Шәһри Казан

Ана капиталы тагын да адреслырак була, диләр

«Российская газета» шушы көннәрдә генә РФ Финанс министрлыгының Хөкүмәткә бюджет чыгымнарын оптимальләштерү проектын юллавын хәбәр итте. Проектта 2016 елдан соң Россиядә ана капиталын түләүне туктату ихтималы да исәпкә алынган.

Реклама

Билгеле булганча, «Ана капиталы» программасының гамәлдә булу вакыты 2016 елда тәмамлана, ә киләчәк язмышы әлегә мәгълүм түгел. РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев быел апрель аенда Новокузнецк металлургия комбинаты эшчеләре белән очрашу вакытында, ана капиталын түләү бәлки 2016 елдан соң да дәвам итәр, дигән фикер җиткергән иде. Шушы көннәрдә исә ахыргы карар чыгарылганчы, башта җәмәгатьчелек һәм экспертларның фикерен өйрәнергә кирәк, дип белдерде.
Ә февраль аенда Президент Владимир Путин, программа тәмамланганнан соң, төбәкләргә гаиләләргә алга таба ярдәм чараларын уйларга кушкан иде. Бераз соңрак ул 2016 елдан соң ана капиталын урта һәм түбән керемле гаиләләр өчен саклап калу ихтималын җиткерде. Хәзергә исә ана капиталын, икенче балалары тугач, керемнәре күләменә карамыйча, барлык гаиләләр дә алуга хокуклы. Россия күләмендә 2006 елда эшли башлаган бу программа илдә демографик вазгыятьне яхшырту өчен каралган иде. Бүгенге көндә ана капиталының күләме 408 мең сум тәшкил итә. 2013 ел бюджетында бу төр түләүләрне башкару өчен 200 млрд сум каралган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: