16+

Тормыш язган хикәя «Әтиле тормыш...»

- Әни, ашыйбызмы инде?

Тормыш язган хикәя «Әтиле тормыш...»

- Әни, ашыйбызмы инде?

Гөлфия арган күзләрен күтәреп улына карады.
- Хәзер улым, хәзер. 5 минут ял итим, аннан әзерлим. 

Фәрит башын селкеде дә, бүлмәсенә кереп китте, резин эшкәртү заводында эшләүче әнисен бик җәлли иде ул. Заводта эш авыр, җитмәсә хезмәт хакын да вакытында түләмиләр. Боларның бөтенесен подъезд төбендәге эскәмиядә утыручы әбиләрдән ишетеп белә иде Фәрит. Күрше әбиләрнең эскәмиясе аның бүлмә тәрәзәсе астында булганлыктан, малай бөтен сөйләшүне ишетеп тора иде, ә әбиләр, билгеле булганча, дөньядагы бөтен нәрсә хакында гәп куерта иде. Мәсәлән, күптән түгел генә Фәрит кич утыручы әбиләр сөйләшүеннән үзенең классташ дусты Адельның әнисе Лида дүртенче тапкыр кияүгә чыга икәнен ишетте. Әбиләр авызыннан Лиданы сыйфатлаган калган сүзләрнең яртысын да аңламады кечкенә Фәрит. Малай кеше сүзе тыңлап торырга ярамаганын да белә, ләкин фатирлары беренче катта, җитмәсә аның тәрәзәсе керү ишеге янында булуы, ишетергә теләмәсәң дә тыңларга мәҗбүр итә иде. Аннан соң, 8 яшьлек Фәритнең күңелендә бөтен нәрсәне белүче әлеге әбиләр бәлки аңа әтисе хакында да ни булса сөйләрләр дигән өмет яши иде. Әнисе исә бу хакта сорасаң сөйләшүдән кача, “әтиең үлде, туганнарың юк”, - дип кенә җаваплый иде. Ләкин бала күңеле моның ялган икәнен сизә, әнисен ашыктырмый, кайчан да булса, барын да сөйләр дип көтә иде. Фәрит туганнан бирле алар әнисе белән икесе генә шушы фатирда яшиләр, подъезд каршындагы әбиләр дә бу йортта Фәрит кебек үк гомер буе торалар, һәм чыннан да, күп нәрсәне белә иделәр.

Фәритнең уйларын бүлеп,әнисенең кухняга кергәне ишетелде. Малай,җәһәт кенә бүлмәсеннән чыгып,әнисе янына ашыкты. 
-Әни,әйдә мин дә булышам,бергә әзерлибез.

Гөлфия елмаеп җибәрде,бөтен арганы минут эчендә юкка чыкты.
-Ии балакаем,үсеп беттең инде. Мин бәрәңге кыздырам, син бутерброд яса, аннан бергә-бергә салат ясарбыз.
Бик ярата иде Фәрит мондый мизгелләрне: менә алар әнисе белән бергә-бергә сөйләшә-сөйләшә нидер эшлиләр. 8 яшь булсада, әнисен бик сагына иде малай. Гөлфия иртә таңнан эшкә китә-малай йоклап кала. Әбәт вакытында йөгереп кайтып малайның хәлен белә дә,тагын эшкә чаба. Кичен соң гына кайта. Стенада эленеп торган сәгатьтән вакытны өйрәнде Фәрит, әнисенең кичке 6 тулып киткәч кайтасын белә ул. Әнисе көн дә арып кайта, өйдә вак-төяк эшне карарга һәм ашарга пешерергә генә өлгерә иде. Ләкин Фәрит аңа үпкәләми, эше авыр икәнен аңлый иде.

-Әни, әти үлгәч, безгә бит аның өчен акча түләргә тиешләр?
Гөлфия табадагы бәрәңгесен болгаткан калагын төшереп җибәрде.
-Улым, кем әйтте аны?
-Кичә эскәмиядә әбиләр сөйләшкәнен ишеттем, мин бүлмәдә рәсем ясап утыра идем. Алар алтынчы этаждагы Рәсүлә апа кызына ире үлгәч күп акча ала дип сөйләштеләр. 

-Син ул әбиләрне күбрәк тыңла! Тагын әллә нәрсәләр ишетерсең! - Гөлфия авыр сулап малае янына килеп утырды. - Аңлыйсыңмы улым, әтиең син туасын белми үлеп китте. Без аның белән талашкан идек, ул икенче шәһәргә китеп барды, ә мин аңа берни дә әйтергә өлгермәдем. 
-Әти булса син ул заводта эшләмәс идең.
Гөлфия малаен кочагына алды.
-Улым, иртәгә эшлим, ә берсекөнгә ял көне, әйдә паркка чыгабыз!
-Син бит ял итми каласың аннары, әни!
-Без озак йөрмибез, өйгә кайткач ял итербез.

Кичке ашны ашагач, Фәрит бүлмәсенә кереп китте. Быел көз беренче сыйныфка барырга җыенучы малайны әнисе йокларга ятыр алдыннан уку биремнәре чишергә гадәтләндергән иде, бүген дә Фәрит дәфтәренә шакмак, түгәрәкләр ясады, саннар язды. Бер көннән ял көне,әнисе белән паркка барасыларын уйлап,тәмләп йокыга талды ул. 

Иртән урам яктан ишетелүче сөйләшкән тавышларга уянып китте малай. Җәй эссе килгәнлектән, әнисе эшкә китер алдыннан аның бүлмә форточкасын ачып китә иде. Гадәттә күрше әбиләр соңрак җыела иде дип уйлап, Фәрит стенада келтерәүче сәгатькә күз салды, вакыт ун тулып килә икән инде. Малай йокыдан иртә торырга яратмый иде, чөнки кичке алтыга кадәр вакыт озак уза. Фәрит әбиләр сөйләшүенә колак салды.
-Кичә Гөлфияне күрдем әле кибеттә. Чистый кибеп корыган. Заводта эш җиңел түгел шул.
Сүз җебен икенче эләктереп алды.
-Анысы бер хәл,син бер зарплатка яшәп кара әле! Бала белән, Фәрит бит быел мәктәпкә керә түгелме соң әле?! Фатирга түлисе бар, яшәргә-ашарга кирәк. Яшь чагында нинди матур иде бит ул.

Фәрит юрганына төренеп әкрен генә караватыннан  шуып төште. Тәрәзә астында ук утыручы әбиләргә күренмәс өчен, идәнгә утырды. Ә урам яктагы әбиләр сөйләшүен дәвам итте.

-Үзе гаепле! Теге вакытта нормальный егеткә кияүгә чыкмады бит, бай егет кирәк булды. 
-Юууук, Тәскирә. Син ялгышасың. Ул алдады бит Гөлфияне, аның бер гаебе юк.
-Ой, кем белгән инде. Исегездәме, аның әнисе дә килде бит Гөлфия янына. Теләсә нәрсәләр кычкырып бетерде, бөтен подьезд ишетте. Аннары Гөлфия күченеп китте, озак тормады, Фәритне күтәреп кире кайтты.
-Әәә, әйе шул, киткән иде бит ул. Димәк Айратның әнисе ошатмаган аны. Кайда соң әле ул хәзер?
-Гөлфия эшли торган заводның хуҗасы ул беләсең килсә!
-Бәтәч, баласына ник булышмый соң ул?
-Син аны беләдер дисеңме Гөлфиянең анда эшләгәнен? Хуҗалар үзләренә акча эшләүче вак кешеләрне күрми дә, белми дә алар. 

Әбиләр сөйләшүен дәвам итте, Фәрит исә аптыраудан күзләрен ачып идәндә утыра иде. Ул нәрсә уйларга да белмәде. Аны әнисе алдаган булып чыгамени? Аның әтисе исән-сау? Нигә ул улын белми? Нигә Фәритнең әнисен авыр эштә эшләтә? Болай булырга тиеш түгел бит! 

Катгый карарга килеп,малай урыныннан торып басты. Кечкенә булса да,ул ир-ат иде, һәм үзен әнисенең тормыш авырлыкларын чишәргә тиеш дип санады. Матурга гына кия торган киемнәрен алып киде, чәчен юешләп тарап, урамга чыкты, завод ягына атлады. 

Әлеге завод шәһәрдә бердәнбер иде, узган ел аны яңа хуҗа сатып алып, тулы көченә эшләтеп җибәрде. Моны да Фәрит теге әбиләрдән ишетеп белде. Завод алар йортыннан ерак түгел, ун минут чамасы атлагач, малай эшчеләр йөри торган ялтыр ишек төбендә басып тора иде инде. Исәбе завод хуҗасы Айрат белән сөйләшү иде малайның. Бәхетенә, озак көтәсе булмады, ишек төбенә терәлеп диярлек затлы машина килеп туктады, аннан озын буйлы, һәм никтер Фәритнекенә ошаган чәчле абый төште. Кулындагы кәгазьләрен карый-карый атлаучы ир каршына чыгып баскан малай янында туктамый булдыра алмады.
-Исәнмесез! Сез Айратмы? Шушы заводның хуҗасымы?

Айрат Илшатович дип эндәшүләренә күнеккән ир аптырап китте. Һәм шундук малайның чәченә игьтибар итте.
-Әйе, Айрат булам. Сиңа Айрат абыйдыр инде, дус. Ни йомыш?
-Минем сезнең белән сөйләшәсе бар. Бик мөһим, - малай дулкынлана иде.
Айрат авыз тутырып елмаеп җибәрде. Бу малайга нидер тарта иде аны.
-Мөһим булса, әйдә кабинетка керик егет!

Фәрит аңа кырын күз белән карап куйды.
-Монда гына ярамыймы?
-Юк, мөһим сорауларны кабинетта сөйләшәм мин. Әллә куркасыңмы?
-Курыкмыйм.

Алар бинага керделәр,хуҗаның бүлмәсе икенче катта иде. 
-Лена, мине әлегә борчымасыннар, мин юк, - аптырап басып калган киңәшчесенә шулай диде дә Айрат Илшатович, Фәрит белән кабинетка керделәр. 
-Ну, сөйлә энекәш, нинди мөһим эшең төште миңа.

Фәрит дулкынлана иде, сүзен ничек башларга белмәде.
-    Сез Айрат, бу заводның хуҗасы. Сез минем әти, ләкин әни минем монда килгәнне белми.
Аптыраудан ирнең кашлары өскә менеп китте. Үз гомерендә күпне күрергә туры килде аңа, ләкин мондый хәл көтмәгән иде.
-Хм, кызык. Монда килгәнеңне әни белми дисең. Мин әтиең дип ул әйттеме?

“Кемдер акча эшләргә тели ахрысы, шушы максаттан баланы кулланырга булган. Бер дә матур түгел. Но ничего, Айрат бу кешене табар, аның белән болай кыланырга ярамаганын аңлар”. Башында шундый уйлар иде ирнең.
-Юк, әни әйтмәде. Ул бөтенләй миңа сезне үлгән диде. Минем барлыкны белмисез диде. 
-Алайса син каян таптың мине?
-Мин подьезд төбендә әбиләр сөйләшкәнен ишеттем. Сез башта минем янына килеп йөргәнсез, аннан әнине ташлап икенче шәһәргә киткәнсез. Аннары сезнең әниегез килеп минем әнигә ачуланган, шуннан соң әни күченеп киткән. Минем әни монда килгәнне белми, әйтмәгез яме.

Айрат малайга шаккатып карап утырды. 7-8 яшьлек малай. Юк, юк, бу Гөлфия белән аның малае булырга мөмкин түгел! Айрат бит тәгаен белә, Гөлфия аңа хыянәт итте. Аннары икенче шәһәргә китте дә, кияүгә чыкты. Башта кияүгә чыкты, аннары икенче шәһәргә киттеме шунда... Тукта, боларны каян белә соң Айрат? Әйе, әнисе сөйләде, Кристина раслады. Аннан соң ул берничә тапкыр Гөлфия яшәгән фатирга барып карады, ләкин аны йозаклы ишек каршылады, күршеләре кызның күченеп китүен әйттеләр. 
-Егет, әниеңнең исеме ничек?
-Гөлфия Гарипова.

Айрат үзе дә сизмәстән өстәлдә торган бутылкадан су йотып куйды. Нигә Гарипова? Кияүгә чыккач нигә аның фамилиясе Гарипова калган соң?
-Ә синең исемең ничек?
-Фәрит Айратович Гарипов.

Дөм ятим Гөлфия бала тапкач улын шулай яздырган иде.
Айрат урыныннан сикереп торды.
-Тәк, Фәрит дисең алайса. Син бар кайт, мин бу башваткычны үзем чишәрмен. Синең белән әлегә саубуллашмыйм яме. 

Фәрит башын селкеде, ул ирнең каушап калуына игьтибар итте. Әнисе күзенә чалынудан куркып, ул завод территориясеннән йөгереп чыкты, ашыгып өйләренә кайтты.

Айрат соңгы елларда шәһәр читендә үз йортларында яшәүче әнисен җыйды.
-Әни, нихәлләр, нишлисең? Кристина да синдәмени? Ярар, минем кадерле хатыныма әйт, кибетләренә китми торсын, хәзер килеп җитәм, сөйләшәсе бар.

Ир әнисе йортына барган арада үткәннәрне искә алды. Бик ярата иде ул Гөлфияне. Әнисе генә танышкан көннән үк ятимә кызны улына тиң күрмәде, ачыктан-ачык әйтмәсә дә, ул Айратның хатыны итеп дустының кызы Кристинаны күзаллый иде. Сүз уңаеннан, Кристина да каршы түгел иде. Булачак кайнанасы Гөлфия белән Айратның араларын бозгач, ул бик тырышып “юатты” Айратны, ярты елдан туй ясадылар.  Гөлфиянең хыянәте хакында да әнисе әйтте Айратка, ниндидер фотолар да күрсәтте бугай.  Сигез ел яшәү дәверендә бала табу турында күп мәртәбәләр сүз кузгалтты Айрат, ләкин Кристина нык каршы иде. Болар барысы ирнең  күз алдына килде. Гөлфиянең ул сатып алган заводта эшләвен дә белми иде ул. 
Әнисе аны, гадәттәгечә ачык йөз белән каршылады, ләкин улының караңгы чырае аның күңелендә ниндилер шик уятты.
-Әни, әйт әле, син Гөлфиягә ул китәр алдыннан нәрсәгә барган идең?

Эшнең нидә икәнен аңлап алган Кристина каенанасын якларга кереште. Гөлфиянең малае белән шәһәрдә яшәвен ул белә иде. 
-Бәйләнмәле әнкәйгә әллә кайчан булган әйберләр белән. Исеңдә булса, Гөлфияң сиңа хыянәт итеп ире белән китеп барды.
-Җитәр сезгә! Мин барын да беләм! - ир ничә еллар буе җыелган бөтен ачуын чыгарып салды. - Кристина җаныкаем, сиңа да җавап бирергә туры киләчәк. 
-Мин сиңа развод бирмим, хыялланма да! И вообще, мин бала табарга риза! - Кристина үзенең гаилә тормышы кыл өстендә икәнен шундук аңлап алып, аның фикеренчә Айратны йомшартырга тиеш булган, ул көткән сүзне әйтте. 
-Ә миңа кирәкми синнән бала! Минем улым бар! Һәм аңа инде сигез яшь! Без аерылышабыз синең белән! 

Шул сүзләрне әйтте дә Айрат, ишекне каты итеп ябып чыгып китте. Артыннан йөгереп чыккан Кристина аны туктата алмады. 
Ә Фәрит бу вакытта завод хуҗасы Айрат аның әнисен эштән кумады микән дип борчыла иде. Ул бит әнисенә әйтми генә заводка килде, хуҗа белән сөйләште, көне буе шуны уйлап йөрде малай. Ул шулкадәр арган иде, йоклап китүен сизми дә калды. Әнисе эштән кайтканда аның тән температурасы бик югары күтәрелгән булып чыкты. Гөлфия нишләргә белмәде.
-Балакаем, ни булды сиңа?!
-Әни... мин әти белән сөйләштем...

Гөлфия малайның бу сүзләрен игьтибарга алып тормады, ашыгыч ярдәм чакырды. 
Табиб малайга укол ясады, сулышын тыңлады. 
- Улыгыз бәлки бүген берәр тетрәнү кичергәндер? Бу яшьтә аларның шулай булырга мөмкин. Башка авырту симптомнарын күрмим, тамагы чиста, йөткерми, сулышы әйбәт. 
- Нинди тетрәнү булсын аның, ул бит өйдә, тегендә-монда чыгып йөрми, көндезләрен мин эштә, - Гөлфия ни дияргә белмәде.

Табиб аптырап калды. 
- Сез нәрсә, бу кечкенә баланы көне буена берүзен калдырып китәсезме әллә?! Күргәнемчә, баланың атасы юк. Мин моны болай калдыра алмыйм, опекага хәбәр итәм. 
-Гафу итегез, миңа бит эшләргә кирәк. Башкача булмый бит, әби-бабайлары юк, мин балалар йортында үстем. Әбәт вакытында кайтып киләм, ялларда без бергә.
Гөлфия елар чиккә җитте. 

Шулвакыт көтелмәгән хәл килеп чыкты.
-Нигә аның атасы булмасын, бар. Мин әлегә командировкада идем, менә кайттым. Иптәш фельдшер, рәхмәт сезгә, безнең малайны гаиләбез табибы карар. Кая ул кәгазегезне бирегез әле, кеше тормышын алай бозарга ярамый, - ишек яңагына сөялеп торган Айрат шундый сүзләр белән табибның язган кәгазен тартып алды. 
Гөлфия сискәнеп Айратка борылып карады. Ул аптыраудан сүзсез калган иде.
Ул арада Айрат табибны озатып җибәрде, шәһәрдәге бердәнбер завод хуҗасына ашыгыч ярдәм хезмәткәре каршы килмәде. 

Айрат фатирга кире керде. 
-Гөлфия... Безнең улыбыз икебездән дә акыллырак булып чыкты. Мин тилене кичерүеңне сорыйм, бала тулы гаиләдә үсәргә тиеш. Сине искә алмаган көнем сирәк иде, кияүдә булуың гына тоткарлады. Ә син кияүгә чыкмагансың икән... Нигә авырлы икәнеңне әйтмәдең?
Гөлфия җилкәләрен сикертеп куйды.
-Белмим Айрат. Әниең син Кристинага өйләнәсең диде, син алган туй күлмәге фотосын күрсәтте. Үзе әйтергә ояла, мине җибәрде диде. 
-Аңлашылды. Минем әнинең фантазия шуңа гына җитә икән, миңа да ул син кияүгә чыгасың, күченеп китәсең, диде. 

Айрат белән Гөлфия өч сәгатькә якын сөйләшеп утырдылар. Кичен Фәритнең хәле җиңеләйде, ул йокысыннан уянып, кухняга чыкты. Бу вакытта Айрат киткән иде.
-Әни, гафу ит мине... Мин бүген синең заводка барып, әти белән сөйләштем.
Гөлфия күз яшьләрен сөртеп җиңел сулап куйды. 
-Улым, рәхмәт сиңа. Алданрак сөйләшәсең калган. 
- Ул сине ачуланмадымы? 
-Юк балам, ачуланмады. Безгә хәзер әтиле булып яшәргә өйрәнәсе була...
Фәритнең дә күзендә сөенеч яшьләре ялтырый иде. 

Айгөл Имамиева, Мәскәү шәһәре.
Фото: ru.freepik.com


 

Язмага реакция белдерегез

15

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading