16+

«Артына борыла-борыла: «Көтегез мине, мин кайтачакмын», диде»

28 мая 2025, 15:23
4335
0
1
Уку өчен 5 минут

Арча районы Сарай-Чокырча авылында Венера апа Вәлиеваның 9 майга багышланган митингта улына атап башкарган җырын тыңламаучы калды микән?

«Артына борыла-борыла: «Көтегез мине, мин кайтачакмын», диде»

Арча районы Сарай-Чокырча авылында Венера апа Вәлиеваның 9 майга багышланган митингта улына атап башкарган җырын тыңламаучы калды микән?

 «Шәһри Казан»ның «ВКонтакте»дагы сәхифәсенә әлеге видеоны элгәч тә, күпләр улын югалткан әни кешенең сабырлыгына соклануларын белдерде. «Ай-һай, нинди көч кирәктер бу җырны башкарганда», – дип язучылар да табылды. Күз яшьләрсез тыңлап булмый аны. Йөрәкнең иң нечкә кылларын тибрәндерә дә күз яшьләренә күмдерә.

Төшләремдә күреп уянамын
Әни диеп дәшкән тавышка.
Өй эчендә җан өшеткеч тынлык,
Кабат сала әрнү-сагышка.

Сине көтәм, газиз балам.
Ник кайтмыйсың инде һаман?
«Юк инде ул» дигәннәргә
Юк, ышанмыйм, бу сүз ялган.

«Үз теләге белән китте»
– Көн артыннан көн уза, инде менә тиздән ел булачак. Аны озаткан көн бүгенгедәй күз алдымда, – дип сүзен башлады Венера апа. – Улым нинди генә бәрелешләрдән дә исән чыккан кеше. Әтиләре фаҗигале төстә һәлак булганнан соң, алар минем өчен төп терәк булды.
Венера апа Арча районы, Сарай-Чокырча авылыннан. Шунда үскән, шул ук авыл еге­те Рәшит белән 1987 елда гаилә коралар да Казанга юл тоталар.
– Һөнәрем буенча пешекче мин, эшем дә бик җайлы иде. 1989 елда Айнурым туды. Әмма: «Әти-әнием бик карт, авырулар», – дип, Рәшитем авылга кайтырга булды. Әти-­әнием дә: «Ирең кайда булса, син дә шунда булырга тиеш», – диделәр. Эшем дә яхшы, торыр урыныбыз да бар иде. Менә шул җайга салынган тормышны калдырып, авылга кайтып киттек. Каената, каенана белән бергә яши башладык. 1992 елда Айдарым туды. Мин колхоз ашханәсендә эшләп алдым. Аннан соң почтага эшкә кердем. Биредә 30 ел эшләп чык­тым. Моннан тыш, 8 ел клуб мөдире вазифаларын башкардым. Параллель рәвештә Казанда хастаханәдә дә эшләдем. Почтада акчасы юк иде бит.

Айнур белән Айдар Сарай-Чокырча авылында ­
3 класс укыганнан соң Урта Корса авылына йөреп белем алганнар. Унберенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Айнур Казан социаль-икътисади институтына укырга кергән. Әмма алдагы юлын һич кенә дә хокук саклау белән бәйләргә теләми егет, «Нәфис Косметикс» оешмасына эшкә керә.
– Бер түбә астында өч гаилә бергә яшәдек. Айдар Казан дәүләт мәдәният институтында укыды. 2014 елның августында кече улым өйләнде, 2015 елда Айнур башлы-күзле булды. Бер йортта – өч ир-ат, өч хуҗабикә. Күрше-күлән дә: «Ничек яшәп бетәсез?» – дип сорыйлар иде. «Киленнәрем пешерә, мин ашханәгә тыгылмыйм», – дип әйтә идем. 2017 елда Айдар Арчадан фатир алып китте. Айнурымның гаилә тормышы килеп чыкмады. Юллары аерылды. Ике балалары бар, – дип таныштырды Венера апа. 

2021 елның 22 декабрендә аларның гаиләсен яңа бер сынау көткән – өйләре янган.
– Куркыныч кинодагы шикелле булды ул көннәр. Мин хастаханәдә буфетта эшләдем. Казаннан авылга кайтып төшсәм, куркыныч хәбәр каршы алды. Ничек бастым, шул килеш тораташ басып калдым. «Әтиегез кайда?» – дим, Айдар: «Әти – күршеләрнең капка төбендә», – ди. Иремне капка төбенә җәеп салганнар да өстенә җәймә белән каплаганнар. Ул көнне Айнур сменадан соң йок­лый иде. Ирем дә өйдә булган. Янгын кухня ягыннан чыккан. Айнур сөйләве буенча, ул тәрәзәдән чыгып өлгергән. Ә әтиебез документлар җыям дип калган. Менә шул калган килеш чыкмаган...
... Шул рәвешле кирпечләп төзелгән, ак корабка охшап калган йорт күз алдында янып беткән.
Декабрьнең иң салкын көнендә гаилә карда өс киеменнән генә басып кала. Бөтен документларын, телефоннарын – барысын да ялкын ялмый.
– Рәшитнең апасында 3 ай яшәп алдык. Кеше өстендә торып булмый бит инде, баштан фатир арендалап яшәдек. Иминият акчалары чыккан иде, кешеләр дә ярдәм итте. Бер бүлмәле фатир алдык. Бераз сулыш ала башлаган идем, мобилизация игълан ителде. Айнур армиядә хезмәт иткән кеше дә түгел, әмма дустын озатырга дип хәрби комиссариатка баргач, аңа да хәрби хезмәт юлы буенча китәргә теләмисеңме дип мөрәҗәгать иткәннәр. Ә ул кече яшьтән үк хәрби булыр­га хыялланды. Ризалашкан, шуннан үз карары турында безгә кайтып әйтте. Әзерләнеп ­ЭКСПОга китте, атна саен янына барып йөрдек. Бер ай булдымы икән, бәрелешләр булган җиргә җибәрделәр.

Сюрприз ясарга җыенган
2023 елның августында ­Айнур янында гына снаряд шартлый да, аның аяклары пешә. Егетне дәвалану өчен Мәскәүгә госпитальгә кайтаралар. Венера ханым кечесе Айдар белән аның янына күрешергә дип госпитальгә дә барган.
– Көнендә барып кайттык, аяклары бик каты пешкән иде, – дип искә ала батыр егетнең әнисе. – Соңрак кына белдек: аңа табиблар алга таба тернәкләнү курсларын үтү өчен юллама биргән. Әмма улым каршы килгән, табиб аңа: «Беренче тапкыр шундый егетне күрәм, башкалар булмаган чирләре белән дә хастаханә юлларын таптый. Ә син нинди авыр пешү белән дә каршы киләсең», – дигән. Мин бу хакта белгәч, аны шелтәләдем дә. Ә ул: «Әни, егетләрем секунд саен үлем белән очрашкан вакытта мин биредә тыныч күңел белән ята алмыйм. Алар минем йөрәктә бит», – дип күк­рәгенә сукты. Бәхәсләшер өчен дә урын юк. Ике яктан да бабайлары чын коммунист булды. Рәшитем дә чын патриот иде. Улым да нәкъ шундый. Иле өчен җанын бирә торган асыл егетләрнең берсе. 
Бер штурмнан икенчесенә керткәннәр аларны. Зарланмаган Айнур, якыннарына да белгертмәгән.

– 2024 елның 5 августында соңгы сөйләшүебез булды. «Хәзер алгы сызыкка керәбез, анда озак тормыйм, чыгам да аннан соң, әни, сиңа сюрприз ясап кайтам әле», – диде. «Улым, сюрприз кирәкми, үзең исән-сау бул. Сине суыткычта үрдәгең көтеп тора әле», – дидем. Ә балакаем: «Әни, кирәкми, шулпалы бәрәңге булса, шул җиткән миңа», – диде. Бер мессенджерда 7нче рота дигән төркем бар. 10 август көнне шунда бик каты языша башладылар.
Айнурның гәүдәсен иптәш­ләре тоташ ут астында алып чыккан. 22 август көнне кыю егетне Арча районы, Сарай-Чокырча авылында җирләгәннәр.
Венера апа залдагы шкафына Айнурының фотоларын тезеп куйган.

– Эшкә киткәндә: «Улым, хәерле иртәләр», «Улым, эшкә киттем. Эшемдә җиңеллекләр бир. Исән-сау эшләп кайтырга язсын», – дип саубуллашып чыгып китәм. Эштән кайтам да: «Улым, ни хәл», – дим. Берәр эшкә тотынасым булса: «Улым, миңа җиңеллекләр теләп тор», – дип эндәшәм. «Чыннан да, эшләрем уңа минем. Булыша ул миңа», – ди улын югалткан әни.
Сарай-Чокырча авылында Айнур истәлегенә мемориаль такта ачылган.

«Сердәшчем дә, киңәш бирүчем дә булды»
Айдар Вәлиев тә абыйсы турында иң җылы хатирәләре белән уртаклашты.
– Ниләр генә күрмәдек, ниләр генә тоймадык без аның белән! Бергә булган барлык хатирәләрне күз яшьләрем белән искә төшерәм. Абыем минем якын дустым да, сердәшчем дә, киңәш бирүчем дә булды. Менә хәзер үземне ялгыз хис итәм, чөнки бар нәрсәне дә әни яки тормыш иптәшем белән дә сөйләшеп бетерә алмыйм, – диде ул. Абыйсының үлеме турында аңа әниләре шалтыратып хәбәр иткән. Шуннан бирле тормыш икегә бүленгән. Хәзер Айдар – әнисе Венера апа өчен төп терәк һәм юаныч, ул Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында хезмәт куя. 
Арча районы, Урта Курса урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары  Надирә Вәлиева: «Үз сүзендә торучан, акыллы укучыларымның берсе», – дип бәяләде Айнур Вәлиевне.

– Мин инглиз теле укытучысы буларак килдем. Айнур бик тыңлаучан, нинди генә эш кушсам да, аны төгәл үтәде. Үрнәк гаилә. Мәктәпне тәмамлагач та, ул әллә кайдан исәнләшә иде. Эчкерсез, самими кеше. Чын ир-ат. Махсус хәрби операциягә киткәч, аны мәктәпкә очрашуга чакырдык, ул балаларны кызыксындырган һәр сорауга җавап бирде. Саубуллашканда да һәр укытучыны кысып-кысып кочак­лады. Мәктәптән чыгып киткәндә, артына борыла-борыла: «Көтегез мине, мин кайтачакмын», – диде. Әлеге мизгелләр әле дә исемдә. Айнурның әнисенә бик зур рәхмәт, шундый патриот егет үстергәне өчен. Айнур турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә яшәячәк, – дип сөйләде безгә Надирә Вәлиева.
Айнур Вәлиев кебек кыю егетләргә мәңгелек дан, мәңгелек хөрмәт! Аларның батыр­лыклары, рухи ныклыклары алдында баш иябез!



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading