Бүген дә кап-караңгыда уянып китте Гамбәрияттәй. Соңгы вакытта йокысызлыктан интегә. Төн уртасында уянып китә дә башына берәр юк-бар уй кереп оялый. Шуны әйләндерә-тулгандыра уй зурая, олы бер проблемага әйләнә дә куя. Аннан инде йоклап китәм димә.
Менә бүген шулай уянды, байтак яткач, ипләп кенә киез башмакларын киеп алды, аркасына мамык шәлен элеп, торып утырды. Тәһарәтләнеп, Коръән укып алырга булды карчык. Аннан инде иртәнге намаз вакыты да җитте, һәр намаздан соң тәсбих тарта Гамбәрияттәй – җанына тынычлык шулай иңә.
Менә ул саклык белән генә дисбесен кулына алды. Бик кадерле аңа бу дисбе. Мәрхүмә каенанасы, Гамбәрия килен булып төшкәч тә бүләк итеп биргән иде аңа. Ул вакытта яшь килен өчен дисбенең кадере зур түгел иде әле. Мәрьям ана гөленең җимшәннәреннән үзе тезеп ясаган аны каенанасы. Гөлне дә үзе кадерләп утыртып, назлап-саклап үстерә торган иде. Күрше-тирәгә, таныш-белешкә бүләккә дисбе бүләк итә иде иренең әнкәсе. Ай-һай, нинди генә катлаучы чорлар булмасын, иманын, динен-денен, асылын бөтен гомере буе саклады, тугрылыклы булды ул, исең китәрлек! Шуңа ихтирам казанды, кадер-хөрмәттә, җан тынычлыгы табып бакыйлыкка күчте...
Юк-бар гына түгел, уйланырлыгы да бар шул – улы аркасында тынычлыгы югалды Гамбәрияттәйнең. Ул аны ялгызы үстерде. Иреннән тол калганда улы Саматка биш кенә яшь иде әле. Газиз баласы ятимлек ачысын тоймасын, атасыз балага тормышта болай да җиңел түгел, шуңа оясында рәхәт күрсен, дип барлык назларын, күңел җылысын бирде Гамбәрия. Артыграк иркәләде, артыграк яратты бугай шул Саматын.
Бик матур, өметле башланып китте Саматның тормыш юлы. Үзе дә тырыш иде. Мәктәпне тәмамлап, югары белем алды. Яхшы эшкә урнашты, дәрәҗәле эштә эшләп, фатирлы булды. Аннан соң өйләнеп, гаилә корды. Беренче балалары туды, аннан икенчесе дөньяга килде – бәхет-шатлыкка кинәнеп яшәде гаилә. Шул шатлыкларын күреп Гамбәрияттәй дә сөенеч диңгезендә йөзде – бала бәхете үз бәхетеңнән дә кадерлерәк була икән лә ул!
Әнкәсе янына атна саен кайта иде Саматлар. Киленен өрмәгән җиргә дә утыртмады каенана кеше – улын бәхетле иткән хатынны уңайлыклары белән генә түгел, барлык кимчелекләре белән кабул итте.
Әмма бәхетсезлек гаиләгә көтмәгәндә ишек шакыды. Өченче балалары авыру булып туды Саматларның. Берничә ел газаплангач, бакыйлыкка күчте сабый. Шул хәсрәт гаиләнең тезгененә сукты булса кирәк. Бигрәк тә гаилә башлыгы авыр кичерде бу сынауны – күзләреннән нур качты, сагыш күләгәсе йөзенә төшеп утырды. Саматының тормыш баскан күзләрен күреп карчыкның да йөрәге меңгә телгәләнде. Әмма бу Гамбәрияттәйнең картлык көнендә көткән сынаулырының башы гына булган икән әле...
Бер ялны да калдырмый туган нигезенә кайта торган Самат тора-бара кайтуларны сирәгәйтте. Әле алай гына да түгел, сәер гадәтләре күзгә ташлана башлады гаилә әгъзаларының. Чираттагы кайтуларында улы гаиләләре белән ит ашамый башлаганнарына игътибар итте ана кеше. Алар кайтуына дип, гадәттәгечә, үз авызыннан өзеп, күп итеп ит салып, баскан токмач белән аш пешерде Гамбәрия. Табын түренә табак белән ит чыгарып утыртты. Бармак белән дә орынмады кунаклар иткә, оныкларына да ашарга рөхсәт итмәделәр. Аның урынына әллә ниткән экзотик ризыклар төяп кайтканнар иде, шуның белән аннан-моннан ризыкландылар да, өстәл яныннан торып киттеләр.
Йоклар алдыннан әллә нинди күз күрмәгән, колак ишетмәгән ритуаллар башкаруларын күреп әллә нишләп китте карчык, әстәгъфируллаһ!
Тора-бара эзләре бөтенләй суынды Саматларның. Ара-тирә шылтыратып әнкәсенең хәлен белешеп торса да, кайтып газизен сөендереп килү турында онытты гүя. Соңгы ел эчендә бөтенләй күренгәннәре юк. Туган нигездән, ата-баба туфрагыннан тәмам читләште төпчек улы. Телефоннан шул хакта берәр сүз әйтә башласаң, эше күплекне сылтау итеп, сүндереп үк куя башлады.
...Саматлар гаиләсенең күрше авыл янындагы урман аланлыгына кайтып яши башлауларын күршеләрдән ишетте Гамбәрияттәй. Ишетте дә, өстенә салкын су сипкәндәй булды, аякларының хәле киткән карчык күршеләренең капка баганасына сөялле.
Ни өчен? Кайда хата җибәрде ана кеше? Газизен туган нигезеннән читләштерерлек нинди гөнаһ эшләде? Әллә берәр авыр сүз әйтеп күңелләрен рәнҗеттеме икән? Башында мең сорау әйләнде карчыкның – әмма аларга җавап табардай фикернең очы-кырые күренмәде.
Әмма эш башкада иде. Авыр сүз ишетү дә, әнкәсенә үпкә хисләре дә түгел, ялгыш юлдан китүдән, кыйбласын югалтудан иде Саматның ялгышуы. Гаиләләре белән секта тозагына эләкте алар. Ышанулары буенча, балиглык яшенә җиткәч, балалар ата-анадан төптән-тамырдан аерылырга тиеш дип саный икән.
Биш баласын алып җыйнаулашып, әти-әнисе нигезенә түгел, күрше авыл урманына кайтып урнашкан Самат белән хатыны. Үзләре генә түгел, тагын ике гаилә аларга ияреп кайткан иде. Берничә ай эчендә яңа йорт сипләп куйганнар.
Улы янына үзе барды ана кеше. Әмма аны бусагадан да кертмәделәр. Җиде ятлар кебек кенә бер-ике сүз алыштылар. Самат – әнисе белгән Самат түгел иде, алыштырып куйганнар гүя! Ә туган нигезенә барып та карамады ул.
Кинәт ишек ачылып китте дә, Гамбәрияттәйнең өенә нур тулды. Ул да булмады, ишектән яктырып, көлеп-елмаеп кереп килгән Саматы күренде. “Әни, мин кайттым!” – диде ул керә-керешкә, тәсбих тартып утырган анасына таба атлады да... юк булды...
Мәрьям ана гөле орлыгыннан ясалган дисбесен сак кына кулына тоткан килеш йокымсырап киткән икән Гамбәрияттәй, бер мәлгә өн белән төшне аералмый торды. “Кайт улым, асылыңа кайт!” – дип кабатлады ана, яшьле күзләрен яулык очы белән сөртә-сөртә.
Ландыш Тимерова.
Комментарийлар