16+

Татарстанда шторм турында кисәтү игълан ителде

Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, бүген төнлә һәм иртәгә иртән җил тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, бүген төнлә һәм иртәгә иртән җил тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Шуңа бәйле рәвештә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте начар һава торышы вакытында төп иминлек чаралары турында искә төшерә. Машина йөртүчеләргә тизлек режимын үтәргә, кискен маневрлар ясау һәм кинәт тормозга басудан сакланырга, дөрес аралык калдырып йөрергә кирәк. Җәяүлеләргә җәяү йөргәндә һәм юл аша чыкканда сак булырга киңәш ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading