16+

„Бу миңа кагылмый, мин сау-сәламәт, мин беркайчан да авырмаячакмын“

Татарстанда грипп һәм кискен респиратор авырулар буенча эпидемиологик сезон быел һава торышының салкын торуы аркасында ике атнага иртәрәк, август уртасыннан ук башланды.

„Бу миңа кагылмый, мин сау-сәламәт, мин беркайчан да авырмаячакмын“

Татарстанда грипп һәм кискен респиратор авырулар буенча эпидемиологик сезон быел һава торышының салкын торуы аркасында ике атнага иртәрәк, август уртасыннан ук башланды.

Вируслар нәкъ менә салкынча һава торышын ярата. Әлегә бу грипп этиологиясендәге вируслар түгел, дип тынычландыра белгечләр. 

– Гадәттәгечә, ОРВИ һава-тамчы юлы белән йога, аралашканда, авыруны 2 метрга кадәр ераклыктан, йөткергәндә 8 метр арадан йоктырып була.
Әле сезон башланды гына, – дип билгеләп үтте Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. – 16 сентябрьдән 22 сентябрьгә кадәр бер атна эчендә республикада ОРВИ йоктыруның 14,2 мең очрагы теркәлгән, шуларның җидесе — грипп. Әйтергә кирәк, бу бары тик теркәлгән очраклар гына.

Гомумән алганда, авыру дәрәҗәсе узган атна белән чагыштырганда 19,5 процентка арткан. Әлегә күрсәткеч эпидемия чиге дәрәҗәсендә - түбән түгел, әмма арту да юк. Ә узган елның шул ук чоры белән чагыштырсак, чир йоктыру дәрәҗәсе 15 процентка диярлек кимегән.

– Салкын тиеп авырып китүчеләр гадәттә октябрь ахыры-ноябрь башында бик күпләп теркәлә. Әмма елдан-ел ул үзгәрергә мөмкин. Бу берничә факторга бәйле — профилактика чараларын үтәүгә, гриппка каршы вакцинацияне колачлауга һәм һава шартларына бәйле, – дип ачыклык кертте санитар табиб. – Гриппка каршы прививка ясатканнан соң, йөткермәячәксез дә, борыныгызга томау да төшмәячәк, дигән сүз түгел. Вакцина гриппның 4 штампыннан гына саклый, ОРВИ линейкасында барлыгы 200 дән артык вирус бар, аларның теләсә кайсысы белән авырырга мөмкин.

«Вакцина ясатып та генетик яктан иммунитет булдыра алмаган 2-3 процент кеше бар. Шуңа күрә авырулар арту сезонында җәмәгать урыннарында битлек кию артык булмаячак, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә. Шулай ук биналарны ешрак җилләтергә кирәк – бу яхшы профилактика чарасы. Бактерицид нурланышлардан файдаланыгыз», – дип киңәш итте Патяшина.

Октябрь ахырында Казанда БРИКС илләре лидерлары саммиты уздыру планлаштырылган. Авдонина әйтүенчә, БРИКС саммитында катнашучылар өчен коронавируска тест үткәрү мәҗбүри булачак, гриппка тест үткәрү дә каралачак.

2023 елда ОРВИ белән авыручылар арасында грипп беренче урынга чыкты. Әмма быел тенденция башка. Ә бүгенге вазгыятькә күз салсак, беренче планга коронавирус чыга, икенче урында — риновирус (төп симптом — томау төшү). Узган атнада республикада ковид йоктыруның 769 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итте Авдонина. Коронавирус белән авыруның якынча 96 процент очрагы ОРВИ тибы буенча уза, авыр формадагылар аз, ә симптомсыз формалар якынча 2-3 процент тәшкил итә.

Республикада элеккечә «Омикрон» штаммы йөри. Татарстанда аның яңа төрләре әлегә табылмаган, дип ачыклык кертте Авдонина.
Татарстанда өлкән яшьтәгеләрне вакцинацияләү планы әлегә 31 процентка, балалар буенча — 71 процентка үтәлгән.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика һәм эпидемиология буенча штаттан тыш баш белгече Дмитрий Лопушов чыгышын диспансеризация узарга чакырудан башлады. Халык арасында ул күп вакыт ала дигән фикер йөри, ләкин бу төптән ялгыш караш, ди табиб. Чиратларда озак торырга туры килмәячәк, ә кайбер медицина учреждениеләре ял көннәрендә дә диспансеризация үткәрә. 

– Кызганычка каршы, „бу миңа кагылмый, мин сау-сәламәт, мин беркайчан да авырмаячакмын“ принцибы буенча яшәүчеләр шактый, — дип ачына Лопушов. – Ә респиратор авыруларга килгәндә, ОРВИ җиңел формада уза, әмма өлкән яшьтәге кешеләр турындада да онытмыйк. Алар өчен хәтта "Омикрон" штаммы зур хәвеф тудырырга мөмкин. Әлбәттә, ул вакытта госпитализация котылгысыз.  

Бәхеткә, мондый очраклар аз икән. Республикада 10 ковидлы госпиталь эшли, аларда койкаларның 17 проценты буш. Әмма тынычланырга ярамый, сакланганны Алла саклар. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading