16+

Зәңгәр күл төнбоеклары (хикәя)

– Ахирәткәем, кузгалыйм инде мин. Юкәтауга кадәр өч чакрым җәяү кайтасым бар бит әле. Сине күргәч бик тә күңелем булды, – дип, амин әйткәндәй ике куллап битләрен сыпырды карчык.

Зәңгәр күл төнбоеклары (хикәя)

– Ахирәткәем, кузгалыйм инде мин. Юкәтауга кадәр өч чакрым җәяү кайтасым бар бит әле. Сине күргәч бик тә күңелем булды, – дип, амин әйткәндәй ике куллап битләрен сыпырды карчык.

Дәвамы. Башы: Зәңгәр күл төнбоеклары (хикәя), Зәңгәр күл төнбоеклары (хикәя), Зәңгәр күл төнбоеклары (хикәя).

 – Шаяртасыңмы соң син, Зөлхәбирә апа, –дип гаҗәпсенеп карап куйды Камилә. – Юкәтауда бит инде без.
 – И-и, шулаймени!? Әйтәм җирле Кушкаенның мәчете безнең авылныкы төсле түгел иде бит дип, аптыраган идем аны, – дип сөйләнде карчык тәрәзә аша мәчет тарафына ымлап. – Ахирәткәем Разиянең яшь чагына шулкадәр охшагансың син, Камилә кызым. Ахирәткәем белән серләшеп утырам дип, буталыплар киткәнмен, хәтта. Бигрәкләр дә әйбәт булды әле бу, җәяү кайтасы да түгел икән...
 Зөлхәбирә карчык ишек ачылган авазга сүзеннән бүленде.
 – Ни хәлләрегез бар! – дип аларның янына Госман килеп керде. – Камилә, әле син кайтырга җыенмадыңмени?
 – Зөлхәбирәттәй белән серләшә идек бит әле, – диде кыз, каләм-кәгазьләрен тартмаларга тутыра башлап.
 – Комачауламыйм, балакайларым. Мин дә китәм, – дип урыныннан купты карчык. – Кечкенәгез дә көтә торгандыр.
 – Нинди кечкенә турында сөйлисең син, Зөлхәбирәттәй? – дип елмайды Госман.
 – Нигә әле һаман бәби алып кайтмадыгызмени?
Зөлхәбирә карчыкның бу сүзләреннән Камиләнең битләре комачтай кызарып чыкты.
 – Без бит әле өйләнешмәгән дә, – дип көлә-көлә җавап кайтарды Госман.
 – И-и, мин сезне инде кавышкансыздыр дип уйлап йөри идем. Бер-берегезгә бигрәкләр дә пар килгәнсез бит. Өйләнешегез, өйләнешегез! Миннән киңәш шул сезгә: бәхетегезне озакка сузмагыз, балакайларым. Калган эшкә кар ява, дигән борынгылар.
 – Әй, Зөлхәбирәттәй, әллә ниләр сөйлисең, – диде Камилә һәм арттагы бүлмәгә өске киемнәрен киенергә кереп китте.
 Урамга чыгып баручы Зөлхәбирә карчык китапханә верандасында: “Бәхетегезне озакка сузмагыз, балакайларым. Үкенерлек булмасын!..” – дия-дия һаман үзалдына сөйләнә иде әле.
 Госман китапханә ишеген эчтән бикләп, кече бүлмәгә узды, көзге каршында бизәнүче Камиләнең күкрәкләреннән кочып алды.
 – Җибәр! Авырттырдың бит... катыдыр кулың, – дип шелтәләгән булды Камилә.
Гафу-гафу! Күргән нәрсәмени соң.
 Госман кәнәфигә барып утырды да, сөйгәненең бизәнүен күзәтә башлады.
 – Шулкадәр томырылып карап торма инде, каушатасың ич.
 – Каушама-каушама, син минем хатыным буласы кеше, ләбаса.
 – Булмаган бит әле.
 –Булмаса – булыр! Әнә, Зөлхәбирәттәй өйләнешегез, дип фатихасын бирде дә инде.
 – Әй, ул Зөлхәбирәттәй генә шул, – дип нигәдер моңсу гына әйтеп куйды Камилә.
 – Ә, мин нәрсә?.. Яратам бит мин сине, Камилә!
Мин дә яратам сине, Госман!
 Әлеге сүзләрдән соң Госман кәнәфидән җитез генә купты да, кызның билләреннән кочып, кайнарланып иреннәреннән үпте.
 – Иннеккә буялып беттең инде, – дип Камилә нәфис бармаклары белән егетнең ирен читләрен сөртте.
 Алар ай яктысында серләшә-серләшә барып, Кушкаен кырына җитте. Шунда күктәге йолдызларны күрсәтә-күрсәтә атлаган Госман кар түмгәгенә абынып, гөрселдәп юлга егылды. Камилә бөтен кырны яңгыратып көлде бу хәлгә.

Дәвамы бар.
Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading