16+

"Ул миңа ошый. Ләкин ул әле мәктәптә генә укый..."

Без икебез дә күптән гаиләле. Аның да, минем дә балалалар бар. Шөкер, ирем бик әйбәт, гаилә җанлы, ярдәмчел кеше булып чыкты. Язмышыма шулай язылганга мин сөенәм генә. Тик буй җитмәгән алма гел ымсындырып торган кебек, күңелдә хәтирә учагы пыскып булса да яна. Әллә нигә бер юллар кисешә, ләкин минем Айдар күзләренә башка күтәрелеп караганым булмады.

"Ул миңа ошый. Ләкин ул әле мәктәптә генә укый..."

Без икебез дә күптән гаиләле. Аның да, минем дә балалалар бар. Шөкер, ирем бик әйбәт, гаилә җанлы, ярдәмчел кеше булып чыкты. Язмышыма шулай язылганга мин сөенәм генә. Тик буй җитмәгән алма гел ымсындырып торган кебек, күңелдә хәтирә учагы пыскып булса да яна. Әллә нигә бер юллар кисешә, ләкин минем Айдар күзләренә башка күтәрелеп караганым булмады.

Башка көннәрдәгедән бернәрсәсе белән дә аерылып тормаган иртә. Каршыга дүрт-биш ир-ат килә. Аларның – эшкә, минем мәктәпкә барышым. Сигезенче сыйныфта идем ул вакытта. Барысының да йөзләре таныш, исемнәрен дә белгәнмендер. Исәнләшергә дип башымны күтәрдем. Шулар арасында барган бер егетне, әйтерсең лә, беренче тапкыр күрәм. Карашлар очрашты һәм мин сихерләндем. Шул көннән башлап, күңелемнең тынычлыгы югалды. Үз-үземә туктаусыз сорау бирәм: нигә син моңарчы Айдарга игътибар итмәдең дә, кинәт кенә гашыйк булып куйдың соң? Дөрес, ул гашыйк булмаслык түгел: озын төз буйлы, кара чәчле, очлаеп торган иякле, күзләре коңгырт төстә. Ләкин мин бит аны беренче тапкыр түгел, йөзенче, ә бәлки меңенче тапкыр күрәм. Мәхәббәтне сорап алып булмаган кебек, куып җибәреп тә булмый икән шул.
Айдар миннән җиде яшькә олырак. Яшь аермасы бәлки киртә булмас та иде, әмма аның берничә ел йөргән кызы бар иде. Ах, нигә генә мин ул көнне Айдарга күтәрелеп карадым соң? Мин бернәрсә өмет итмәдем, кеше арасын өзүгә сәбәпче булырга да теләгем юк иде. Мәхәббәт мине “наркоман”га әйләндерде, минем дозам – аны күрү нибары. Юллар кисешкән саен карашлар очрашты. Клубка чыккач, биесәм, ул килеп миңа карап тора. Әгәр читкәрәк китеп, кеше арасында күренмичәрәк торсам, як-якка каранып кемнедер эзли башлый. Мине карашы белән тапкач, тынычлана һәм озак кына карап тора. Без Айдар белән сөйләшү түгел, исәнләшми дә идек. Ләкин ишек катында кара-каршы очрашсак, кая барганыбызны бер мизгелгә онытып, күзләр аша серләштек. Ул минем белән дә булмады, үзе башка егетләрне янымда күрсә, көнләште. Бер кичтә район үзәгеннән килгән ике егет мине һәм дус кызымны озата кайттылар. Каршыга зур тизлектә машина килде дә, кинәт туктады. Һәм аннан Айдар чыкты. Егетләргә: “Безнең авыл кызларына тимәгез,” - диде. Ул минем каршымда иде. Әйләнеп узарга уйладым, әмма Айдар алдыма чыгып, җибәрмичәрәк торды. Мин барыбер узып киттем, ә эчтә... йөрәгемне кайнап торган казанга салганнармыни!
Сөюем аркасында күпме күз яшьләрем түгелде! Аларны җиргә төрткән берәр агач ботагына сибеп барсаң, берничә ел эчендә зур имән үсеп чыгар иде. Мин аны онытыр өчен тискәре сыйфатларын эзләдем: эчә, тарта, сүгенә дип егетләрдәге ошамый торган якларын санадым. Әмма алар берсе дә сөюгә киртә була алмадылар.
Бервакыт Айдар юлда туктап, минем сыйныфташ кызны машинасында авылга алып кайткан. Һәм аннан: “Инзилә ничек?” - дип сораган. Безнең авылда андый исем ике кызда, шуңа классташым аңламаган: “Нинди Инзилә?” - дип сорауга сорау белән җавап кайтарган.
–    Синең классташың.
–    Ә нәрсә булган аңа?
–    Булмаган. Кызыксынам гына. Ул миңа ошый. Ләкин ул әле мәктәптә генә укый. Аннары ничә ел йөргән кызымны ташлый алмыйм шул...

Мин егетләргә озаттырсам да, Айдар күрмәсме, көнләшмәсме дигән уй-теләк белән генә озаттыра идем. Башка егет белән капка төбендә сөйләшеп утырсам да, уйларымда гел ул булды.
Мине ошаткан, минем белән очрашып йөрергә теләгән егетләр әз булмады. Ләкин алар өчен таш кыя булып кала бирдем. Сыйныфыбыздагы чибәр, кап-кара чәчле, чем-кара күзле егет тә артымнан йөрде. Мәхәббәтен дә бер малай аша җиткерде. Әмма мин аны бары классташ итеп кенә кабул иттем. “Синең белән, синең белән ник түгел соң икәү бергә?” дип җырлап, утырганда артымнан килеп иң башларымнан тотып җиңелчә селкеткән иде.
Бервакыт, иптәш кызым белән клубка чыгып барганда, яныма бер машина туктады. Тәрәзәдән башын тыгып, егет танышырга теләк белдерде. Мин исә: “Машинадан төшмәгән егетләр белән танышмыйм,” - дидем. Егет төште. Тимер атын калдырып, безнең белән җәяү атлады. Исеме Илнур иде. Ул армиядә бергә хезмәт иткән дустын күрергә килгән булган. Икенче көнне минем янга тагын киләчәген әйтте. Әйбәт егеткә охшаса да, башка күрешергә теләгем булмады. Шуңа тиз генә берәр нәрсә уйлап табарга кирәк иде. Илнур бездән ерак түгел авылдан булып чыкты. Авылларда чәчәк сатылмаганын белеп: “Ак розаларсыз килеп йөрмәсәң дә була,” - дип көйсезләндем. Үземчә эчтән генә моны булдыра алмаячак дип сөендем. Ләкин ялгышканмын. Егет үҗәт булып чыкты: икенче кичтә ак розалар белән килеп җиткән иде. Өченче кичтә аның клубка килгәнен белгәч, башка урам буйлап китәргә уйладым. Шулвакыт дус кызым: “Илнур сине мәш китереп эзләп йөри, клубтагы яшьләрдән сораша” дигәч, оятка калмас өчен күрешеп сөйләшергә булдым. Ул мине бик каты ошаткан иде. Бүтән егетне яратуым, мөнәсәбәтләргә әзер түгеллегемне әйттем. Илнур бик үҗәт булып чыкты, җырдагы сүзләрне кабатлады: “Яратмасаң – яратырсың. Мин бераз көтеп торам.” Тик ярата алмаячагымны белеп, егетне өметләндермәскә булдым һәм аралашуны өздем. Мин аңа хәтта телефон номерымны да бирмәгән идем.
Казанга киткәч, тулай торакта үтә чибәр егет белән таныштым. Күпме кызлар аңа гашыйк иделәр! Бу егет бокс белән шөгыльләнгәнгәме, буй-сыны да кино йолдызларыныкы кебек иде. Без аның белән очраша башладык. Ләкин аның янәшәсендә дә күңелемдә гел Айдар булды. Мин егетне алдап йөрисем килмәде: йөрәгемдә башка берәү яшәгәнен әйттем. Шулай арабызга нокта куелды. Соңыннан дус кызым битәрләп йөрде: имеш, мин тулай торакның һәм уку йортының иң чибәр егетен кулдан ычкындырганмын.
Караштан башланган һәм караштан узмаган мәхәббәт ничә ел йөрәгемдә яшәде. Без икебез дә күптән гаиләле. Аның да, минем дә балалалар бар. Шөкер, ирем бик әйбәт, гаилә җанлы, ярдәмчел кеше булып чыкты. Язмышыма шулай язылганга мин сөенәм генә. Тик буй җитмәгән алма гел ымсындырып торган кебек, күңелдә хәтирә учагы пыскып булса да яна. Әллә нигә бер юллар кисешә, ләкин минем Айдар күзләренә башка күтәрелеп караганым булмады.

Инзилә, Казан.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading