16+

Банкротлык: аны нәрсә белән “ашыйлар”?

Кредит буенча процентлар арттырып ятканчы, банкротлык процессын уздыру, кайчагында уңышлырак һәм нәтиҗәлерәк.

Банкротлык: аны нәрсә белән “ашыйлар”?

Кредит буенча процентлар арттырып ятканчы, банкротлык процессын уздыру, кайчагында уңышлырак һәм нәтиҗәлерәк.

Бу эшне ничек башкарырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Юрист, арбитраж идарәче ярдәмчесе Алсу Әхмәтова белән шул сорауларга җавап табарга тырыштык.

– Алсу, банкротлык төшенчәсен аңлатып узыгыз әле. Канун ягыннан ул нәрсәне аңлата?

– Банкротлык – Арбитраж суд тарафыннан кешенең кредитларын түли алмавын тануы. Кеше кредитларын гына түгел, бурычларын (займ), салымнарын түли алмый икән, ул үзен канун нигезендә банкрот дип игълан итә ала. Болар барысы да 127нче Федераль канунга нигезләнеп эшләнелә.

Тормышта төрле хәлләр килеп чыга. Кризис була, эшне югалтырга мөмкин, кеше бизнес белән шөгыльләнеп, “яну” сәбәпле, бурычларының артуы ихтимал. Кешенең бурычларын түли алмавы гадәттә шулай була да. Мондый очракта банкротлык ясарга мөмкин.

– Бу процедураны кемнәр уза ала? Ә кемнәргә банкротлык ясарга ярамый?

– Моның өчен Россия гражданины булырга һәм бурычның 500 мең сумнан артуы шарт. Бурычны 3 айдан да артык түли алмый икән, ул кеше үзен банкрот итеп таный алачак. Шул ук 127нче канунда аерым очраклар өчен бурыч күләме 500 меңгә җитмәгән дә булырга мөмкин диелгән. Ягъни бурыч 300 мең сумнан артса да, банкротлыкка чыгып була.

Бакротлыкны кеше үзе, кредиторлар яисә Федераль салым хезмәте башкара ала.

– Бу процедураны узар өчен нинди документлар кирәк? Беренче эш итеп кемгә мөрәҗәгать итәргә, нәрсәдән башларга?

– Банкротлык турында карарны бары тик Арбитраж суд кына кабул итә. Шуңа күрә банкротлыкка әзерлекне Арбитраж судка гариза язудан башларга кирәк. Гариза махсус форма нигезендә языла һәм анда кредит түләнергә тиешле оешмаларның исемлеге, гражданинның аларга күпме акча тиешлеге дә күрсәтелергә тиеш. Бурычыгыз булуны раслый торган документларны, финанс кыенлыклары ни сәбәпле килеп чыгуын да күрсәтергә, мөлкәт, банк счетлары хакында, транспортыгыз булу-булмау турында да мәгълүмат бирергә туры киләчәк. Ягъни 30-35 документ җыярга кирәк булачак. Алар гариза биргәнче үк туплана.

Документлар тупланып, гариза биргәннән соң финанс идарәчесе сайланачак. Ул бурычлы кеше һәм суд арасында арадашчы ролен үти. Финанс идарәчесе сезнең финанс хәлегезне башыннан алып ахырына кадәр тикшерә. Аның хисабы буенча сезне банкрот итеп тану-танымау хәл ителә.

- Кешене банкрот итеп тану озак хәл ителәме?

– Кеше үзен банкрот итеп танырга теләгәннән соң, юридик оешмага мөрәҗәгать итә. Юридик оешмада башта телдән генә анализ ясала, кеше белән сөйләшәләр. Аннан килешү төзелеп, документлар әзерләнә. Документлар туплау якынча бер ай бара. Аннан судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Суд гаризаны 5 көн эчендә карый һәм бу гаризаның нигезлеме икәненә төшенү өчен суд гаризасы билгеләнә. Ул бер ай чамасы карала. Шуннан соң судның беренче утырышында гражданин банкрот дип таныла бурычларның рестуруктизациясе яисә милекне сату турында процедурасы башлана. Бу 4-6 ай дәвам итә. Ягъни уртача бу процесс 6 ай дәвам итә.

Үзен банкрот дип санаган кешенең машинасын, торагын бурычын түләргә йолып алырга мөмкинннәрме?

– Әгәр дә бердәнбер торагыгыз бар икән, канун нигезендә, аны йолып алу мөмкин түгел. Әгәр дә йорт та, фатир да бар икән, кайсысында яшәүгә карап, бурычлы кешенең үзендә шул торак кала. Ә икенчесе сатылачак.

Машинага килгәндә, ул шулай ук сатуга куела. Әгәр дә машина сезнең бердәнбер керем чыганагы булып исәпләнә икән, аны саклап калырга була. Шулай ук инвалид булган кешеләрнең машиналары үзләрендә калырга мөмкин. Автокредит булган очракта, машина сатуга чыгарылачак.

– Фиктив банкротлык дигән төшенчә бар. Акчаң булып та, документаль яктан банкротлык ясаган кешеләргә нинди җаваплылык каралган?

– Әгәр дә финанс идарәчесе сезнең банкротлыкның фиктив икәнен раслый икән, бу очракта Җинаять эше дә кузгатылырга мөмкин.

– Хәзер күп кеше ипотека ала. Әгәр аны түләргә мөмкинлеге бетсә (авырса, ире яисә хатыны үлеп, балаларын үзенә генә тәэмир итәргә туры килсә, эшсез калса) ул банкротлыкка чыга аламы? Андый очракта фатир банкка кире кайтарыламы, яисә ул кешегә каламы?

– Һичшиксез, ул кеше үзен банкрот дип таный ала. Ипотекага алынган фатир бу очракта банкның залогка алынган мөлкәте санала. Ягъни, ипотека түләнеп беткәнчегә кадәр, ул банкныкы. Ипотека алдың да, банкротлыкка чыгып, бурычны “списать” итеп, фатирлы булып калу мөмкин түгел.

– Банкротлык процедурасын кеше ничә тапкыр уза ала?

– Россия кануннары буенча, гражданин юридик оешма түгел. Аны “ябып” куеп булмый. Кеше үзен 5 елга бер тапкыр банкрот итеп таный ала.

– Банкротлык дип таныганнан соң кеше кредит, ипотека рәсмиләштерә аламы?

– Банкротлык процедурасын үткәннән соң, кешенең ипотека да, кредит та алырга мөмкинлеге бар. Кредит алганда гражданин үзенең банкрот булып таныланын күрсәтергә генә тиеш була.

– Банкрот кешенең кредит тарихы аның балаларына тәэсир итәме?

– Банкротлыкка чыгучының кредит тарихы аның балаларына берничек тә тәэсир итми.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading