Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Алабуга» махсус икътисади зонасының күзәтүчеләр советы 12 декабрьдә «Алабуга сервис металл үзәге» һәм «ГИС Нефтесервис» проектларын карады.
Скопировать ссылку
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Алабуга» махсус икътисади зонасының күзәтүчеләр советы 12 декабрьдә «Алабуга сервис металл үзәге» һәм «ГИС Нефтесервис» проектларын карады.
«Алабуга сервис металл үзәге» (СМЦ Алабуга) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять төзелә башлау хөрмәтенә яңа завод нигезенә беренче таш салынды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский, «Магнитогорск металлургия комбинаты» ачык акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе Виктор Рашников, «КАМАЗ» җәмәгатьчелек акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бу ике проектны башкарып чыгарга бер миллиард сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителәчәк. «Алабуга сервис металл үзәге» проектын гамәлгә куючылар - «Магнитогорск металлургия комбинаты» һәм Төркиянең «Джошкуноз» компаниясе. Автомобиль сәнәгате өчен металл эшләнмәләр җитештерәчәк әлеге завод 2018 елның беренче кварталында ачылыр, дип ниятләнелә.
- Төп чималларны китереп торучы «Магнитогорск металлургия комбинаты» булуы бик әһәмиятле. Яңа завод бинасын «Алабуга» махсус икътисади зонасы идарәче компаниясе үз акчасына төзи. Бәясе якынча 670 миллион сум. «Джошкуноз» компаниясе - икенче инвестор, - дип таныштырды Рөстәм Миңнеханов.
Комментарийлар