16+

Альбинаның яраткан китабы – юл кагыйдәләре

Чаллыда 1998 елда, Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап, тәүге мәртәбә «Автоледи» бәйгесе оештырылган. Бу спорт-пропаганда чарасы 1999 елда Казанга күченә һәм республика күләмендәге конкурска әверелә.

Альбинаның яраткан китабы – юл кагыйдәләре

Чаллыда 1998 елда, Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап, тәүге мәртәбә «Автоледи» бәйгесе оештырылган. Бу спорт-пропаганда чарасы 1999 елда Казанга күченә һәм республика күләмендәге конкурска әверелә.

Татарстан башкаласында яшәүче Альбина Варламова 2008 елда Казанның гүзәл затлары арасында үткәрелгән бәйгедә беренче җиңүен яулый.

- Шулкадәр дәртләнеп киттем. Республика «Автоледи» бәйгеләрендә 2010, 2013 һәм 2014 елларда беренчелеккә ирештем, - ди Альбина. - Әтием, һөнәре буенча, машина йөртүче. Аның бензин исе таратып, өйгә килеп керүе кечкенә чагымнан ук ошый иде. Әбием сугыш елларында колхозда машина йөрткән, әнием дә техникага битараф түгел иде.

- Балаларыгыз да машинага һәвәсме?

- Кызым Евгения мине дә уздыра хәзер. Россия күләмендәге бәйгеләрдә уңышларга ирешә, автоспорт буенча спорт мастерлыгына кандидат.

Республика «Автоледи» бәйгесендә конкурстан тыш чыгыш ясаган Евгения автомобильдә каршылыкларны әнисеннән дә тизрәк узган.

- «Автоледи»да юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча да сынау бар. Юл кагыйдәләре - минем «өстәл» китабым. Вакытым булуга, шуны укыйм. Белемне гел яңартып, искә төшереп торырга кирәк. Кагыйдәләрне яхшы белсәк, аварияләр дә кимер иде, - ди Альбина.

«Сез машинаны ир-атлардан да остарак идарә итәсез. Хезмәтегез транспорт тармагы белән бәйлеме әллә?» - дигән соравыма биргән җавабы тагын бер гаҗәпләндерде: «Нәфис гимнастика буенча тренер мин. Педагоглык стажым - егерме биш ел», - диде ул.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading