–Ник тоз саласың ярама, нинди мәхәббәт, балалар мәхәббәтсез туамени?
–Белмим, килен, бу сорауга үзең җавап бир. Безгә бернинди дә хат килмәде. Яшә үз тормышың белән. Йортың бар, мунчаң бар. Иң авыр чакта да яктыртмадың.
–Закир кайтса, ни әйтермен дидем. Ә ул кайтмады. Ник кайтмады. Кайтса, мин куып чыгармаган булыр идем бит.
Заһирә илереп елаган Рәшидәне көчкә-хәлгә тынычландырып кайтарып җибәрде. Мич артыннан боларга Галинурның төпчекләре Мәлихә карап торганны күрмәделәр дә. Мәлихә әби белән бабай сөйләшкәнне дә, Рәшидә апасының елаганын да карап торды. Аның ничек тә апасына ярдәм итәсе килде. Икенче көнне әбисенең мич башына яшереп куйган хатын алып үзләренә уйнарга килгән Мәдинәгә тоттырды.
– Хатны әниеңә бир һәм кире монда алып кил, –диде. Бер аягың монда, икенчесе тегендә булсын. Мәдинә шук бала иде. Йөгереп кайтып хатны әнисенә бирде.
– Мәлихә әйтте, хатны кире алып киләсе диде.
Рәшидә калтырана-калтырана Закирның хатын укый башлады.
“Туганнарым, ни хәлләрегез бар. Рәшидә, балалар ничек? Мин монда гаиләле булдым, хәзер ике улым үсеп килә. Икесе дә бик кечкенәләр әле. Истәлеккә фоторәсемнәрен салам. Барыгызга да чуктин-чук сәлам. Сәламәтлегем ярыйсы, протез аякларда йөрим. Күбрәк Сәгадәт эштә. Мин балалар янында. Ул көндез эштә. Җиңги синең кебек Сәгадәт тә кичләрен тегү дә тегә. Тормышны шулай бергәләп тартабыз. Аякларым һава торышы үзгәргән саен бик борчый, тик түзәргә була. Сезгә исәнлек-саулык теләп Закирыгыз дип белерсез”
Рәшидә хатны әллә ничә тапкыр укыды.
– Әни, мине капка төбендә Мәлихә көтеп тора. Ул хатны сорый. Рәшидә ике ир балага күз төшереп тә өлгерде. Фотосурәт артында – Истәлеккә улларым Сәет һәм Ришат дип язылган иде. Кулыннан хатны Мәдинә тартып алды да, йөгереп чыгып китте.
Бар да бетте. Закирны көткән гомер дә бетте. Ник кайтмаган, нәрсә уйлаган? Әллә авылга аяксыз-кулсыз кайтучылар аз булдымы? – Рәшидәнең кычкырып елавына өйдән олырак кызлары йөгереп чыкты.
– Ни булды, әни, ни булды?
– Берни булмады. Закир әтиегезнең үлгән хәбәре килгән.
Шул көннән Рәшидә Заһирә әнкәй яшәгән йортка башка аяк та басмады. Озак та тормый Галимәрдән абзый дөнья белән хушлашты. Анда да бармады Рәшидә. Заһирә карчык Мәдинәнең кулыннан тотып, сорады:
Тормыш әнә шулай бер җаена акты. Килгән хәбәрләрдән төп йорт дертләп торды. Бу вакыйгаларга биш-алты ел үтмәде, Закирдан тагы бер хат килеп төште. Тик хат хатын-кыз кулы белән язылган иде. Сәгадәт төп йортка, Закирның туган авылына аның үлемен хәбәр итеп, догада булуларын сорап язган иде. Заһирә бу юлы, хатны, күчтәнәчен төяп Рәшидә йортына үзе китте.
Капкадан Заһирә әнкәйнең керүен күреп Рәшидә бермәл каушап та китте.
– Нихәл, Рәшидә?
– Саумысыз?
– Бу йортта мине көтмәсәң дә, килдем әле. Закирдан хат килде.
– Беренче хатны да шулай алып килгән булсагыз, без болай булмаган булыр идек.
– Ялгыштым, Рәшидә. Зинһар миңа рәнҗемә. Мин болай да бу тормышта шактый кыйналдым инде. Улларымны югалттым. Беренче улым хәбәрсез югалды. Кайда үлгәнен дә белмибез. Икенчесе ике тапкыр яраланып, сугышка керде, ул да кайтмады. Ичмасам, аның күмелгән урыны бар. Салих абыең нинди хәлдә кайтты, һаман мантый алмады. Кызым окопта салкын тиеп кайтып, терелә алмады. Менә Закирҗаным да үлгән. Хаты килде.
– Закир үлгән?
– Әйе, балам, Закирым да юк инде. Мин гаепле синең алда, кичерә алсаң, кичер. Закирҗан алдында да гаебем зур, – диде Заһирә әнкәй хатны да, күчтәнәчләрен дә баскыч төбендә калдырып, капкадан чыгып китте. Рәшидә аның артыннан чыкмады, туктатмады.
“Туганнар, исәнмесез, бу хатны Закир вафат булганнан соң язам. Закир тимерчелектә эшләгәндә үпкәсенә салкын тидереп, терелә алмады. Ике улыбыз әтисез калды. Өченчесен туганын әтисе күрә алмады. Монда яшәп калып булмас кебек. Азнакайга әниләр янына кайтып китәрмен. Тормыш авыр, яшь балалар белән бигрәк тә. Авылда әни янына да кеше кирәк. Исән-сау булыгыз, Закирга дога кылыгыз. Сәгадәт. 1952 ел, 10 сентябрь”.
Рәшидәдән бу хатны хәзер беркем яшерми, беркем кулыннан тартып алып китми. Каткан йөрәген бу хат берничек тә эретми. Закирны ул моннан 5 ел элек үк җирләде инде. Заһирә карчыкны да, Галимәрдән абзыйга да үпкәсе юк. Бабайларын озатырга бармаса да, бер көн догасыннан калдырмый. Бабай аңа карата мәрхәмәтле була белде.
Бу сөйләшүгә артык исе китмәгән иде Мәдинәнең. Әнисенең кисәк кенә үлеп киткәннән соң, бу соңгы сөйләшүне һич исеннән чыгара алмады ул. Әнисе үзе белән бик күп серне алып китте. Мәдинә аларның күбесен белми дә калды бугай.
Комментарийлар