16+

«Син терел генә! Азатыбызны бергәләп үстерик»

Марат баланың ачыргаланып елаганына уянып китте. Башы чатный.

«Син терел генә! Азатыбызны бергәләп үстерик»

Марат баланың ачыргаланып елаганына уянып китте. Башы чатный.

Авырткан башын мендәр астына ныграк яшерсә дә, бала тавышы аның әле айнып бетмәгән миен бораулады. Инәсе кая соң, ник юатмый, ник карамый баланы? Бераз тыңлап ятты да, өч айлык улын кулына алды. Бала елаудан ярсып беткән, тиз генә туктатам димә.

Хатыны кая соң? Ник бала елаган тавышка керми? Марат баланы бүлмә буйлап күтәреп йөртте, анысы тынычланырга уйламый да. Кухняга чыгып кечкенә шешәгә су салды, улына бирде. Бала су эчкәч, бераз тынычланды кебек. Алсуы кая икән? Кичә ни булганын исенә төшерергә тырышты Марат. Ул иптәшләре белән балыкка киткән иде. Һәрвакыттагыча рәхәт итеп ял иттеләр, хәтта кызлар чакырудан да кыенсынып тормадылар. Барысы да булды. Андый чакта Марат йорты, хатыны, кечкенә баласы турында бөтенләй оныта. Бу юлы да шулай булды. Өй адресын да исеннән чыгарган исерек ирне дуслары алып кайтып ишектән кертеп җибәрделәр. Өйдә аны төн йокламыйча көткән Алиясе каршы алды. 

– Эх, Марат, кайда йөрисең инде? Син бит кич белән балага ясалма сөт алырга барырга тиеш идең. Баланы ашатырга бер тамчы сөт юк.
Хатыны шул сүзләрне әйтеп бетерүе булды, Марат кизәнеп Алиягә сугып җибәрде. Хатыны бу кадәр үк ташлануны көтмәгән иде, егылып ук китте. Алия идәнгә капланган килеш елап калды, Марат өстен дә салмыйча, диванга ауды. Менә шул. Алиясе кая икән хәзер? Ник баланы үзе белән алмаган? Шулвакыт телефоны шалтырый башлады. Алия шалтырата дип, ирнең эченә җылы йөгерде.

– Исәнмесез, юлда бер хатынны машина бәрде, телефонын табып сезгә шалтыратабыз. Ул сезгә соңгы тапкыр егерме тапкыр шалтыраткан. Сез аның танышы яки иредер, – диде бер ир-ат тавышы. 

Марат кичәге исереклегеннән кинәт айнып китте. Кулындагы баланы чак төшереп җибәрмәде. 
Реанимация. Анда бер кешене дә кертмиләр. Алиягә ашыгыч рәвештә операция ясаганнар. Марат әрле-бирле коридорда йөренә.

– Сезнең монда йөрүдән файда юк, сез аңа берничек тә ярдәм итә алмыйсыз әлегә. Аңына килгәч, палатага күчергәч, килерсез, – диде шәфкать туташы. 
– Айныса, терелсә, килер, – диде тонык кына тавыш белән идән юып йөрүче кыскарак кына буйлы хатын-кыз. Маратка ул никтер бик таныш булып тоелды. 
Әйе. Бу кичә кич алар компаниясе чакырткан кызларның берсе иде. Маратка тигән асыл кош – шул үзе иде. Йә, Хода, кемгә алыштырган ул үзенең Алиясен. Идән юучы кыз эшеннән туктап, тәмәке тартудан төссезләнеп беткән тешләрен ыржайтып Марат каршына килеп басты: 

– Нәрсә, син балык тотканда хатының машина астына ташланган әллә? Әллә кыйнап үзең машина астына ыргыттыңмы? Если, что мин шушында эшлим. Әле күрешәчәкбез икән.

Маратның аны ишетәсе дә, күрәсе дә килми иде. 

Алия өч көн буе аңсыз ятты. Шул вакыт эчендә Марат Алия белән бергә яшәгән биш елны күз алдыннан кичерде. Алар хатыны белән яратышып өйләнештеләр. Ике-өч ел бик матур яшәделәр. Аннары Марат никтер бер төрлелектән туеп китте. Дөресрәге, ул рәхәт һәм түгәрәк тормышка чыдый алмый башлады. Буйдак вакыттагы дуслары белән күңел ачулары, балыкка дип чыгып китүләре ешаеп китте, кунып калган чаклары да булмады түгел. Ачыктан ачык йөрмәсә дә, иптәшләре кызлар чакырганда, ул да читтә калмады. Алия боларның барысын да сизде кебек, тик түзде. Маратның һәрвакыт тамагы тук, өсте-башы чиста булды. Уллары тугач, ул бераз басылып торды, тик бер йөрергә өйрәнгән иргә һаман иркен тормыш кызык иде. Марат хәзер бу гамәлләре өчен бик үкенә, Алиясе генә аякка бассын иде, алар гаиләсе бик бәхетле булып яшәр. Әле аларның парлашып улларын үстерәсе бар, үзләре хыялланганча тагын бер кыз алып кайтасылар бар.

– Бала нишли? Ничек, аны кем карый, – дип сораулы һәм хәлсез күз карашын иренә төбәде Алия. – Мин бит аңа сөт алып кайтып ашатырга өлгермәдем. Ачтыр инде ул. Юл аша чыкканым гына хәтердә, аннары авырту һәм караңгылык кына.  

– Син борчылма, Наҗиягә керттем. Үземнең сеңлем бит, үз кызы белән бергә безнең Азатны да имезә. Еламый, әйбәт кенә йоклый, мин көн саен кереп карашам, – дип хатынын тынычландырырга тырышты Марат. Алиянең бите буйлап кайнар күз яшьләре тәгәрәп төште.
Марат аңламады. Алия әллә авыртудан, әллә кечкенә уллары Азатны юксынып, әллә ире теге көнне сугып җибәргәнгә гарьләнеп елыймы...

– Марат, эх син, теге көнне балага сөт кенә алып кайтсаң, бу хәлләр килеп тә чыкмас иде бит...
– Гафу ит! Гафу ит мине Алия, мондый хәлләр башка беркайчан да кабатланмас. Сүз бирәм. Син терел генә! Азатыбызны бергәләп үстерик, – дип хатынының кулын учларына алды. – Гафу ит, башка беркайчан да кул күтәрмәм сиңа.

Шушы мизгелләрдә Марат Алиянең аңа никадәр дә кадерле һәм якын булуын аңлады. Аның бит бәхете тулы һәм үзе янында. Шуны аңлар өчен бу бәхетсез хәлләр килеп чыгарга тиеш булдымы икән әллә? 

Индира Сәйфуллина

Фото: https://ru.freepik.com


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading