганда, хыял канатына таяна. Юк, бүгенгесе ничек кенә авыр тоелмасын, киләчәгендә яктылык булырга тиеш ләбаса. Бәлки әле Нәсим белән чынлап та бергә булырлар, күзләре дә якты көнне күрер. Ышана алмый аның күңеле тормышның газаптан гына тора алуына. Әнә бит, Нәсим дә җәйге ял вакытында аны тәҗрибәле табибларга күрсәтеп карарга вәгъдә биреп китте. Кем белә, бәхет дигән нәрсәдә бәлки аның да өлеше бардыр?!
Шулай дип юатты Нә­зыйфә үзен. Яз сулышын то­еп, йөрәге дә ешрак, өмет бе­лән тибә башлады. Көннәр шулай бер-бер артлы уза торды. Нәсимнән хат килгәндә, кичләр дә көнгә тоташкан кебек була иде.
Ә беркөнне ул күңелендәге хисләрне кәгазьгә төшерергә уйлады. Җан җылысы белән туган хисләр, шигырь юллары булып, дәфтәр битенә күчте.
Күбәләкме гашыйк кеше җаны,
Җирдән ургып чыккан чишмәме?
Давылларны кичәр бер корабмы,
Йолдызмы бер юлсыз кичтәге?!
Бизмән бармы сөю газабына,
Тиңдәш бармы сөю назына?
Мәхәббәтең җуйсаң - дәва бармы,
Алмаш бармы сөю язына?!
Сорау арты сорау туа җанда,
Еллар булып гомер агыла.
Язмышлардай җаваплар да төрле,
Тормыш юлы шулай языла.
Нәзыйфә бер мизгел уйланып торды, аннары ручкасын куйды да ишеккә атлады. Тышка чыккач, саф һа­­­­вадан башы җиңелчә әй­ләнеп китте. Нәзыйфә, коймага тотына-тотына, бакчага юнәлде. Шомырт ботагында булса кирәк, өздереп-өздереп сыерчык сайрый башлады. Аның тавышына сарай тү­бәсеннән тамган тамчылар кушылды. Нәзыйфә, онытылып, күңеле белән гүзәллек дөньясына чумды. Тәненең һәр күзәнәге буйлап җанына талгын бер рәхәтлек, җиңеллек агылды. Чалт аяз күктә апрель кояшы балкый иде.
9
Нәсим кайтыр көн якынлашкан саен, Нәзыйфә өчен көтү татлы газапка әйләнде. Сәгатьләрне генә түгел, минутларны да саный иде аның йөрәге. Үзенең кая басканын, нәрсә эшләгәнен дә сизми башлады хәзер Нәзыйфә. Ә көннәр, үч иткәндәй, айга тиң акрын уза иде. Төш­ләрендә Нәсимнең имтихан тапшырганын күреп, төн­нәрен саташып чыкты. Имеш, Нәсим имтиханын тапшыра алмаган да яңадан тапшырырга рөхсәт алып йөри. Андый вакытларда манма тиргә батып уяна иде Нәзыйфә. Төшен сөйләгәч, әнисе аны: «Бисмилла әйтеп ят, кызым, әбиең өйрәткән догаларны укы. Борчылма, юк-бар төш кенә булган ул», - дип юата иде.
Ә бер төнне Нәзыйфә гаҗәеп матур төш күрде. Авыл янындагы басу чәчәк­ләргә күмелгән икән. Чәчәк­ләр арасыннан тургайлар, күккә күтәрелеп, өздереп-өздереп сайрыйлар. Аларга чикерткәләр хоры кушыла. Чәчәктән чәчәккә очкан кү­бәләкләр аның ал бизәкле күлмәгенә, чәчләренә куна. Кулларына алыйм дигәндә генә, очып китеп, бер-берсен куыша башлыйлар. Ул да булмый, каяндыр болыт чыгып, җылы яңгыр сибәләп үтте, күк читендә, аллы-гөлле төсләргә манылып, салават күпере чыкты.
Төше шул урында өзелеп, Нәзыйфә уянып китте. Елмаеп, күзләрен йомды. Әмма инде күздән йокы качкан иде. Күпме теләсәң дә, татлы төшләрнең дәвамы булмый шул.
Нәзыйфә, акрын гына торып, түр якка чыкты. Әнисе белән әбисе әле уянмаган иде. Аяк очларына гына басып, ул саклык белән ишек янына килде. Элгечтән шәлъ­­­­­яулык алып иңенә салды да бакчага чыкты. Дымлы салкынча һавадан, үлән­нәргә сарылган чык тамчыларыннан өшетеп җибәрсә дә, өйгә керергә ашыкмады.
Якында гына әтәч кычкырды. Димәк, таң атып килә. Бәлки, бүген Нәсим кайтыр. Сөйләшә алдымы икән ул минем хакта, әллә мине өметләндерер өчен генә әйттеме? Юк, юк, Нә­сим сүзендә торыр. Насыйп булса, бәлки күзләре дә ачылыр. Дөрес, ул участок хастаханәсендә дә, районныкында да ятып чыккан иде. «Күз катламнарына зыян килмәгән. Операция ясау зарурлыгы юк», - диделәр.
Шулай уйга чумып күпме утырган булыр иде, әнисе чыгып дәште. Нәзый­фә те­ләр-теләмәс кенә өйгә атлады.
Теләге фәрештәләрнең амин дигән сәгатенә туры килде, күрәсең, ул көнне Нәсим кайтып керде. Исән­лек-саулык сорашкач, Нә­сим:
- Нәгыймә апа, каршы килмәсәгез, мин иртәгә Нә­зыйфәне Казанга алып китәр идем. Ә аннан, юллама алып, Мәскәүгә, - диде.
- Мин каршы түгел түгелен дә, Нәсим улым. Тик, көнендә өлгермәсәгез, Мәс­кәүдә кайда тукталырсыз икән соң? - диде борчылып ана.
- Борчылмагыз, Нәгый­мә апа, Мәскәүдә әти ягыннан кардәшебез яши. Әгәр Нә­зыйфәне хастаханәгә салсалар, телефоннан булса да хәбәр итәрмен, - диде Нә­сим, аны тынычландырырга тырышып һәм Нә­зыйфә бе­лән йөреп керергә рөхсәт сорады.
- Ярый, балалар. Сез кайтканчы, мин Нәзыйфәгә юл кирәк-яраклары әзерли торырмын, - диде ана, ризалык биреп.
10
Нәзыйфәне Гельмгольц исемендәге институт клиникасына салдылар. Биредә катлаулы медицина җиһазларында җентекле тикшере­нүләр­дән соң, «нейроинфекция - арахноидит нәти­җәсен­дә килеп чыккан ретробульбар неврит», дигән диагноз куйдылар.
- Сеңлем, сукыраер ал­дын­­нан берәр йогышлы авыру белән авырмаган идеңме? - Профессорның Нә­зыйфәгә биргән бер­­­­­­енче соравы шул булды.
- Әйе, - дип җавап бирде Нәзыйфә һәм үзенең грипп белән чирләп китүе, әмма, дәресләрне калдырудан куркып, аны аяк өсте уздыруы турында сөйләде.
- Их, кызым, кызым, - диде профессор, аңа шелтәле һәм бер үк вакытта үз итеп, - сез, яшьләр, авыруның нә­ти­җәләре хакында уйламыйсыз шул. Йә, ярый, - дип өстәде аннары, Нәзый­фәне тыныч­ландырырга тырышып, - әле өмет бар. Әмма ­ синең үзең­нән дә то­ра. Икебез дә тырышсак, без авыруны, һичшиксез, җи­ңәрбез.
Һәм ул Нәзыйфәгә, үз кызыдай якын итеп, күңелне эретерлек ягымлы бер җылылык белән карады...
Клиникада кызга антибиотик һәм витаминнар белән гомуми дәвалау курсы билгеләделәр. Бер ай үткәч, Нәзыйфәнең күзләре азрак күрә башлады. Ике айдан соң клиникадан чыкканда Нәзый­фә яхшы күрә иде инде.
Нәсим аны беренче каттагы вестибюльдә каршы алды. Өмет һәм ярату күрде Нәзыйфә аның күз карашында.
- Нәзыйфәм, бәгърем, - диде ул, кызны кочагына алып, - хәлең ничек?
- Мин күрәм, күрәм, Нәсим. Мин кояшны, сине, дөньяны күрәм. Ишетәсеңме, Нәсим?!
- Чынмы, чынмы, кадерлем, чынлап та күрәсеңме?!
Нәсим аны яңадан кочагына алды, энҗедәй яшь бөртекләре җемелдәгән күз­лә­ренә карады. Нәзыйфә, егетнең борчулы карашын тоеп, тынычландырырга ашык­­ты:
- Шатлыктан ул, Нә­сим, шатлыктан. Мин бу көнне озак, бик озак көт­тем. Төш­ләремдә дә, караңгы бушлыктан чыгу юлы эзләп, саташып чыга идем. - Нә­зыйфә, бер мизгелгә тын калып, кулъяулык чите белән күз яшьлә­рен сөртте. - Рәх­мәт сиңа, Нәсим. Яратуың, тү­зем­лелегең, изге күңеллелегең өчен рәхмәт.
- Ярату өчен рәхмәт әйтәләрмени, кадерлем! - Нәсим кызның күзләренә сөеп карады. - Мин бит сиңа язмышым, бәхетем итеп карыйм. Ә бәхет өчен күп кирәкми. Мин сине теләсә нинди хәлдә дә ташламаган булыр идем, Нә­зыйфәм!
* * *
Тирә-юньне алтынсу-кызгылт яктылыкка манып, таң сызылып килә. Менә кояшның тәүге нурлары бакча түрендәге шомырт агачы очларына төште. Бер мизгелгә генә күзләренә йокы эленгән сандугач, дерт итеп уянып, өздереп сайрый башлады.
- Керик, Нәсим. Әни дә, борчылып, йокыга китә алмый ята торгандыр. - Нә­зыйфә егетнең кочагыннан аз гына тартылып куйды.
- Юк инде, Нәзыйфәм, мин сине беркая да җибәр­мим. Менә хәзер сезгә керәбез дә: «Нәгыймә апа, мин Нәзыйфәне яратам, ризалыгың бир», - дип әй­тәм.
- Юләрем минем. - Нәзыйфә егетнең күзләренә тутырып карады. - Алай сандугач кебек сабырсыз булма. Иртән килерсең, яме, сөеклем.
Җиңелчә генә җил исеп куйды. Күз яшедәй саф чык тамчылары кунган яфраклар талгын җилгә шыбырдашып куйдылар. Әйтерсең лә алар да бу яшь насыйп­­­­­­­­ларга бәхет тели иде.

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading