Бер күрүдә гашыйк булуның ни икәнен Йолдыз бик иртә аңлады.
Ул чагында аңа күп булса сигез яшьләр булгандыр. Ә Марсель инде мыек чыгарган, сигез класс тәмамлап, техникумда укып йөрүче егет иде. Үзе тумышы белән Аккүлдән булса да, әти-әниләре яңа төзелә башлаган Камазга чыгып китү сәбәпле, Чаллыда үсте. Әллә ни матурлыгы да юк иде Марсельнең. Ләкин кызлар аның тирәсендә балга җыелган чебен кебек мәш килделәр. Җәйләрен Аккүлгә кайткач та авыл кызларыннан атбуй булмады аңа. Матур итеп көлә белә иде егет. Елмайганда зур зәңгәр күзләре кысылып китә, бит очында чокырлар чыга, башын артка чөеп җибәрә. Бик кызык булмаган мәзәк сөйләсә дә аңа карап башкалар да көлә башлый. Билгесез тарту көче булган, ирексездән үзенә ияртә алучылар турында шармга ия диләр. Марсель нәкъ шундыйлардан булды. 16 яше тулар-тулмас ничә кызны гашыйк итеп, ничәсен елаткандыр – кем санаган.
Йолдыз хыялый һәм үз дөньясындарак яши торган бала булды. Фикерләве, дөньяны аңлавы да олыларчарак, шуңа күрә үз яшьтәшләре белән аңа күңелсез иде. Кызый кечкенәдән урманда, болында беръялгызы йөрергә яратты. Иң җиләкле җирне ул тапты. Иң күп чикләвек үскән иңкүлекне ул күрде. Абыйлары Йолдыздан: “Хыялый булса да, йортка файда артыннан йөри ул. Аның белән урманга барсаң, чиләгең тулы кайта“, – дип яратып көләләр иде.
Авылда яшьләрнең очрашу урыны бер инде – клуб. Һинд киносы карарга әнисе белән клубка чыкты Йолдыз. Фойеда гадәтенчә егет-кызлар кайнаша. Кино башланганчы кайсы симәнкә чиртә, кайсы домино суга. Йолдыз кинога йөрергә бик ярата. Бигрәк тә һинд кинолары, андагы җырлар ошый аңа. Ничек җиңел, рәхәт тавыш белән җырлый алар. Әнисе белән исәнләшкән Марсельне күреп, Йолдыз аның исемен белеште. “Нинди зур, матур кеше“ – булды беренче уе кызның. Бу бит минем уемда яши торган, миңа киңәшләр бирә торган, малайлар кыерсытканда яклый, елаганда жәлли торган кеше” – булды икенче уе.
Марсель үзеннән күзен алмый карап торган кәтүк кебек, кап-кара чәчле, ак күлмәкле кызның башыннан сыйпады. “Нинди зур булгансың, Йолдыз. Без күчеп киткәндә әле бишектә генә идең", – диде. Тораташтай каткан кызның күзләренә карап елмайды. Син үскәч бик матур, бик-бик матур кыз булырсың”, – дип тә өстәде.
Киноны карады да, карамады да Йолдыз. Әнисе аның кыбырсып, боргаланып утыруын яратмыйча өйләренә озатып куйды. Өйгә кермәде ул. Клуб буена өелгән бүрәнәләр артына кереп посты. Моннан клуб ишегалды бик яхшы күренә. Ул Марсельнең чыкканын көтте. Шул зур, матур кешене нигәдер тагын бер күрәсе, бер генә түгел ике-өч, юк, гел күреп торасы килде аның. Күрәсе генә түгел, аны тыңлыйсы, көлдерәсе, аңа җырлар җырлыйсы, шигырьләр сөйлисе, аннан тагын “син бик матур” дигән сүзләр ишетәсе килде. Нигә шулай икәнен аңламады. Йолдызга әле кичә генә 8 яшь тулган иде.
Ул кичтән соң кыз бигрәк кыргыйланды. Йә каядыр китеп югалып йөри, йә бүлмәсенә бикләнеп утыра. Беркем белән сөйләшми, дәшмәс борын елый башлый. Мәктәбендә дә укытучысы кызның игътибарсыз булуыннан зарланды. Әнисе Йолдызны хәтта врачларга күрсәтте. Тик алар, бик тырышсалар да, тупырдап торган кызда бер чир дә таба алмадылар. Беркем белмәде – барысына да Марсельгә булган мәхәббәт гаепле иде...
Йолдыз 5 нче сыйныфта укыганда күрше авылга Әфганстаннан бер егетне алып кайтып җирләделәр. Соңгы вакытта олылардан да, телевизордан да ишетеп белә иде кыз – сугыш икән анда. Күрше авыл егете өчен бөтен Аккүл халкы да зар елады. “Япь-яшь килеш бит. Ата-анага күпме хәсрәт”, – дип офтанды Йолдызның әнисе. Озакламый Марсельнең дә армиягә китеп шул тау-ташлы илгә эләгүен әйттеләр. Кызчыкның болай да Марсель-Марсель дип типкән йөрәге шулкадәр ярсыды, урыныннан купты. Ләкин беркемгә дә кайгысын белдермәде. “Ул сугышка киткәнче, мин чирләсәм иде. Йә бертуктаусыз яңгыр яусын иде, яки гел икеле куйсыннар иде, яки әни бер яңа күлмәк тә алмасын иде – риза булыр идем, бер зарланмас идем”, – дип уйлады Йолдыз. Ул хәтта Марсельнең башка кызлар белән йөрүенә дә, теге беренче кичне бүрәнә артына качып карап торгандагы кебек егетнең Җәмилә белән чут-чут үбешүенә дә риза булыр кебек иде. Тик исән генә булсын, тик исән генә булсын! Әле бит ул аны җәйләрен яшьләр су коенган урында, клуб буенда, чишмәдән Марсель әбисенә су ташыганда күрә иде. Ә хәзер – юк! Бер дә! Бөтенләй дә! Ике ел ярым күрмәячәк. Көз, кыш, яз түзә иде әле. Җәен күрәсен белә иде. Җәй буе Марсельне әледән-әле күреп торуы кыш буена җитә иде. Инде нишләр?
Ләкин Марсель ике елдан да, өч елдан да кайтмады. Хәбәрсез югалган диделәр. Йолдыз ышанмады. Чөнки төшендә ул егетне гел исән итеп күрде. Тирә-ягы ташлы зур чокыр, аста тау елгасы ага, имеш. Егет шул елга буенда нидер эшләп йөри. Ә-ә-ә, таш җыя, аларны бер-берсенә өя, чокырдан чыкмакчы була. Тик чыгып өлгерә алмый. Йолдыз уянып китә. Марсельнең исән икәнен, тик ни сәбәпледер кайта алмавын кечкенә йөрәге сизә аның. Кечкенә дип, шулкадәр чын һәм зур яратуга сәләтле йөрәкне кечкенә дип әйтергә ярый микән?
Ел артыннан ел үтте. Йолдыз нәкъ Марсель фаразлаганча бик матур кыз булып үсеп җитте. Аккүл мәктәбен тәмамлап техникумга укырга китте. Марсель яшәгән, ул үскән шәһәргә. Беренче курста укый башлаган көннәрнең берсендә маршрут автобусында егетнең әнисен очратты. Туры килүен әйт, исең китәр. Сания апасы, кыздан авыл хәлләрен сораштырганнан соң, кыз өчен иң мөһим булган, тик сорарга гына кыймаган улы язмышын да сөйләп китте.
“Зур шатлыгыбыз бар бит әле, кызым. Марселебез табылды бит. Ничә еллар коллыкта яткан. Күпме эзләдек бит. Күпме акча түктек. Ул тау-таш арасыннан ничек табасың? Инде өмет сүнгән иде. Күптән түгел Мәскәүдән хат килеп төште. Тапканнар улыбызны. Бик авыр хәлдә булган. Госпитальдә әле дә. Инде ике тапкыр барып кайттык янына. Берәр айдан алып кайтабыз. Акылы зәгыйфьләнмәгән, мең шөкер. Аз сүзеннән дә шуны аңладык: җүнле ризык күрмәгән, эт тормышында яшәгән, татарлыгы, мөселман баласы булуы гына коткарган үлемнән. Елмаюы качкан балакаемның”, – дип, ана кеше елап җибәрде.
Йолдыз бу сүзләрне ишетеп чүт кенә артка аумады. Куллары белән утыргыч аркасын бармаклары зәңгәрләнгәнче кысты. “Исән, исән, бердәнберем, исән”, – дип сулкылдап типте кызның йөрәге. Сания апасы кызны үзләренә кунакка чакырып, адресын биреп, үз тукталышында төшеп калды. Каян белсен ана шушы кызның улын ничә еллар яратып йөрүен. Балачагының Марсельне уйлап, үсмер чагының Марсель дип янып-көеп үтүен.
Студент тормышы Йолдызны үз эченә бөтереп алды. Тулай торактагы күңелле тормыш, имтиханнарга бергәләшеп әзерләнүләр – авылдагы бертөрлелектән шактый аерыла иде. Йолдызның иптәшләре күбәйде. Аны биредә хыялый, күктә йөзүче кызчыкка санамыйлар. Күп укыган, һәр нәрсәгә үз карашы, төпле фикере булган, яхшы киңәш бирә белүче дуска саныйлар иде. Группадаш егетләрдән дә күп мактау ишетте. Кинога, дискотекага, икәүдән-икәү генә паркка йөрергә чакыручылар да булды. Юк! Уянмады кыз күңеле. Яңа мәхәббәт кабынмады. Марсель истән бер генә сәгатькә дә чыкмады, онытылмады. Сания апаларына кунакка барырга ничә җыенды, талпынды – туктап калды. “Кайтты микән, нинди икән, ни әйтермен, ул ни әйтер?” – дип йөдәп бетте. Ниһаять, Яңа ел алдыннан түзмәде, Сания апасы биргән адресны учына кысып чыгып китте. Җәяү барды. Тулай торактан өч тукталыш ераклыктагы йортны тиз эзләп тапты. Фатирлары өченче катта икән. Менә ул ишек.
Ничә кереп, ничә чыкты икән Марсель бу ишектән? Ул өйдә микән? Ничек керергә, ни әйтергә соң, йа Алла! Ах, бу кыюсызлыкны! Кечкенә сумкасыннан көзгесен алып йөзенә күз төшерде. Салкыннан, дулкынланудан бит очлары кызарып киткән. Зур күзләрен каймалаган сөрмәле керфекләренә кунган кар бөртекләре эреп, чык булып җемелдиләр. Кабарынкы иреннәренә беленер-беленмәс елмаю эленгән. Калтыранган бармаклары белән кыңгырау төймәсенә басканда Йолдыз үзен төш күргән күк хис итте. Ишекне Сания апасы ачты. “Ай-һай, кем дисәм, Кар кызы килгән икән. Атасы, улым, каршы алыгыз, кунак бар!” – дип ягымлы елмаеп, кызның аркасыннан сөйде. Хуҗа абзый Йолдызга пәлтәсен салырга булышты. Әти-әниләрен сорашты. “Ничә еллар колхозда бергә эшләдек. Бик дус яшәдек“, – дип аларны яхшы сүз белән искә алды. Бу ыгы-зыгыга зал ишегенә сөялеп карап торган Марсель кызны, әлбәттә, танымады. “Исәнмесез, авылдаш”, – дип тыелып кына исәнләште.
“Үзгәргән, бик үзгәргән, күзләре моңсуланган, битенә нинди ямьсез яра эзе уелган. Мин белгән Марсель түгел икән инде бу”, – дип уйлап өлгерде кыз.
Хуҗалар табын кордылар. Йолдыз Сания апасына өстәл әзерләргә булышып, тыз-быз йөреп торды. Күңелендә кайнаган хисләрдән башы әйләнде. “Ник килде? Дөрес эшләдеме? Егет аңа карамый да бит. Бәлки Йолдызның килүе аңа бөтенләй ошамагандыр. Бәлки аның беркемне дә күрәсе килмидер”, – дигән уйлар узды кызның башыннан.
Сөйләшә-сөйләшә бергә чәй эчтеләр. Фотолар карадылар. Марсель турында күбрәк әнисе сөйләде. Көз үк кайткан икән. Инде эшкә дә кергән. Үз һөнәре буенча – автослесарь. Эшендә яраталар икән үзен. Әти-әнинең шатлыгы эченә сыймый. Бердәнберләре бит. Аның табылуын могҗизага тиңләделәр. Табында алар улларын мактап оялтып бетерделәр. Кухняда савыт-саба юганда гына Сания апа зарланып алды: “Бик каты сугышларда булган, балакай, күп яралар алган. Әсирлеккә эләккән. Аннан качкан. Тагын тотканнар. Коллыкта яшәгән. Очраклы гына котыла алган. Минем укыган догаларым Ходайга барып ирешкәндер. Мең рәхмәт. Улымны кайтарды. Тик холкы бик бозылган шул, кызым. Кызып китүчән. Төннәрен гел саташа, йоклый алмый. Аз сүзлегә әйләнгән”.
Тулай торакка кадәр кызны озатырга Марсель үзе теләк белдерде. Кыз ни шатланырга, ни кире кагарга белмәде. Юк, аның егеткә карата хисләре үзгәрмәде, күңеле кайтмады. Ул аны элеккечә ярата. Тик бу хисләргә тагын берсе өстәлде. Жәлләде кыз егетне. Йөрәге аның өчен сыкрап елады. Бу халәтен ул үзе генә кичерергә, уйларын ялгызы гына рәткә салырга теләгән иде. ”Гомеренең күпмесе диярлек шушы егет өчен янып үтте. Инде хәзер үзе озатам дигәндә, ялгызым каласым килә. Тилерәм бугай инде”, – дип икеләнде кыз.
Кич җылы. Әкрен генә кар ява. Шактый вакыт дәшми атладылар. Чаллы урамы ап-ак. Баганадан төшкән уттан кар җем-җем килә. Кыз кич буена беренче тапкыр Марсельнең күзләренә туп-туры карады. Егет елмайды. Бит очында элеккечә чокырчыклар пәйда булды. “Нинди матур кич”, – диде егет. Шулчак Йолдызга әллә ни булды. Шушы яшькәчә бер егет тә кочмаган, үбешеп карамаган кыз Марсельне коча, шашып-шашып иреннәреннән, битендәге яра эзеннән үбә башлады. Аптырап калган егетне кысып-кысып кочаклады. Күпме вакыт үткәнен дә сизмәде, туктаусыз егетен үбүче кызга күз ташлап үтүче узгынчыларны да күрмәде ул. Елый-елый, үбә-үбә Марсельне гел аптырашта калдырды. “Йә, йә, тынычлан. Әйдә, әнә тегендә паркта йөреп киләбез. Синең ниндидер борчуың бар, ахры. Мин аңлармын. Курыкма. Теләсәң сөйлә”, – дип, Марсель кызны җитәкләп алды.
Йолдыз ул кичне мәңге үзеннән көтмәгән батырлык эшләде. Үзенең кечкенәдән үк егетне яратуын, гел аны гына уйлап өзгәләнеп яшәвен, шуңа күрә башкаларга карый да, очраша да алмавын, гел аны көтүен сөйләде. Ниһаять, җилкәсеннән тау төшкәндәй тынып, тынычланып калды. Егет кызга уйчан күзләрен төбәп тыңлады да тыңлады. Ни актан, ни карадан ләм-мим сүз дәшмәде. Кулга-кул тотышып тулай торакка кадәр дә сүзсез кайттылар.
Йолдыз бүген беренче тапкыр төш күрмичә, уянмыйча йоклады бугай. Әйтерсең, яз буе ургып аккан ташкын елга ярларына әйләнеп кайтты. Бик озак күңелдә йөргән хисләр, ниһаять, хуҗасына барып ирештеләр. Инде ни булса шул булыр!
... Бу семестрда соңгы имтиханын тапшырып уку йортыннан чыгып килүче Йолдыз ишегалдында шулкадәр якын, ягымлы йөзне күреп сөрлегеп китте. Каушаудан кулындагы китап-дәфтәрләрен карга төшереп җибәрде. Егет аларны җыярга ниятләп җиргә иелде. Кабаланып бер-берсенә башлары белән бәрелделәр. Йолдыз авырткан маңгаен ышкып көлеп җибәрде. Марсель дә нәкъ элеккечә елмайды. Кызның кулларын учына алды да, аның күптән ишетергә хыялланган сүзләрен кабатлады: ”Син бик матур, бик-бик матур икәнсең бит, Йолдыз!”
Чулпан Насырова.
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар
1
0
Чулпан, эчкерсез, саф, самими, соклангыч мәхәббәтне бик гади дә, аңлаешлы да, күңелгә ятышлы да итеп тасвирлап язуыгыз өчен рәхмәт. Әсәрне укып чыккач күңелдә кыш көне язлар чәчәк атты. Иҗади уңышлар сезгә.Нәсимә, Мәмәт авылыннан.
0
0