Кеше психологиясе, бу өлкәдәге төрле сораулар күптән кызыксындыра мине. Шушы фән буенча курслар ачылуын белгәч тә, бик теләп бардым.
Кеше күп түгел, шулай да танышлар бар иде. Әнә Рабига Гайниевна да килгән. Өлкән яшьтәге хөрмәтле укытучы. Диплом эшемне язганда бик ярдәм иткән иде. Бергә килеп-китеп йөрер кеше булуына куандым. Группада берничә көн психологик тренинглар уздык. “Һәркемнең күңелендә бушатылмаган, озак еллар төенләнгән зар бар. Аны чыгарып салу җиңел түгел. Ләкин бушану өчен бу зарур. Кем курыкмый? Йә? Биредә бар да сезне тыңларга әзер һәм ни генә сөйләсәгез дә, гаеп итүче булмаячак”, – диде беркөн укытучыбыз. Яшьләр шикләнеп калды, Рабига Гайниевна гына бу сорауны күптән көткәндәй сүз башлады:
– Мин үземне гайбәтче кешегә санамыйм. Түзем дә, югыйсә утыз елга якын укытучы булып эшли алмас идем. Тик менә туганнан бирле белгән, җаным сөймәгән бер хатын турында сөйләргә телем кычыта. Бер авылдан без аның белән. Бергә укырга да, эшләргә дә туры килде. Күп канны эчте, әле дә коллективтагы яшь укытучыларның пенсиягә китүен көнләп санап торалар. Ярый мин китеп котылдым, ә әйтәсе сүзләрем калды.
…Ул әтисез туган. Әниемнең сөйләгәнен хәтерлим: “Кәримәне Талибә табарга теләмәде. Теләмәсә дә табарга туры килде. Вакытын уздырды бит, гүләйттә йөреп. Күрше булгач, күреп-ишетеп тордык. Корсагына суга-суга каргады баласын Талибә. Аны тулгак белән алып килгәндә, мин сине тапкан идем инде. Беренче тапкыр имезергә китергәч тә, анасы аңа күкрәген бирергә теләмәде. “Дөмеккере, син имгәкне имезеп, күкрәкләрем ямьсезләнә бит инде”, – дип елады. Ир-атка мөкиббән иде Талибә. Кызы тәки кирәкмәс йөк булды аның өчен”.
Авылдашлар, яшьтәшләр дә булгач, бар да күз алдында. Кәримә юклык белән, ярым ач, ярым ялангач диярлек үсте. Әнисенең үзенә карата ярату түгел, кайгыртучанлык та күрсәтмәвенә ул гел кимсенә иде. Бәләкәй чакта бергә уйнадык. Шул чакта ук сизә идем көнләшкәнен. Берәребезне әнисе алдына алып сөйсә, йөзе карала, соңрак ул баланы уйнаганда этеп ега, йә тешли, йә аяк чала иде. Аның да безнең кебек матур күлмәкләр киясе, тәмле ризыклар ашыйсы, әнисеннән чәчен үрдерәсе килгәндер. Безнең әниләребезнең әллә нигә бер башыннан сыйпавы – үз анасы назы түгел бит инде.
Кәримәне әле бер, әле икенче кеше карамагына ташлап, әнисе үз тормышы белән көн итте. Кыз иркәләү-назлауны, кадер-хөрмәтне күрмичә үсте. Күрше тирә аңа, жәлләп, аш ташыды, балаларыннан калган киемнәрне бирде. Тик барыбер үзен башкалардан ким сизү аның күңеленә мәңгегә кереп утыргандыр, күрәсең.
Мәктәпкә бергә кердек. Башлангычта Кәримә үзенә бикләнеп, тешләк булып йөрде. Укуга артык сәләте булмаса да, ялгыз ана тәрбиясендә булганы өчен, аны жәлләделәр. Шул жәлләү үзенекен иткәндер дип уйлыйм мин хәзер. Күңелендә кечкенәдән тупланган үпкәне, кимсенүне чыгарыр өчен җай чыкты аңа. Ул һәрвакыт укытучылар янында болганды. Кирәксә-кирәкмәсә дә, аларга булышып кыйланды. Шул арада яхшы укыган, алдынгылар рәтендә йөргән классташларына нинди дә булса яла ягарга, пычрак атарга да өлгерде. Балаларның холыкларын аера алган чын педагоглар Кәримәне бик тиз урынына утырттылар. Соңрак ул тактикасын үзгәртте. Күбрәк директор тирәсендә йөрүче, ялагай укытучыларның шымчысына әйләнде. Бу өлкәдә уңышларга иреште.
Хәтерлим, тугызда укый идек. Укучыларга яңа алым белән, алдынгы методларны кулланып белем бирергә омтылган бер яраткан укытучыбыз бар иде. Тик директор урынбасары белән алар килешә алмадылар. Бала күңеле сизгер бит, без шуны сизә идек. Китмәсә генә ярар иде дип борчыла идек. Ә ялагай, әрсез, ертлач Кәримәне шушы мөгаллим үз итмәде. Кеше тормышын бозуның беренче чирканчыгын шул чакта алды Кәримә. Ул директорга бу мөгаллим турында күп уйдырмалар сөйләве белән соңрак үзе мактанып йөрде. Имеш, укытучы кырыс, сугарга да күп сорамый, имеш, дәресләре ялыктыра, ардыра. Әгәр безнең яраткан укытучыбыз директор өчен бәяле кеше булса, кызыйның сүзләрен беркем дә тыңламас иде. Ләкин хәлнең идарә кешеләре өчен кулай булуын Кәримә, яшь булса да, аңлап эш иткән. Укытучы мәктәптән китте. Монда башкалар белән беррәттән Кәримәнең дә гаебе бар иде. Үзенә кулай булмаганнарны юкка чыгару ысулын шул чакта ук эзләп тапкан булган ул. Кемдер олимпиадада җиңсә, шигырь язып шаккаттырса, яңа кием киеп килсә, ул, ниндидер вак нәрсәләр өчен, укытучылар тарафыннан сүгелде. Ә моның артында Кәримә торуын без – укучылар белә идек инде. Кимсенүдә, түбәнсенүдә үскәне өчен бөтен дөньяга булган ачуын ул әкрен генә сыгып чыгара башлады.
Мәктәптә җелеккә үтүе җитмәгән, институтка җыенганымны белеп, ул да артымнан иярде. Сүз әйтә алмадым бит шуңа. Анда да астыртын гына күпләрнең канын бозды ул. Тулай торакта яшәүче бүлмәдәш кызларының егетләр белән йөрүеннән көнләште. Мине очраткан саен, зәһәрләнеп шуларны сөйли иде. ”Күрсәтәм әле мин аларга, калырлар әле борыннарын тотып!” – дип кемгәдер янаганын тыңлыйсым килмичә, тизрәк яныннан качарга тырыша идем. Бу юлы аның ятьмәләре дус кызы Саҗидә өчен корылган булган. Саҗидәнең егете заманына күрә хәлле гаиләдән иде. Сөйгәненә биргән бүләкләре Кәримәнең эченә тигән икән. “Үземә дә алмыйм, Саҗидәне дә бәхетле итәсем юк!” – дип ярсыганы әле дә хәтердә. ”Аңыңа кил! Алар өйләнешергә җыена!“ – диюгә, күкрәгемнән этеп җибәрде. Тәки этлеген эшләгән, Саҗидәгә башка егет исеменнән, имеш элек булган интим очрашуларның барлык нечкәлекләрен кертеп, хат язган. Бу хатны кызның егетенә тапшырган. Егете ташлагач, Саҗидәнең: ”Бер гаебем юк бит!” – дип үкереп елаганын күреп, мин моның артында да Кәримә торганын аңладым. Тик Саҗидәнең үзенә дә, егетенә дә хәлне аңлатырга тырышуым нәтиҗә бирмәде. Алар кабат кушылмадылар. Ә Кәримә Саҗидә янында, иң якын кешеседәй, күзләреннән яшь чыгарып юаткандай кыланды шул чакта. Чын йөзен ачарга теләгән өчен, миңа бармак төртеп янады: ”Мине балачактан сөйми ул, шуңа яла ягарга тели. Ышанмагыз аңа, кызлар. Саҗидә бәгърем – син җан дустым минем“, – дип аумакланды.
Кәримә, гомумән, кайда гына эшләсә дә, кем белән аралашса да, башта кешенең күңеленә кереп бөтен серен алып, ышаныч тудыра, соңрак үзенең корбанын елан кебек уралып чага торды. Күп очракта аны дус, туган дип йөрүчеләр дә икейөзле, хөсетле кеше булуын соң аңлыйлар иде. Йомшак кылана, хәтәр итеп мактый белә торган ялагайны җитәкчеләр үз итте. Канат асларына алып җылыттылар. Ә җае чыкканда, Кәримә үзен җылыткан канатларны да өтәләде. Аның тозагына эләгеп, күпләр җылы урыннарын югалтты, эштән куылды. Һәрчак башкаларны юкка чыгару бәрабәренә үзенә юл ярды. Башка кыз белән йөргән егетне үзенә өйләндерде. Башка кеше чиратына кереп фатир алды. Тирәлегенә үзе кебек куштан, сәләтсез, әмма ертлач бәндәләрне җыйды. Ышанмассың да, үз гаиләсенә дә үчле булды бит бу хатын. Югары белемле ирен, яхшы урында эшләргә мөмкинлеге булса да, кара эштә йөртте. Гаиләдә ирнең үзеннән югарырак рольдә булу мөмкинлеген калдырмады. Гел кимсетте, сүкте. Кеше алдында үз иреннән көлде, теләсә ничек мыскыл итте. Тегесе, мескен, түземе калмагач, гаражларында асылынып үлде.
Үз кызына да тынгы бирмәде. Юк гаебен бар итеп, гел киявен какты. Араларына керде, котыртты. Ахрысы, аларны да аерды. Анасының холкын кечкенәдән белгән кыз аның янында тынгылык булмасын аңлагандыр. Читкә чыгып китте.
Бик бетеренде дисезме Кәримә? Юк! Эче тулы зәһәрлек кенә булган хатын “кара елан” булып яши бирә. Мин гомерем буе эшләгән коллективка кинәт кенә аны эшкә билгеләгәч, имәнеп киттем. Димәк, тагын кемнеңдер канаты астына кергән, югарырак үрмәләве. Югыйсә ике тиенлек тә белгеч булмаган килеш, аны бу эшкә алмаслар иде. Үземнең артымда сүз куертып, интригалар коруын миңа әйтеп тордылар. Ул тавыш чыгаруымны көтте. Тик мин андый түбәнлеккә төшмәдем. Ихтирамлы, кадерле чакта, уку елы тәмамлану белән, башка мәктәпкә китеп бардым. Булган кадәр энергиямне балалар укытуга юнәлтмичә, Кәримә-бәдбәхет белән көрәшүгә сарыф итәргә теләмәдем. Һәм дөрес эшләдем дип уйлыйм...
Рабига Гайниевна сөйләгәнне бар да игътибар белән тыңлады. Һәркайсы да үз тормышында очраган Кәримәләр турында уйлады булса кирәк.
Чулпан Насырова
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар