16+

Сеңлем кебек туганың булганчы, беркемең дә булмавы кулай (хикәя)

...Бертуган артист кызларның «Апа-сеңел» җырын ишетсәм, уйга калам.

Сеңлем кебек туганың булганчы, беркемең дә булмавы кулай (хикәя)

...Бертуган артист кызларның «Апа-сеңел» җырын ишетсәм, уйга калам.

Тавышлары, сүзләре йөрәккә үтә. Туганнар арасындагы мөнәсәбәтләрнең шулай җылы, якын булуы гадәтидер инде.
Дусларым күп минем. Аларның гаиләләренә карыйм да сокланам, көнләшеп куям кайчак. Бәйрәмнәрне бергә үткәрәләр, гәҗит-радио аркылы бер-берсен җанга үтәрлек җылы сүзләр белән котлыйлар. Минем өчен дә шулай җан җылысын жәлләмәгән туганым булуын бик теләр идем. Юк шул... Бертуганым булган килеш ялгыз мин. Бу ялгызлык гомер үткән саен ныграк сизелә.

Мин Балтач районында туып үстем. Әти-әни колхозда бил бөкте. Җитлекмичә, сигез айдан туган сеңлем Мәрьямне карау, ашату-йоклату, уйнату минем өстә булды. Сеңлем туганда мәктәпкә дә кермәгән идем әле, җанлы курчак урынына булды ул миңа. Авыл мәктәбен тәмамлап, Казанга укырга киткәндә, үкереп
елап калды: «Апа, синсез ни эшләрмен, мине дә алып кит», – дип артымнан чапканын хәтерлим. Мин, кыз кеше булсам да, техникага мөкиббән идем. Әтинең иске «Москвич»ын үзе белән бергә ничә сүтеп, ничә җыйганбыздыр – белмим. Сорамый утырып чыгып киткәләгән, сеңлемне утыртып күрше авылга кадәр «кататса» итеп, кеше көлдереп йөргән дә булды. 

Һөнәрнең дә машинага туры кагылганын сайладым. Яхшы укыдым училищеда. Автослесарьлар әзерләүче группада бер генә кыз идем. Баштарак кимсетеп көлделәр. Соңрак шул ук егетләр белмәгәннәрен миннән сорый башладылар. Укып бетергәч, бер группадашның әйдәкләвенә күнеп, чит якларны күреп, акча эшләп кайту теләге белән Ленинградка чыгып киттем.

Исәп машина алып, авылга баеп кайтып, әниләрне шаккаттыру иде. Группадаш малай тиз урнашты. Мин атна-ун көн эш эзләп шәһәр буйлап
йөрдем әле. 19 яшьлек кызның: «Мин автослесарь, сездә эшләргә телим!» – диюенә шаккатып күз акайталар иде. Шулай да, бер алдынгы фикерлесе, кызык өченме, сынарга теләпме, алды. Һәм үкенмәде дип уйлыйм. Башым белән эшкә чумдым. Эшне пычракка-чистага аермадым, конфликтка кермәдем. Ике смена
рәттән эшләгән чаклар да күп булды. Шуңа җитәкчем җил-яңгыр тидермәде, акчаны мулдан түләде. Өч ел эшләү дәверендә мин инде үзебезнең район үзәгеннән йорт алырлык, искерәк машинага да җитәрлек акча җыйган идем. Сеңлем гел хат язып, хәлемне белеп торды. Әти-әнием дә уңышларыма шатландылар. Ә машинасын төзәткәндә үземә гашыйк булып артымнан йөри башлаган Сергей өйләнешергә тәкъдим ясагач, ни кылырга белми калдым. Туган
якка баеп кайтам дигән максат бар иде бит. Бөтенләйгә Питерда калу түгел иде уем. Әти-әниләр дә, сеңлем дә сагындырды. Шул ук вакытта Сергей да бик ошый. Башлы егет, эше дә, фатиры да бар. Ике елга якын очрашып йөреп, яратышуыбыз чынлыгына иманым камил булгач кына, бергә яшәргә ризалаштым. Туганнарымны Питерга чакырып, туйлап өйләнештек. Ирем, урыс булса да, барысына да ошады. Бигрәк тә сеңлем исе китеп: «Ай, апа, нинди матур шәһәр, нинди заманча фатир, җизнәкәй дә супер!» – дип очынып йөрде.

Без бик матур яшәп киттек. Шәһәрнең карамаган бер музее, концерт залы, күргәзмәләре, ак төннәрдә буйлаган Нева елгасының без кермәгән бер яшерен урыны калмагандыр. Сергейга ошап бетмәсә дә, яраткан эшемне ташламадым. Бала табар чагым җиткәнче машина ремонтладым. Улыбыз тугач, аның битендәге кара миңгә карап, Сергей: «Эшләмә дигәнне тыңламадың, менә малай мазутка батып туды», – дип шаяртып көлде.

Татарга да, урыска да ярашлы дип улыбызга Вәсил дип исем куштык. Бала белән өйдә өч кенә ай утырдым. Кабат эшкә чыктым. Сергей эшләгән контора банкротка чыгып, ирем эшсез калды. Ул эш эзләгән арада, баланы карарга дип, авылдан яңа гына мәктәбен тәмамлаган сеңлем Мәрьямне чакыртып алдык. Шатланып, канатланып килде ул. «Укырга да Питерда калам, Вәсилне карарга ярдәм итәрмен, фатир өчен дә түлисе юк, сездә торырмын», – дип, үз планнарын бер тында әйтеп салды. Улыбызны караучы булуга, туганым ярдәменә куанып, эшкә чумдым. Зур шәһәрдә яшәү зур чыгымнар тәлап итә. Биредә икәвең бергә эшләп тә таманга туры килә. Ә Сергейның инде ярты ел эш таба алмыйча өйдә утыруы гаилә бюджетына нык сукты. Төп туйдыручы мин булып калдым. Үземә алган машина өчен дә шактый түли идем. Мәрьямнең өстен-башын да карадым. Институтка әзерлек курслары өчен дә түләдем. Хыяллары чынга ашсын, укып кеше булсын дип тырыштым. Тик сеңлем болар өчен бөтенләй көтмәгәнчә җавап бирде.

Яз ахыры иде – эшнең иң күп чагы. Җитәкчем мине штаты шактый киңәйгән автосервисыбызның администраторы итеп куйды. Ә бу инде бар нәрсә өчен җаваплы дигәнне аңлата. Вак-төяк мәсьәләләрне чишүдән документация эшенә кадәр минем җилкәгә өелде. Хезмәт хакын шактый арттыргач, гаиләмә өстәмә
керем дип, баш күтәрми эшләдем. Өйгә дә шактый соңарып, арып кайта идем. Акча алган көнне шеф мине иртәрәк җибәрде. Күчтәнәчләремне төяп, бәгырь кисәкләремне шатландырам, сюрприз ясыйм дип, ишекне әкрен генә үз ачкычым белән ачып кердем дә, сеңлем тавышы ишетелгән йокы бүлмәсенең ишеген
ачып җибәрдем. Һәм чүт аягымнан егылмадым. Мәрьям шәп-шәрә килеш шулай ук анадан тума ятакка сузылган Сергей өстендә утыра иде. Мине күргәч, икесе дә, ашыгып, тәннәрен кулларына эләккән җәймәләр белән капладылар. Мин шок хәлендә, ни әйтергә, ни эшләргә белми, тораташтай катып калдым. Туганым бит, бердәнбер сеңлем... Ничек болай, ни эшләргә, ни кылырга, ничек түзәргә бу котычкыч хыянәткә. Ике якыным берьюлы мыскыллауга ничек
чыдарга?..» – дип, йоклап яткан балама карап үкседем.

Мәрьям, яныма чыгып: «Апа, син үзең гаепле, эш-эш дип Сергейга игътибар итми башладың. Ә мин аны яратам, ул да мине ярата. Сиңа әйтергә генә курка. Тавыш чыгарып йөрмә син, балаңны ал да, чыгып кит. Минем тиздән Сергейдан үземнең балам булачак. Иртәме-соңмы, барыбер сизелер иде. Болай, үзең күргәч, әйбәтрәк булды. Ике төрле уйларга җай калмады», – дип, һич үз гамәленә гаръләнмичә, салкын канлылык белән мине үз өемнән куа башлады.
Миндә истерика башланды. Өстәлдә яткан тастымалны алып уңлы-суллы сеңлемнең битенә туктаусыз сугып: «Кабәхәт, җирбит, ничек оялмыйсың, мөртәт!» – дип кычкырдым. Минем өчен тормышымның иң кара, иң озын, иң газаплы төне булды бу. Сергей гафу үтенмәде, аягыма егылмады: «Шулай килеп чыкты инде, үпкәләмә. Мәрьям минем белән калачак!» – дип, эшнең күптән хәл ителгәнен, китәргә тиешлегемне белдерде. Башыма суккан кебек
миңгерәп калдым. Күз яшьләремә буылып бер сүз әйтә алмадым, бу гаделсезлектән, җанкай булган кешенең җәбереннән сулышым кысылды, тын алалмый изаландым. Сергей белән Мәрьям, берни булмагандай, кабат минем йокы бүлмәсенә кереп бикләнделәр.
Бу кадәргә кем түзә алсын? Ничә ел яшәгән фатирымнан әйберләремне, кием, документларымны һәм баламны алып, ярты сәгать эчендә җыенып чыгып киттем.

Машинамның арткы утыргычында йоклаучы бер яшьлек улым Вәсил берни аңлардай түгел иде шул. Сабыем булуына куандым шулчак. Хәлем үз-үземә
кул салырлык чамада иде. Балам ул уйлардан коткарды. Эшемнән расчет алып, яшь бала белән берьялгызым туган ягыма юл алдым.

Әти-әнигә вакыйганы йомшатыбрак сөйләсәм дә, алар бу кайгыдан бик бетерештеләр. Сәламәтлекләре болай да юк иде инде. Ике ел эчендә бер-бер артлы китеп тә бардылар. Сеңлем аларны күмәргә дә кайтмады. Авылдагы йорт-җирне сатып, Казанга күчеп килдем. Улым быел мәктәпне тәмамлый, зиһенле, тәрбияле бала. Фатирыбыз да, яраткан эшем дә бар. Тик туганым гына юк. Сеңлемнең хайвани гамәле араны мәңгегә өзде.

Кабат иргә дә бармадым. Сораучыларны кире этәрдем. Сергейдан соң бер ир-атка да ышана алмыйм. Йөрәгем боздай каткан, аны эретүче табылуы икеле. Бар тормышымны улыма багышладым.

Шушы гомер эчендә ата дигән кеше улының тормышы белән бер тапкыр да кызыксынмады. Мәрьямда Сергейдан туган энесе булса да, Вәсил аның белән аралаша алмаячак. Чөнки моңа ике як та риза булмас. Улымның киләчәктә таяныч була алырдай, авыр чакта җилкәсен терәрдәй кан-кардәше юк – шунысы үкенечле. Ә бәлки, минем сеңлем кебек туганың булганчы, беркемең дә булмавы кулайрактыр да әле... Шулайдыр...

Чулпан Насырова
 

Язмага реакция белдерегез

5

1

8

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading